150.42K
Категория: ГеографияГеография

Татарстан Республикасы символлары

1.

Татарстан Республикасы
символлары

2.

Татарстан картасы

3.

Татарстан
Республикасының флагы
1991 нче елда
Татарстанның Дәүләт
флагы кабул ителде. Ул
яшел, ак, кызыл төстә.
Кызыл төс ул – кояш, ут
төсе. Яшел төс – туган
җиребез, табигатьнең
матурлыгы һәм яшәү
билгесе. Ак төс –
чисталык, намус һәм
тынычлык символы.
Флагның авторы –
республиканың халык
рәссамы Тавил
Хаҗиәхмәтов.

4.

Татарстан
Республикасының
гербы
1992 нче елда Татарстанның Дәүләт
гербы кабул ителде.Герб Татарстан
флагы төсләрендә башкарылган,
түгәрәк рәвешендә. Дәүләт
гербында канатлы ак барс
сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм
халыкның көчен белдерә. Аның
тырнаклары һәм тешләре үткен, уң
аягы бераз күтәрелгән. Димәк ул
һәркемне саклый ала. Барсның ян –
ягында калкан. Аңа кашкарый
рәсеме төшерелгән. Калкан
тынычлыкны белдерә, ә чәчәк –
озын гомер билгесе. Яшел боҗра
эчендә татар орнаменты чигелгән.
Аста “ ТАТАРСТАН” сүзе язылган.
Гербның авторы – Риф Фәхретдинов

5.

Дәүләт гимны
1993 нче елда Татарстанның Дәүләт гимны кабул
ителде. Гимнның авторы – күренекле татар
композиторы Рөстәм Яхин, Рамазан Байтимиров
сүзләре. 2013 елның 21 февралендә Татарстан
парламенты депутатлары республиканың сүзле
гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә
язылган. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус
телендә башкарыла.
English     Русский Правила