Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы МББУ “Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Миңнемөхәммәт Сафин
Миннемөхәммәт ага Сафинның бүләкләре: Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале, ”Кенигсбергны алган өчен”,
“Мин кайнар йолдыз төшенең Сүрелмәс җылы нуры... “
Мәктәп еллары
Әдәбият мәйданына аяк баскансың икән, син инде аңларга тиеш, Факил, татарның тагын бер бәхетсез баласы артты... Мөхәммәт
Кулыма Факил Сафинның «Соңгы көз» исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң
Әдипләр арасында
Гаилә җылысы
Мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музеенда Факил Сафинның шәхси китаплары, фотолары, бүләк итеп тапшырган әйберләре, курае саклана.
Факил Сафин – һәрвакыт кадерле кунагыбыз
19.72M
Категория: БиографииБиографии

Язучы Сафин Факил Миңнемөхәммәт улының шәҗәрәсе

1. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы МББУ “Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Язучы Сафин Факил Миңнемөхәммәт
улының шәҗәрәсе
Башкаручы Мөслим муниципаль районы
МББУ “Әмәкәй урта гомуми белем бирү
мәктәбе”нең 10 сыйныф укучысы Җәлилова
Алсу Марс кызы
Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәриповна

2.

Илен белмәгән- игелексез,
Халкын белмәгән- халыксыз,
Нәселен белмәгән- нәселсез, дип, халык юкка гына әйтмәгән. Туган илне ярату иң әүвәл үз гаиләңнән
башлана. Ата-бабалар узган юл - үз халкыңның тарихы, ил тарихы ул. ”Адәм
баласына үзенең 7 буынын белү фарыз”, -дигәннәр борынгылар. Шул вакытта
гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының чыгышын белә. Газиз
халкың, туган илең белән горурлану хисе әнә шулай туа.
Шәҗәрә – ул туганлык дәрәҗәсен ачыклаучы бер нәсел буыннарының үсеш
схемасы. Шәҗәрә – нәсел-нәсәп , нәсел агачы, нәсел җебе, кардәшлек , кардәшыру тарихы ул. Борынгы чорларда ук күп кенә халыклар (гарәпләр, төркиләр,
руслар, германнар, татарлар һ.б. ) нәсел-ыру тарихын – шәҗәрәне өйрәнүгә һәм
теркәп баруга зур әһәмият биргәннәр. Нәсел-ыру тарихын язып бару, ягъни
генеологик язмалар өчен махсус китаплар булдырылган.
Татарлар шәҗәрәсе тарихы белән кызыксыну 17 нче гасырда башлана. Язма
шәҗәрәләр Мәскәүгә хезмәткә күчкән татар морзаларының төп юридик
документлары булып саналган. Беренче мәртәбә зур гыйльми һәм этнографик
әһәмияткә ия булган татар шәҗәрәләрен туплап, аларга бай тарихи һәм
гыйльми аңлатма бирүче тарих фәннәре докторы М.И.Әхмәтҗанов булды.
Без, авылыбызның күренекле кешесе язучы, шагыйрь, Г.Исхакый
исемендәге премия лауреаты,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Факил Миннемөхәммәт улы Сафинның нәсел тарихын өйрәнеп , шәҗәрәсен
төзедек.

3.

Бу
нәсел
турында
җыйган
мәгълүматлар 7 нче буынга кадәр.
Аннан соңгы буын кешеләренең (12 нче
буынга кадәр) исемнәре генә билгеле,
тулы мәгълъмат ала алмадык. 7 нче
буын вәкиле Вахит Уфада мөфти
булган. 6 нчы буын турында исеме һәм
туган елыннан башка мәгълүмат юк.
Халит-1800 ел, 5нче буын Хәмитнең
уллары Сәйфулла белән Хәлиулла
эшмәкәрләр
булганнар,
Хәлиулла
тегермән
тоткан.
4нче
буын
Хамматулланың 6 баласы була. Аның
улы 3 нче буын Сафиулла(1870-1934)
була. Аның 7 баласы була. 1909 нчы
елда туган Миңнемөхәммәт бабай – 2
нче буын. Аның турында күп
материаллар туплый алдык. Аның 7
баласы була. Хавил (1935) , балалары
Резидә,Инзил;
Марфуза (1937) ,
балалары Гөлназ, Алмаз; Ралия (1949) ,
балалары Луиза, Рамил, Альбина;
Камил(1951) , балалары Рашат,Рафил,
Эльвира; Факил (1954), балалары
Илнур,
Гөлнар;
Рәзимә
(1956),
балалары Дилә, Алия.

4. Миңнемөхәммәт Сафин

Аның гомере – үзе бер
тарих. Гасыр башында
туган
Миңнемөхәммәт
бабай 99 яшендә вафат
булды. Тормыш иптәше
Нурсания апа белән 7 бала
тәрбияләп үстерәләр. 3
кызы – Марфуза, Ралия,
Рәзимә Чаллы каласында,
2 улы – Хавил белән
Камил
Сарапул
шәһәрендә,
Факиле
Чаллыда яши. Улы Кафил
Әмәкәйдә төп йортта.

5.

Миңнемөхәммәт ага 1909 елның 27 нче августында урта хәлле
крестьян гаиләсендә туа. Ул дини гыйлемне мәдрәсәдә ала, 1927 елга
кадәр укый. 21 яшендә солдатка алына. 3 сугыш кичергән
Миңнемөхәммәт ага Сафинның сугышчан юлы 1940 елда башлана.
Шушы елда аны фин сугышына алалар. Бу сугыштан кайтып, 20 генэ көн
тора да. 1941 елның сентябрендә Бөек Ватан сугышына китә. Киевны
азат итү , Смоленск, Курск дугасы, Калининград, Ветенбург һәм ниһаять
Берлин. Миңнемөхәммәт ага Җиңүне Берлинда каршылый. “1 нче дәрәҗә
Ватан сугышы” ордены, “Кенигсбергны алуда катнашкан өчен”,
“Күрсәткән батырлыклары өчен” һ.б. күп медальләр белән бүләкләнә.
Ферма мөдире, зоотехник кебек җаваплы эшләрдә эшли. Бригадир булып
эшләп, лаеклы ялга чыга. 1972 елда , авыл картлары соравы буенча,
авылыбыз мулласы итеп сайлап куялар. Шуннан бирле авылыбызның “ак
бабае” бу вазифаны башкара . Дин тыелган елларда : “Мулла булып
йөрмә” , - дип, районга да чакырталар үзен. Ләкин Миңнемөхәммәт ага
бу изе эшеннән туктамый. 1993 елда, авылыбызда мәчет ачылгач, ТҖ
Дини идарәсе рәисе мөфти Габдулла хәзрәт Галиулла тарафыннан
мәчетнең имам-хатибы дип раслана. 30 елдан артык муллалык вазифасын
баршкара.

6. Миннемөхәммәт ага Сафинның бүләкләре: Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале, ”Кенигсбергны алган өчен”,

7.

Миңнемөхәммәт Сафин укучылар белән
очрашу вакытында. 2004 нче ел.

8.

Сафин Миңнемөхәммәт бабай 95 яшьлек
юбилеенда балалары белән.2004 ел.

9. “Мин кайнар йолдыз төшенең Сүрелмәс җылы нуры... “

Факил
Миңнемөхәммәт улы
Сафин
Язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре (2004), Татарстан
Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый
исемендәге (1999), А. Грибоедов
исемендәге премияләр лауреаты,
1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы,
филология фәннәре кандидаты

10.

11.

Якты йолдыз булып яна
Әмәкәй күңелемдә
Әй, авылым, гүзәл Төбәк!Якты җырга тиң илем.
Игелекле якын дуслар,
Сандугачлы таң иле.
Факил Сафин 1954 нче елның 2 нче
гыйнварында Мөслим районы
Әмәкәй авылында гаиләдә алтынчы бала
булып дөньяга килә.

12.

Яңа елның карлы бураннары
Кар өйгәндә ындыр артына,
Түр почмакта көтеп
алганнардыр Хәбәр бирдем тууым хакында.
Нурлы язны, җылы җәйне үтеп,
Салкын кышта тудым дөньяга.
“Булмышым”

13. Мәктәп еллары

Әмәкәй сигезьеллык
мәктәбендә укыган чак

14.

Факил Сафин Авылыбызның сигезьеллык, аннары Күбәк мәктәбендә
урта белем ала. Армиядән соң “Михайловка” совхозында комсомол
оешмасы секретаре, Иске Карамалыда кулътура йорты директоры
вазифаларын башкара. КДУның тарих - филология булеген тәмамлый.
Октябрь, Әмәкәй авылларында укытучы, Тат.Бүләрдә мәктәп директоры
була. Ләкин язмыш аны Чаллы шәһәренә алып килә. Ул КамАЗның
Автомобильләр җыю заводында эшли. Аннары кабат мөгаллимлек
эшенә кайта. Чаллы мәктәпләрендә укытучы була. Тукай районы
мәгариф бүлегендә эшли. Әмәк тәхәллүсе белән танылган язучы 1990
елда “Таң йолдызы” газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә
килә.1991 елда “Аргамак “ журналының җаваплы сәркатибе, соңрак
аның проза һәм шигърият бүлеге мөхәррире була.Чаллы
пед.колледжында әдәбият укытучысы булып эшли.Ул “Фән һәм мәктәп”,
Чаллы шәһәрендә чыга торган “Мәйдан” журналларын оештыручы һәм
аның баш мөхәррире була.”Көмеш кыңгырау”газетасын оештыруга зур
өлеш кертә. “Казан утлары”журналында бүлек мөдире, Татарстан
Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләп ала. Бүгенге көндә
“Рухи мирасны өйрәнү” төбәк фәнни-методик үзәк җитәкчесе, “Көмеш
кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

15. Әдәбият мәйданына аяк баскансың икән, син инде аңларга тиеш, Факил, татарның тагын бер бәхетсез баласы артты... Мөхәммәт

16.

Шушы гаять зур оештыру, педагогик һәм җәмәгать эшләре
арасында Ф.Сафин “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан” повестьларын,
“Биек тауның башларында”, “Саташып аткан таң”, “Шәүлә”
романнарын иҗат итте, “Ак канатлы йолдызлар”, “Тузганак
чәчәге”, “Сәфәр”, “Галәм күзе” исемле шигырь җыентыклары
бастырып чыгарды, күп санлы тәнкыйть мәкаләләре,
публицистик язмалар иҗат итте. Ул Р.Низаметдинов
исемендәге Республика премиясе лауреаты (1994), “Чаллы
авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте
оештырган бәйгедә җиңүче булды. 1996 елдан Язучылар
берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.
Ф.Сафинның җыр-музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә
игътибарга лаек.Ул- Казанда үткәрелгән “Балалар җырлары”
конкурсында Р.Бәшәр сүзләренә язган “Туган җир” җыры
белән катнашып, лауреат булды.”Тургай” җыр фестиваленең
беренче җиңүчесе-дипломанты.

17. Кулыма Факил Сафинның «Соңгы көз» исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң

Факил Сафинның гаҗәеп
образлы теле аша сурәтләп
биргән «Гөлҗиһан», «Биек
тауның
башларында»
әсәрләре
сискәндереп
җибәрде, җанны айкап алды.
Бу
китаплар
уйланырга
мәҗбүр
итәләр.
Дания
Заһидуллина,
әдәбият галиме. 2000

18. Әдипләр арасында

19. Гаилә җылысы

20. Мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музеенда Факил Сафинның шәхси китаплары, фотолары, бүләк итеп тапшырган әйберләре, курае саклана.

21. Факил Сафин – һәрвакыт кадерле кунагыбыз

22.

Сезнең эшне өлге итеп алып,
Тормыш юлын матур үтәрбез.
Изге уйны, изге гамәлләрне
Үзебезгә маяк итәрбез!
English     Русский Правила