Похожие презентации:
Мин ничек чәкчәк пешерергә өйрәндем
1.
Мин ничек чәкчәк пешерергә өйрәндем...Таныш булыйк:
Мин - Динара,
Туган җирем –
Минзәлә.
Тәмле чәкчәк
ашыйм дисәң,
Минзәләгә килгәлә!
2.
Чәкчәк пешерү серләренЯхшы белә әбием.
Осталыкта әбиемнән
Калышмый һич әнием!
Шул серләрне түкми-чәчми
Әни миңа өйрәтте.
Чәкчәк пешерү тәртибен
Бик тәсфилләп күрсәтте...
3.
4.
Камыр әзер , кирәк хәзерБезгә төшләр кисәргә.
Ярый янда әнием бар,
Белмәс идем нишләргә!
5.
Чәкчәк пешерү серләреҺәркемгә таныш микән?
Төшләрен әзерләп куйгач,
Майга саласың икән...
Ә аннары... болгатасың –
Янмасын да, көймәсен!
Беркем минем чәкчәгемне:
- И-и-и, уңмаган, - димәсен!
6.
Төшем уңды, инде калдыАны баллап өясе...
Ашларыгыз тәмле булсын,
Ягез, чәйгә! –диясе.
7.
Әниемә рәхмәт, хәзерЧәкчәк пешерә беләм.
Килегез кунакка безгә,
Сыйлармын чәкчәк белән!