Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе ”Россия Федерациясе Герое
Гөлзада Әхтәмова музее
Гөлзада Әхтәмованың шәхси әйберләре, китаплары
Гөлзада апа Әхтәмова безнең мәктәпнең яраткан кунагы. Ул безгә очрашуларга бик еш килә, язган әсәрләре белән даими таныштырып
Фәнни эшнең максаты:
Бурычлары:
Эзләнү методым:
Өйрәнелгән чыганаклар:
Гөлзада Әхтәмованың тормыш юлы
Г.Әхтәмованың “Алып буга” поэмасы
Өченче бүлекнең исеме – “Айдархан”.
Йомгаклау
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
6.23M
Категория: ЛитератураЛитература

Гөлзада Әхтәмованың “Алып Буга” поэмасында Алабуга тарихы

1. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе ”Россия Федерациясе Герое

А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта гомуми
белем мәктәбе”
Гөлзада Әхтәмованың
“Алып Буга” поэмасында
Алабуга тарихы
Эшне башкарды:
8 нче сыйныф укучысы
Габидуллина Амира
Зәйнулла кызы

2.

Дастаннардан эзлим
исемеңне,
И, данлыклы гүзәл
Алабугам!
Изге
чишмәләрең,урманнарың
Мирас булып калган
борынгыдан

3. Гөлзада Әхтәмова музее

4. Гөлзада Әхтәмованың шәхси әйберләре, китаплары

5. Гөлзада апа Әхтәмова безнең мәктәпнең яраткан кунагы. Ул безгә очрашуларга бик еш килә, язган әсәрләре белән даими таныштырып

Язучы Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова белән очрашулар үткәрү
безнең мәктәпнең матур традициясенә әверелде.

6. Фәнни эшнең максаты:

Гөлзада Әхтәмованың “Алып
Буга” поэмасында Алабуга
тарихының чагылышын
ачыклау

7. Бурычлары:

язучы иҗаты белән якыннан танышу
борынгы Алабугага кагылышлы
материалларны өйрәнү

8. Эзләнү методым:

язучы белән хезмәттәшлек итү һәм
Алабуга шәһәренең тарихына
кагылышлы фәнни чыганакларны
өйрәнү.

9. Өйрәнелгән чыганаклар:

Г.Әхтәмованың “Борынгы
Алабуга” исемле тарихи эзләнүләр
китабы
Фаяз Хуҗинның “Алабугага ничә
яшь?” исемле фәнни эше

10.

11. Гөлзада Әхтәмованың тормыш юлы

Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызы 1941 елның 17 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе
районы Исәнбай авылында дөньяга килә.
Гөлзада кече яшьтән үк шигырьләр сөйләргә ярата. Концертларда бик
еш катнаша.
Гөлзада апа 1959 елда урта мәктәпне тәмамлый.
Ул Алабуга педагогия институтының филология факультетында белем
ала. 1969 елда “Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы” дигән диплом ала.
Өченче курста укыганда тормышка чыга. Тормыш иптәше Әхтәмов Шамил
инженер-геофизик булып эшли.
Институтны тәмамлагач, институт китапханәсендә библиограф булып
эшли. Аннан соң гаиләләре белән Себергә китәләр. Красноярский краенда
Эвенкиянең геофизик эзләнүләр экспедициясендә эшлиләр. Гөлзада Әхтәмова
техник-геофизик булып эшли. Өч ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты да укыта.
Алабугага кайткач 2нче номерлы урта мәктәптә татар теле укыта.
Пединститутта язучылар түгәрәгенә йөри, берәм-берәм шигырьләре басыла
башлый.

12.

13. Г.Әхтәмованың “Алып буга” поэмасы

Поэма 3 бүлектән тора: 1. “Алып”, 2. “Сәүдәгәрләр”,
3. “Айдархан”.
Поэманың кереш өлешендә шагыйрә Алабуга
шәһәренә эндәшә:
Дастаннардан эзлим исемеңне,
И данлыклы, гүзәл Алабугам! – дип, аны җанлы
итеп тасвирлый.
Синдә яши болгар-татар рухы,
Без саклыйбыз аны җаннарда, -дип, шәһәрнең
борынгы Болгар чорларыннан ук яшәп килүен
белгертә. “Бабаларны оныту зур гаеп”, - дип,
үткәннәрне искә алырга куша.

14.

15.

16.

Көньяктан – әрмән, хазарлар,
Көнбатыштан урыслар,
Төньяктан чирмеш һәм арлар,
Көнчыгыштан – угызлар.
Йөк төялә, бушатыла.
Монда гел алыш-биреш.
Кемгә – чөгә, кемгә – чәшке,
Тире-күн, алтын-көмеш, - дип шагыйрә төрле
товарларны санап үтә.

17.

18. Өченче бүлекнең исеме – “Айдархан”.

Татар кулъязмаларының берсендә язылганча,
Болгар чорында унынчы гасырда Алабугада
Айдархан хакимлек иткән. Гөлзада Әхтәмова ул
чорда Алабугада булган хәлләрне сөйләп алганнан
соң, сүзне Айдарханның үзенә бирә:
Ни әйтсәң дә, иңдә авыр йөк ул,
Җиңел түгел илгә хан булу,
Халкың өчен авыр вакытларда
Әмер бирү, дөрес хәл кылу- дип, хан булып
торуның бик җитди хезмәт икәнен белдерә.

19.

“Дәүләтемне гел арттырып кына, көчле булып
яшим илемдә”, - ди.
Чыннан да, тарихта ханнары көчле булган, барсын
алдан күреп хәл итә белгән илләр генә үзләрен
саклап кала алганнар.

20.

Тау битендә җилләр нидер сөйли,
Уйный төнлә кемнең шәүләсе?
Дәверләрне бутап баскан мәллә
Алыпларның көчле гәүдәсе?
Җан өрәсем килә һәр ташына,
Кулларыма алам кадерләп, - дип автор,
борынгы ташлар турында уйландырып,
укучыны алар белән сөйләштерәсе килә.

21.

Монда ямьле.
Әйбәт. Искиткеч шәп.
Җанга рәхәт. Гаҗәп күңелле.
Үз шатлыгы, үз кайгысы булган,
Үз җыры һәм үзенең уены, - дип,
борынгы җырларның, уеннарның онытылмыйча,
кире кайтуын тели.

22.

Алабуга дигән калабызның
Серләренә кемнәр төшенгән?
Җиде кат җир асты юлларына
Язмыш тарихларын төшергән.

23.

Гөлзада Әхтәмова поэманың соңгы өлешендә
бүгенге Алабуга турында яза. Алабуга шәһәре
белән горурлана, аның озын гомерле
булачагына ышана:
Алабуга – син бит безнең горурлык!
Гасырларны кичеп мәңге торырлык.
Шагыйрә киләчәккә зур өмет белән карый
һәм поэмасын шундый юллар белән
тәмамлый:

24.

Синдә безнең хыялларга юк киртә.
Якты өмет белән туа һәр иртә.
Сөендерсен алда яңа табышлар.
Мәңге яшә!
Чын күңелдән алкышлар!

25. Йомгаклау

Гөлзада Әхтәмова үзенең “Алып Буга” дигән
поэмасында моннан мең ел элек булып үткән
вакыйгаларны сурәтли.
Болгар-татар халкының язмышы Алабуга
җирлегендә күрсәтелә.
“Алып Буга” поэмасында туган-үскән илгә
мәхәббәт уята, борынгы болгар бабаларыбызны
яраттыра .

26. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

English     Русский Правила