66.77K
Категория: ЛингвистикаЛингвистика

Үзең турында сөйлә

1.

Үзең турында сөйлә.
Минем исемем .... , фамилиям .... .
Миңа .... яшь. Мин – укучы. Мин Казан
шәһәрендә яшим.

2.

Гаиләң турында сөйлә.
Минем гаиләм ... (зур, кечкенә, зур түгел).
Гаиләмдә ... (ике, өч, дүрт) кеше.
Бу - .... (әтием, әнием, апам, сеңлем, абыем,
энем, әбием, бабаем). Безнең гаиләбез бик
дус.

3.

Мәктәбең турында сөйлә.
Мин – укучы. Мин 52нче (илле икенче)
гимназиядә, 2нче ... (А, Б, В, Г)
сыйныфында укыйм. Мәктәбебез зур һәм
матур. Безнең укытучыбыз - ...... . Татар
теленнән Зөлфия Шамиловна укыта.

4.

Дустың турында сөйлә.
• Минем дустым бар. Аның исеме ....,
фамилиясе .... . Аңа ... яшь. Ул укучы.
Дустым .... сыйныфта укый. Ул яхшы
укучы.

5.

Казан турында сөйлә.
• Мин Казанда яшим. Казан - Татарстанның
башкаласы. Казан зур, матур шәһәр.
Казанда Идел, Казансу елгалары бар. Казан
минем туган шәһәрем.

6.

Татар теле дәресендә.
• Татар теле дәресе атнага 5 тапкыр була.
3 дәрес татар теле, 2 дәрес уку. Татар
теленнән Зөлфия Шамиловна укыта.
Дәрестә без укыйбыз, язабыз, сүзләр
өйрәнәбез, тәрҗемә итәбез.

7.

Яз ел фасылы.
• Март, апрель, май – яз айлары. Яз көне кар
эри, тамчы тама, гөрләвекләр ага, кояш
җылыта, кошлар кайта, кешеләр шатлана.
Мин язны яратам.

8.

Җәй ел фасылы.
• Июнь, июль, август – җәй айлары. Җәй
кояшлы, җылы була. Җәй көне көннәр озын,
төннәр кыска. Җәй көне мин ял итәм. Мин
җәйне яратам.

9.

Көз ел фасылы.
• Сентябрь, октябрь, ноябрь – көз айлары.
Көз көне көннәр кыска, төннәр озын була.
Яңгырлар ява. Кошлар китә. Мәктәпләрдә
укулар башлана.

10.

Кыш ел фасылы.
• Декабрь, гыйнвар, февраль – кыш айлары.
Кыш көне көннәр салкын. Кар ява.
Юлларны кар каплый, елгаларны боз
каплый. Кыш көне Яңа ел бәйрәме була.

11.

Ял итәбез.
Бу бик яхшы укучы,
Бу бик яхшы укучы,
Аның укуы яхшы,
Аннан үрнәк алыгыз.
Кәрия, Зәкәрия коммая,
Кәрия, Зәкәрия коммая:
Кәри комма, Зәкәр комма,
Зәкәрия коммая...

12.

Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы,
Аның җырлавы яхшы —
Аннан үрнәк алыгыз.
Кәрия, Зәкәрия коммая,
Кәрия, Зәкәрия коммая:
Кәри комма, Зәкәр комма,
Зәкәрия коммая...
English     Русский Правила