ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ
Күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич 1895 елның 2 (яңа стиль белән 14) январенда элекке Уфа
Ш. Бабич әсәрләренә хас үзенчәлекләр
Шәехзадә Бабич музее
Ш. Бабич исемендәге премия
Открытие бюста Ш.Бабича Мишкинский Район Республики Башкортостан
Ш. Бабич шигырьләренә җырлар да язылган…
Ш. Бабич
Ш. Бабич
609.00K
Категории: БиографииБиографии ИсторияИстория

Шәехзадә бабич (1895—1919)

1. ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ

(1895—1919)

2.

3. Күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич 1895 елның 2 (яңа стиль белән 14) январенда элекке Уфа

Тормыш юлы
Күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә
Мөхәммәтзакир улы Бабич 1895 елның 2 (яңа стиль
белән 14) январенда элекке Уфа губернасының Бөре
өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Дүртөйле
районы) Әсән авылында мулла гаиләсендә туа. Унбиш
яшенә кадәр авыл мәдрәсәсендә әтисе кул астында
белем ала. 1910 елда, казакъ далаларына китеп, Тургай
төбәгендәге Дүсәнбай дигән авылда бер ел балалар
укыта. Шунда ул казакъ акыннары белән якыннан
аралаша, казакъ халык әдәбиятын өйрәнә, үзе дә
каләм тибрәтә башлый.

4.

1911 елның көзендә - Ш. Бабич Уфа шәһәренә килеп
«Галия» мәдрәсәсенә укырга керә.
1913 елда - «Эләктергеч», «Парлакъ», «Акмулла», «Шура»
һ.б. исемле кулъязма журналларда аның шигырьләре
күренә башлый.
1916 елда - Ш. Бабич 1 ел Троицк шәһәрендә мөгаллим
булып эшли. Февраль революциясен ул шунда
каршылый һәм патша төшерелүне «Яшәсен эшчеләр!»,
«Хөррият бүләге», «Тәмсил кисәге» кебек революцион
рухлы шигырьләре белән алкышлый.
1917 елның җәен - Бабич Уфа шәһәрендә уздыра,
аннары
«Кармак»
журналы
чакыруы
буенча
Оренбургка күчеп, журналның җаваплы секретаре
булып эшли.

5.

Ш. Бабич Октябрь революциясе һәм гражданнар
сугышы чорында - башкорт милләтчелегенә бирелеп
ала, Зәки Вәлидинең контрреволюцион «Башкорт
хөкүмәте»ндә эшләшеп йөри.
1919 елның февралендә - башкорт милли гаскәре
Советлар ягына күчә, «Башкорт халкына көйле
хитаб» (мөрәҗәгать) шигырен яза.
1919 елның 28 мартында - ул, типография эшләре
буенча Баймак шәһәренә барышлый, юлда,
фаҗигале рәвештә һәлак була.

6.

Язган
поэмалары
:
«Газазил»,
«Кандала»,
«Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле
кешеләр хакында китап»)(1916—1917 еллар)
Ш. Бабич исән чакта - аның басма рәвешендә
нибары бер җыентыгы дөнья күрә («Яшь
Башкортстан», Оренбург, 1918).
1922 елда - Г. Ибраһимов Бабич кулъязмаларының
бер өлешен җыеп бастыра («Шигырьләр мәжмугасе»,
I китап, Казан). Ләкин шагыйрьнең егерменче
елларда тупланган гаять бай кулъязма архивының
зур өлеше соңыннан югала. Илленче елларда - Казан
һәм Уфа нәшриятларында чыккан җыентыклар
шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган әсәрләре
нигезендә төзелгән.

7.

Ш. Бабич — революциягә кадәрге татар
демократик
әдәбияты,
үз
иҗатының
иҗтимагый мәгънәсен, максатын тулысынча
халыкка хезмәт
хезмәт итүдә, аның
мәнфәгатьләрен
яклауда
башкорт
халыкларының рухи хөрлеген һәм күңел
матурлыгын илһамланып җырлаган зур
талантларның берсе.
Кыска гына гомере эчендә ул бай һәм
үзенчәлекле поэтик мирас калдыра. Аның
лирикасы туган илгә, туган табигатькә
чиксез мәхәббәт хисе белән сугарылган.
Аның табигый таланты бигрәк тә сатирик
әсәрләрендә чагыла.

8. Ш. Бабич әсәрләренә хас үзенчәлекләр

техник яктан
камил эшләнүе
төрлелеге
нәфислеге
Үзенчәлекләре
тел-сүрәтләү
чараларының байлыгы
ритмик төзеклеге
музыкальлеге

9.

Ш. Бабичның әсәрләре басылган китаплар:
Сайланма әсәрләр: Шигырьләр. X. Госман кереш сүзе.— Казан:
Таткит-» нәшр., 1958.— 155 б., портр. 9000. Рец.: Хатипов Ф.
Ш. Бабичның сайланма әсәрләре.— Кызыл таң, 1959, 10 окт.;
Шамуков Г.
Шәехзадә Бабичның сайланма әсәрләре.— Сов. әдәбияты, 1960,
№ 10, 146—151 б.
Яшь Башкортстан: (Зәңгәр җырлар). 1—кит.— Оренбург:
Дулкын, 1918.— 36 б.Шигырьләр мәҗмугасы. 1-кит./Г.
Ибраһимов ред. һәм кереш сүзе.— Казан: Татгосиздат, 1922.—
164 б., портр. 7000.
Бабич Шәехзадә шигырьләре. 1-кис.— М.: СССР халыклары узәк
нәшр., 1925.— 32 б., портр. 3000.— Татар һәм башк.
телендә.Избранная лирика/Пер, с башк.— Уфа: Башкнигоиздат,
1966.— 58 с., портр. 50000.
Избранные произведения.—Уфа: Башкнигоиздат, 1958.—292 с.
5000.—На башк. яз. Рец.: Бикмухаметов Р. Слова —
самоцветы.— Дружба народов, 1959, № 2, с. 267—268; Васфин Г.
Избранные Ш. Бабича.— Агидел, 1961, № И, с. 73—81.—На башк.
яз.

10.

Аның турында яздылар:
Ибраһимов Г. Вакытсыз һәлак булды. (Ш. Бабич).— Кит.: Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960, 120—133 б.
Әдһәмова С. Безнең Бабич.— Кит.: Әдһәмова С. Хикәяләр. Истәлекләр.
Казан, 1971, 59—67 б.; шул ук мәкалә.-—Сов. әдәбияты, 1965, № 1, 11—
115 б.
Хангилдин В. Бабич белән бергә үткән бер җәйнеистәлекләре.— Сов.
әдәбияты, 1959, № 5, 98—105 б.
Бөдәйли М. Ул тормыш сөя иде.— Сов. әдәбияты, 1965, № 1, 116— 121 б.
Исәнбәт Н. Шәехзадә Бабич: (Истәлекләр).— Казан утлары, 1967, № 6,
127—134 б.
Мәргән К. и Рамазанов Г. О творческом наследии Ш. Бабича.— Лит.
Башкирия, 1957, вып. 9, с. 216—220.
Гатауллин Р. По следам поэта.—Агидель, 1961, № 7, с. 77—78.
Сабиров Г. Бабич в Бирске.—Агидель, 1961, № 7, с. 76—77.
Хусаинов Г. Бабич — мастер стиха.— Агидель, 1962, № 2, с. 58—67.
Кудаш С. Два таланта.—Агидель, 1965, № 8, с. 79—91.
Кудаш С. Первая встреча.—Агидель, 1965, № 1, с. 79—87.
Г.Гыйлманов. Әрнүле һәм бөек сер

11.

Шәехзадә Бабич
Халкым өчен
Ап-ак алтын җырларымны җырламыйм данлык өчен,
Җырлыймын алтын илемчөн, үз туган халкым өчен.
Саф көмештик җырларымны җырламыйм алтын өчен,
Җырлаем тик саф көмештик саф йөрәк халкым өчен.
Чәчкә төсле җырларымны җырламыйм зәүкым өчен,
Җырлаем тик чәчкәдәй кызларга бай халкым өчен.
Дәртле кайнар җырларымны җырламыйм дәртем өчен,
Җырлаем тик мәңге шат, дәртле, көләч халкым өчен.
Егъламыйм мин көннәрем сыргак, суык, салкын өчен,
Егълыем тик ярлы, мескен, кызганыч халкым өчен.
Яшь чагым, алтын чагым, ялкын чагым булсын фида
Халкым алдында минем биргән таза антым өчен.

12. Шәехзадә Бабич музее

Музей Шайхзады
Бабича
452300,
Дюртюлинский
район, д. Асяново
тел.: 8 (34787) 6-6526
Заведующий
музеем Набиева
Наиля Фаритовна

13. Ш. Бабич исемендәге премия

1995 нче елда Башкортстан
Министрлар Кабинеты карары
белән Ш. Бабич исемендәге премия
булдырыла. 50000 күләмендәге 3
премия
әдәбият,
сәнгать,
архитектура
өлкәсендә
зур
уңышларга ирешкән шәхесләргә
бирелә.

14. Открытие бюста Ш.Бабича Мишкинский Район Республики Башкортостан

15. Ш. Бабич шигырьләренә җырлар да язылган…

Яз җыры
Рәфикъ Сәлманов көе,
Шәехзадә Бабич сүзләре
Яфрак яра чуклы каен
Татлы исен сибеп.
Бөреләрен ачты гөлләр
Язгы тынны сизеп.
Яз, яз килә
Илгә, дуслар.
Мактап язны,
Котлап безне
Сайрарлар кошлар.
Чәчәк атты туган ягым,
Яшәрделәр кырлар.
Якты кояш чәчә нурын,
Шаулый дәртле җырлар.
Яз, яз килә
Илгә, дуслар.
Мактап язны,
Котлап безне
Сайрарлар кошлар.
Гөрләп илем каршы ала
Хезмәт белән көнне.
Алга, данлы, алга,
Иҗат көтә безне!
Яз, яз килә
Илгә, дуслар.
Мактап язны,
Котлап безне
Сайрарлар кошлар.

16. Ш. Бабич

«Бәхетсез мин»
(Ф. Галимуллин укый)

17. Ш. Бабич

«Тын төн»
(Ф. Галимуллин укый)
English     Русский Правила