Похожие презентации:
Муса Җәлил – батырлык символы
1.
Абдуллина Гөлфинәнең мастерклассына презентацияИсәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле
укытучылар! Бүген без татар әдәбияты
дәресләрендә алган белемнәребезне
кабатлап һәм ныгытып китәрбез.Хәзерге
федераль дәүләт стандардларын кулланып
эш иткәндә, укытучы ,минемчә,
укучыларыннан алда барырга,аларны
мөстәкыйль эшләргә кызыксындыра
белергә тиеш
2.
Шул максатны күздә тотып ,мин сезгә мастер класс тәкъдим итәмКүз алдына китерегез әле, хөрмәтле укытучылар! Безгә 10 минуттан соң һава шарына утырып, океан
эчендәге бер кеше дә яшәми торган утрауга сәяхәткә китәргә кирәк. Һәр кешегә үзе белән бары тик
10 әйберне генә алырга мөмкин, әйдәгез, шуларның исемлеген төзик!( Укытучылар төзиләр)
Ә хәзер 3 нәрсәне сызып ташлагыз, һава шарыбыз күтәрелеп китә алмый.( 3 не сызалар).Ләкин шарыбыз
тиешле биеклеккә күтәрелә алмый. Тагын 4 әйберне ташлагыз. Шулай итеп, һәрберебездә иң
кирәкле 3 әйбер генә калды.
Шарыбыз күтәрелеп китте.
Кемнең исемлегендә киемнәр бар?
Кемнең исемлегендә дару бар?
Кемнең исемлегендә күзлек бар?
Кемнең исемлегендә ашамлыклар бар?
Кемнең исемлегендә телефон бар?
Әйтегез әле, ә кемнең исемлегендә китап бар? (басыгыз әле зинһар)
3.
Әйе, китап безнең тормышыбызда бикәһәмиятле урын алып тора, чөнки китап тәрбия, аң-белем, гыйлем чыганагы, ә
гыйлем “Күңел күзен ачар, наданлык
караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә
ирешетерер, дошманнарга каршы корал
булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору
юлларын белдерер,”- дип яза мәшһүр
галимебез Р.Фәхреддин үзенең “Балаларга
үгет – нәсыйхәт” китабында
4.
Минем кулымда сез нәрсәләр күрәсез?Китап,винтовка,каләм,блокнот,календарь.Шу
шы предметларга карап, теманы әйтә
аласызмы?
Әйе,Бөек Ватан сугышында
катнашкаязучы.Тагын бер предметка
игътибар итегез.
Дөрес,15 нче февраль-Муса Җәлилнең
тууына 110 ел.Аның батырлыгы турында
нәрсәләр беләсез?
5.
Муса Җәлил –батырлык
символы.
6.
“Дөньяда шулайитеп яшәргә
кирәк, үлгәннән
соң да үлмәслек
булсын – яшәүнең
бөтен максаты да
шунда
түгелмени?!”
7.
Әтисе Мостафа абзыйӘнисе Рәхимә апа
8.
9.
В 1922-1923 елларда шагыйрь Казаншәһрендә рабфакта укый.
10.
Барыбыз да бик яхшы беләбез, кемне дәбулса өйрәткәндә, киңәшләр биргәндә,
укытканда, гомумән, без - укытучылар
үзебезнең эш вакытында нинди
фигыльләрне бик еш кулланабыз?
-Боерык фигыльләрне.
Муса Җәлилнең борык фигыльләрне күп
кулланган шигырен табып укып яки сөй
ләп күрсәтегез
11.
ИмәнҖирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
12.
Төшеп калган сүзләр урынынарәсемнәр ясагыз
Иртәнге таң нурыннан
Уянды..........
Елмаеп хәл сорашып
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
13.
Укучылар,сезнеңчә ,Муса Җәлил төрмәдәнинди телдә,нинди алфавит кулланып
язган?
14.
РомашкаларИртәнге таң нурыннан
Уянды.
Елмаеп хәл сорашып
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф
чыкларын.
15.
Моабит дәфтәрләре.16.
Ике командага бүленәбез,чиратлашып,МусаҖәлил исемен йөрткән урыннарны
саныйбыз.
17.
«Муса Җәлил музее»Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны
биләп
тора.
Беренче
квартирда
мемориаль музей, икенче квартирда
күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны
урнаштырылган.
Музей фонды
составында:
М.Җәлил тормышы
һәм иҗат юлына
багышланган
басмалар,
М.Җәлилнең басма
әсәрләре,
шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары,
Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты
грамоталары саклана.
Һәр елны 15 февраль көнне М.Җәлилнең
фашистларда пленда булган чакта язылган “Моабит
дәфтәрләре” тәкъдим ителә.
18.
1935 – 1939 нчы еллар.Сулдан уңга шагыйрь С.Хәким, артист
У.Альмеев, шагыйрь Нур Баян,
композиторлар Җ.Фәйзи, М.Җәлил
(1939).
19.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк МусаҖәлил фронтның алгы сызыгында.
Сау булыгыз, Ватан сугышында
Җиңеп кайтып, исән күрешик.
20.
Сиңа миннән хәбәркитерсәләр,
“Муса инде үлгән”, - дисәләр,
Син ышанма, бәгырем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
М.Жәлил
Муса тормыш иптәше
Әминә белән.
21.
Бөек Ватан сугышындакүрсәткән тиңдәшсез
батырлыгы өчен,Муса
Җәлилгә, 1956 нчы елда
Советлар Союзы Герое исеме
бирелә.
1957 нче елда “Моабит дәфтәрләре”
җыентыгы Ленин премиясе белән
бүләкләнә.
22.
Безнең тыныч күгебез,шатлыклыҗырларыбыз,бәхетле балаларыбыз өчен
көрәшкән батырларыбыз алдында
башыбызны иябез.Аларны онытмыйк,без
алар алдында бурычлы.
Менә шушындый чаралар хәзерге заман
технологияләрен кулланырга,укучыга укуга
тартылырга,кызыксынырга ярдәм итәр дип
уйлыйм.
Хезмәттәшлегегез Һәм игътибарыгыз өчен
зур рәхмәт.