1.05M
Категории: ПедагогикаПедагогика СпортСпорт

“Лапталы” уены

1.

“Лапталы” уены
Катнаша: М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия
Җитәкчесе: Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы

2.

Лапталы уены тарихы
• Лапта уенына охшаш уеннар төрле
халыкларда да бар.
• Инглизларда-крикет
• американнарда-бейсбол
• кубалыларда-пелота
• румыннарда-ойма
• финнәрдә-песа палло
• немецларда-шлагбал
• Норвег археологлары борынгы
викинглар уйнаган лапталарны
тапканнар. Димәк , бу борынгыдан
килгән һәм киң таралган уен
төрләренең берсе

3.

Лапталы уенының төрләре

4.

Уенга әзерлек
• Уен кыш көне уйнала.
• Уенда 2-4 кеше катнаша ала.
• Кардан шома итеп чистартылган урында
50Х50см зурлыгында ромб (оя) сызыла.
• Уенчылар тезелеп баса, санамышлар әйтеп,
беренче, икенче, өченче уенчылар
билгеләнә.
• Беренче уенчы-икенче уенчыга, икенче
уенчы-өченчегә, өченче уенчы-беренче
уенчыга каршы уйный.

5.

Уен тәртибе
• Беренче уенчы кулына лаптаны ала, ояның
уртасына чүрәкәйне кабыргасы белән
бастырып куя;
• Бер сугып чүрәкәйне чөя, икенче сугып ,
чүрәкәйне ераклыкка очырта;
• Икенче уенчы чүрәкәй төшкән урынга
йөгереп бара, чүрәкәйгә кагылмый, чүрәкәй
төшкән якның цифрасын атый, димәк,
икенче уенчының шул санча чүрәкәйне ояга
таба кучереп ата барып, ояга кертергә тиеш

6.

Уен тәртибе
• Әгәр икенче уенчы соңгы атышында
чүрәкәйне ояга кертмәсә, тагын чүрәкәйнең
өслеге күрсәткән санга игътибар ителә,
беренче уенчы, шул сан күрсәткәнчә,
чүрәкәйгә сугып, аны оядан ерагайта.
• Әгәр икенче уенчы, үзенә тиешле
мөмкинлектән файдаланып, чүрәкәйне ояга
кертә икән, ул лапта белән сугучы уенчыга
әйләнә, беренче уенчы уеннан чыга,
чүрәкәй атучы булып өченче уенчы уенга
керә.

7.

Лапта һәм чүрәкәй ясау технологиясе

8.

Бу уен уйнаучыларда нинди сыйфатлар
тәрбияли
Төз ату осталыгы
Йөгерү җитезлеге
Гаделлек
Бердәмлек
Сабырлык
Үҗәтлелек

9.

Уен барышында нәрсәне истә тотарга кирәк
• Чүрәкәй очу юнәлешендә тормаска;
• Беренче уенчы лапта белән сукканда, оядан
читтәрәк торырга;
• Хәрәмләшмәскә;
• Лапта чүрәкәйгә бер орынса, ул сукканга санала;
• Лапта кардан чистартылган урыннарда, өйләрдән
читтә, кеше йөрми торган җирләрдә уйнала
• Чүрәкәй ояның сызыгына төшә икән, ояга кергән
булып саналмый, уен киләсе уенчыга күчә.
English     Русский Правила