Дәреснең максаты: • практик юнәлештәге мәсьәләләрне чишү күнекмәләрен формалаштыру; • логик фикерләү, математика һәм экономика
1. Телдән:
Санның процентын табу өчен
Исәпләгез:
Проценты буенча санны табу өчен:
Исәпләгез:
Заһидулла Шәфигуллин 1840-1919
Мәсьәләләрне чишегез
2.28M
Категория: МатематикаМатематика

Кабатлау: “Процентка мәсьәләләр чишү”

1.

Кабатлау:
“Процентка
мәсьәләләр чишү”

2. Дәреснең максаты: • практик юнәлештәге мәсьәләләрне чишү күнекмәләрен формалаштыру; • логик фикерләү, математика һәм экономика

фәннәренә кызыксынуны үстерү;
процентның тормышта кулланылышының киңлеген һәм актуальлелеген күрсәтү

3. 1. Телдән:

1. Унарлы вакланманы процентка
алмаштырырга:
0,09; 1,7 ; 0,3 ; 0,5 ; 0,25 ; 0, 14; 2.
2. Процентны унарлы вакланмага
алмаштырырга:
6%, 13 %, 22% , 50%, 67%, 230%, 400%.

4. Санның процентын табу өчен

Процентны унарлы вакланмага
алмаштырырга
Бирелгән санны шушы вакланмага
тапкырларга.

5. Исәпләгез:

*
200 санының 2% ын табыгыз.
90 санының 15 % ын табыгыз.
300 санының 7 % ын табыгыз.
1000 санының 2,5 % ын табыгыз.
60 санының 12 % ын табыгыз.
Җаваплар: 4; 13,5; 21; 25; 7,2

6.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
символы барлыкка килү. Башта болай язганнар:
(cento – итальян сүзеннән (йөз), процентларны исәпләгәндә
кыскартылып cto дип язылган)
1685 елда. Парижда «Руководство по коммерческой
арифметике» китабы бастырыла, бу китапта «сto» урынына
ялгыш тамгасы җыелган була. Моннан соң тамгасы киң
тарала һәм хәзерге көннәргә кадәр файдаланыла

7. Проценты буенча санны табу өчен:

*
Процентны унарлы
вакланмага алмаштырырга.
Бирелгән санны шушы
вакланмага бүлергә.

8. Исәпләгез:

*
санның 3% ы 18 гә тигез булса, бу санны табыгыз.
А. 300; Б. 400; В. 180; Г. 600
санның 7 % ы 21 гә тигез булса, бу санны табыгыз.
А. 300; Б. 400; В. 180; Г. 600
санның 12 % ы 48 гә тигез булса, бу санны
табыгыз.
А. 300; Б. 400; В. 180; Г. 600
Җаваплар: Г; А; Б

9. Заһидулла Шәфигуллин 1840-1919

Заһидулла Шәфигуллин (Заһидулла бине
Шәрифулла бине Рәхмәтулла бине Сөбхангул) –
икенче гильдияле купец, меценат, Казан
губернасы Чуел өязе Акъегет авылында туа. Бу
шәхес күп игелекле эшләр башкара: үз исәбенә
Иркутскида – кирпеч мәчет, Чабаксар өязе
Әлмән авылында һәм Урысбагада – мәктәп,
Чүтидә малайлар өчен мәктәп һәм мәчет
салдыра.
Туган авылында Заһидулла хаҗи 1872 елда Чуел
өязендә бердәнбер ирләр мәдрәсәсе салдыра,
икенчесен ремонтлата, ягъни үз акчасына 3
мәчет, ике катлы ирләр, бер катлы кызлар
мәктәбе ачтыра.
Шушы хезмәтләре өчен авыл халкы аны
хөрмәтләп искә ала.

10. Мәсьәләләрне чишегез

1. Тегү фабрикасы 1200 костюм чыгарган.
Аларның 40% ы яңа фасонлы костюмнар.
Фабрика яңа фасонлы ничә костюм теккән?
Чишү:
1200 : 100 = 12 (костюм) - бер проценты
12 ∙ 40 = 480 (костюм) – 40 процент
Җавап: 480 костюм

11.

2. Нәрсә отышлырак, шуны ачыклагыз:
Банкка 8% лы керем белән 30 000 сум
салумы,
әллә 7% лы керем белән 40 000 сумммы?
Чишү:
30 000 ∙ 0,08 = 2400 (сум) – 8% лы
40 000 ∙ 0,07 = 2800 (сум) – 7 % лы
Җавап: 40 000 мең салу отышлырак

12.

3. Дәфтәр 16 сум тора. 30 дан артыграк
дәфтәр алганда кибет 15 % ташлама
ясый. 40 дәфтәр өчен ничә сум түләргә
кирәк булыр?
Чишү:
40 дәфтәр өчен ташлама каралган
100% - 15% = 85% ; 85% = 0,85
40 ∙ 16 = 640 (сум) - ташламасыз
640 ∙ 0,85 = 544 (сум)
Җавап: 544 сум

13.

4. Футболка 600 сум тора. Бәясен төшергәннән
соң ул 330 сумга сатыла. Футболка бәясе ничә
процентка төшкән?
Чишү:
600 – 330 = 270 (сум)
270 : 600 ∙ 100% = 45 %
Җавап: 45%
English     Русский Правила