Ял минуты
Тест
Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр?
Нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала?
Без укыйбыз инде. Бу нинди җөмлә?
Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләрнең икесе дә төшеп калган җөмләләр ике составлы җөмлә була алалармы?
Өй эше
1.49M
Категория: ЛингвистикаЛингвистика

Тэйк оф-тач даун

1.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

2.

Унҗиденче гыйнвар.
Сыйныф эше.
Ике составлы җөмләләр турында
гомуми төшенчә. Җыйнак һәм
җәенке җөмләләр.

3.

1. Батыр яуда
беленер.
1. Кич.
Салкынайтып
җибәрде.
2. Тау башына
салынгандыр безнең
авыл
2. Тизрәк өйгә
кайтырга кирәк.

4.

Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз
сөрешеннән беленә торган җөмлә ике
составлы җөмлә була.
Мәсәлән: - Ренат, син бүген
китапханәгә барасыңмы?
- Барам.

5.

Баш кисәкләрнең берсе генә булып,
икенчесе сүз сөрешеннән дә
беленмәсә, андый җөмлә бер составлы
була.
Мәсәлән: Кояшлы иртә. Әлегә
салкынча.

6.

Баш кисәкләрнең икесе дә булган яки
алар сүз сөрешеннән аңлашылса,
мондый җөмләләр ике составлы
җөмләләр дип аталалар.
Баш кисәкләренең берсе генә булып,
алар сүз сөрешеннән дә аңлашылмаса,
бер составлы җөмләләр дип
аталалар.

7.

Алар автобус тукталышына килеп
җитте. Кәбир Иске Зәй ягына карап
алды .
- Автобус әле чыкмаган да, күрәсең.
- Күренми.
- Ашыгасызмы, Гәүһәрия?
- Юк, ашыкмыйм.
- Әйдәгез, җәяү генә.

8.

Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла
торган һәм баш кисәкләренең
берсе генә яки икесе дә төшеп
калган җөмләләр дә ике составлы
җөмлә була алалар.

9.

Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә
ҖЫЙНАК ҖӨМЛӘ дип атала. Мәсәлән:
Алсу укый. Кыз яза. Яз җитте. Яңгыр ява.

10.

Баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә
булган җөмлә ҖӘЕНКЕ ҖӨМЛӘ дип
атала.
Мәсәлән:
Алсу китап укый.
Җылы яңгыр ява.
Ямьле яз җитте.

11.

ФИНК-РАЙТ РАУНД РОБИН
41нче күнегү. Тексттан ия белән хәбәрне
парлап язып алыгыз. Нинди җөмләләрдән
торган текст барлыкка килде? Аны төп
вариант белән чагыштырыгыз. Алар
арасында нинди аерма бар?

12. Ял минуты

МИКС ПЭА-ШЭА
РЕЛЛИ РОБИН

13.

ТИК – ТЭК – ТОУ

14.

ТАЙМД РАУНД РОБИН

15. Тест

Ике составлы җөмләләр дип
1) иясе генә булган җөмләләр;
2) иясе дә хәбәре дә булган җөмләләр;
3) хәбәре генә булган җөмләләр атала.

16. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр?

1) баш һәм иярчен кисәкләргә;
2) иярчен кисәкләргә;
3) баш кисәкләргә.

17. Нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала?

1) иярчен кисәкләрдән торган;
2) баш һәм иярчен кисәкләрдән торган;
3) баш кисәкләрдән торган.

18. Без укыйбыз инде. Бу нинди җөмлә?

1) җәенке;
2) бер составлы;
3) җыйнак.

19. Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләрнең икесе дә төшеп калган җөмләләр ике составлы җөмлә була алалармы?

1) юк;
2) әйе.

20. Өй эше

43нче күнегү. “Татар теле дәресендә”
темасына миниатюр сочинение язып
килергә. ( Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
кулланып ).
English     Русский Правила