248.83K
Категория: ЛингвистикаЛингвистика

Татар теле һәм әдәбияты буенча бәяләү

1.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске
Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татар теле һәм
әдәбияты буенча
бәяләү
критерийлары.
Татар теле һәм әдәбият
укытучысы Арсланова
Зөлфия Җәмил кызы
2016 нчы ел

2.

Диктантларны бәяләү
• Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган
• эшкә
• Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) хаталы
пөхтә
• башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә
• кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә
• «5»ле билгесе куела.

3.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган
эшкә
Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион
хаталы эшкә
яки, орфографик хаталары булмыйча, 3
пунктуацион
хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2
орфографик һәм
1 пунктуацион хаталы эшкә
«4»ле билгесе куела.

4.

2 орфографик, 1—3 пунктуацион хаталы,
2 төзәтүле эшкә
Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик
хаталы эшкә
яки бер төрдәге 5 орфографик, 4
пунктуацион хаталы эшкә
«3»ле билгесе куела.

5.

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы,
4 төзәтүле эшкә –
«2»ле билгесе куела.
6—7 орфографик,
4—5 пунктуацион хаталы, берничә
төзәтүле эшкә –
«1»ле билгесе куела.

6.

Изложение һәм сочинениене бәяләү
1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса;җөмләләр
грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки
1 хата (орфографик, грамматик,пунктуацион, стиль,
фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.
2.Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса,
текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә,
3 хата булса, «4» ле куела.

7.

3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек
сакланмаса,
текстның
башлам
һәм
бетем
өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән,
бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион,
ике стиль хаталары)
изложениедә, 6 хата
сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.
4.
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса,
текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә,
«2» ле куела.

8.

БРТ 3 бүлектән тора:
Беренче бүлек – җыйнакландырылган изложение. Икенче
бүлек 9 биремнән тора. Өченче бүлек текст буенча
башкарыла: сочинение языла.
Изложениянең эчтәлеге ИК1-ИК3 критерийлары буена
билгеләнә.Укучы монда 7 балл җыя ала.
Икенче өлеш (2-10 биремнәре) һәр дөрес җавапка 1 балл
куелып, 9 балл җыярга мөмкинлек бирә.
Өченче өлеш – сочинение – С1К1-С1К4 критерийлары буенча
бәяләнә. Монда исә югары балл – 9. Әгәр сочинение күчереп
кенә язылса яки анда төп текстның эчтәлеге генә булса, 0 балл
белән билгеләнә. Изложение һәм сочинениеның грамотлылыгы
ГК1-ГК4, ФК1 критерийлары белән бәяләнә. Бу критерийлар
буенча иң югары балл – 10 балл.

9.

Әгәр изложение һәм сочинениеләрнең гомуми күләме 50-99
сүз булса, ГК1-ГК4 критерийлары буенча 1 баллдан артык
куелмый.
ГК-1 буенча орфографик хаталар булмаса яки бер генә тупас
булмаган хата булганда 1 балл куела.
ГК-2 буенча пуктуацион хаталар булмаса яки бер генә тупас
булмаган хата булганда 1 балл куела.
ГК-3 буенча грамматик хаталар булмаганда 1 балл куела
ГК-4 буенча сөйләм хаталары булмаганда 1 балл куела.
Әгәр изложение һәм сочиненияләрнең күләме 50 сүз генә
булса, мондый эшләргә ГК1-ГК4 критерийлары буенча 0 балл
куела.

10.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе
Эшләрне тикшерү шулай ук ИК1-ИК4(изложение эчтәлеге буенча) һәм ГК1-ГК4,
ФК1(грамотлылыкны бәяләгәндә) критерийлары буенча башкарылды.
Әгәр изложениенең күләме 150 сүздән артмаса, мондый эшләргә ГК1-ГК;
критерийлары буенча 0 балл куела.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен тулаем башкару барышында җыярга мөмкин
булган максималь балл – 20.
Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:
0-5 балл – “2”ле билгесе
6-10 балла – “3”ле билегесе
11-15 балл - “4”ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучы грамотлылык өчен (ГК1ГК4 критерийлары) 5 баллдан кимрәк балл җыймаска тиеш. Әгәр укучы ГК1-ГК4
критерийлары буенча 5 баллдан кимрәк җыйса, “3”ле билгесе куела.
16-20 балл – “5” билгесе. Искәрмә: бу очракта укучы грамотлылык өчен (ГК1-ГК4
критерийлары) 10 баллдан кимрәк балл җыймаска тиеш. Әгәр укучы ГК1-ГК4
критерийлары буенча 10 баллдан кимрәк җыйса, “4”ле билгесе куела.

11.

Тестны бәяләү нормалары.
Барлыгы 20 бирем бирелә. Һәр биремгә 1 балл
куела.
19-20 балл –“5”ле
15-18 балл –“4”ле
14-11 балл –“3”ле
10 һәм аннан кимрәк балл “2”ле билгесе белән
бәяләнә.

12.

Контроль эшне бәяләү
1.Сүз төркемнәрен билгеләгез.
Мин, урта мәктәпне тәмамлап, авылдан киттем.
2. Танылган, алмагачларын, тәмлерәк
сүзләрен төзелеше буенча
тикшерегез.
3.Тексттан ике тамыр кушылу юлы белән ясалган исемнәрне язып
алыгыз.
4. Тексттан ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне язарга.
5. Калын шрифт белән бирелгән җөмләгә тулы синтаксик анализ
ясарга.
6. Беренче абзаөны яңа латиницада язарга.
7. Шулай да халык бераз көтәргә булды: бәлки берәр агач, берәр ботак
яшәреп китәр... җөмләсендәге тыныш билгеләрен аңлатырга.
8. Морфологик принципта язылган сүзләргә мисаллар язарга.

13.

Контроль эшне бәяләү
Барлыгы контроль эштә 8 бирем бирелә.
1-5 балл
2-3 балл
3-5 балл
4-4 балл
5-5 балл
6-5 балл
7-3 балл
8-5 балл
32-35 балл- “5”ле
31-26 балл- “4”ле
25-16 балл- “3”ле
16 баллдан кимрәк булса, “2” ле билгесе куела.
English     Русский Правила