Похожие презентации:
Хәмидуллина Әлфия Абрик кызы
1.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫМББЙ “БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
ШӘПШЕ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Хәмидуллина
Әлфия
Абрик кызы
беренче категорияле
татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
2.
Һади Такташ(1901 – 1931)
3.
Мин яралдым серле моңнарым беләнбар дөньяны
Елатырга; әйе, миндә көчле
Байроннар җаны, –
(Һ. Такташ «Юану», 1921)
4.
«АК ЧӘЧӘКЛӘР ЯВА. ДӨНЬЯ МАТУР…»(Һади Такташ.
«Ак чәчәкләр» шигыренә анализ.)
5.
МАКСАТ:шигырьнең язылу чоры һәм бу чордагы социаль-политик
вакыйгаларга шагыйрьнең мөнәсәбәте турында тарихи
белешмә бирү;
шигырьнең темасын ачыклау, эчтәлеген ачар өчен аның
композициясе буенча анализ үткәрү;
текст өстендә эшләү;
6.
Төркемнәрдә эш:Беренче төркемгә кар яву күренешен рәсемдә
күрсәтергә;
Икенче төркемгә – кар яву күренешен матур сүзләр
белән сурәтләргә (2 -3мин.);
7.
-Шигырьне уку;
- Укучылар, шигырьне укыганда, кемнәрне күрәсез?
- Тәрәзәдән берәү мыштым гына карый. Берәү борынын
тотып кайтып бара. Ике кеше тау шуарга китте.
- Аларны кем күзәтеп тора?
- Шагыйрь.
- Шагыйрь дигән сүз бармы?
- Юк.
- Нинди сүз бар?
- Мин.
- Без аны лирик герой дип атарбыз.
8.
Лирик герой дип шигырьдә уй-хисләрне һәм эчкекичерешләрне сөйләп бирүчене йөртәләр.
Шагыйрьнең беренче зат исеменнән язуын бары тик
аның шәхси үз кичерешләрен белдерү дип кенә
карарга ярамый. Ул үз заманы кешеләренең уйфикерләрен, кичерешләрен җиткерегә тели.
- Шигырьдә нинди күренешләр сүрәтләнгән?
- Кар ява. Кышкы салкын көн. Тәрәзәләр туңган.
- Автор карны нәрсә белән чагыштыра?
- Автор карны ак чәчәк белән чагыштыра.
- Күк йөзе нинди?
9.
-Зәңгәр.
Ә йөлдызлар?
Ак кар кебек.
Шигырьдә тәүлекнең кайсы өлеше сурәтләнә?
Төн вакыты.
Төн нинди?
Салкын, җилле.
Каян белдегез?
Тау шуарга киткән ике кеше кире сызды.
Димәк, шигырьдә кышкы күренеш, кышкы матурлык
сурәтләнгән. Шагыйрь тәңкә карлар яуганда, буранлы
төндә
10.
-йөрергә яраткан. Аның күп әсәрләре кыш көне язылган.
Әсәр «Ак чәчәкләр» дип атала. Ак төс нинди билге ул?
- Ак төс – сафлык, матурлык, яктылык символы.
Кышкы
табигатьнең
матурлыгын
рәссамнар
картиналарда
сурәтли.
(Төркемнәрнең
иҗади
биремнәре күрсәтелә: 1нче төркем)
- Кар бөртеге нәрсәгә охшаган?
- Кар бөртеге чәчәккә охшаган.
Такташ дөрес сурәтләгәнме? Матурма кар яуганда?
Шушы матурлыкны сез ничек сурәтли алдыгыз? (2нче
төркемнең эше тикшерелә).
11.
Менә шундый матурлыкны ни өчен Такташшигырендә өйдә генә күзәтнп утыралар?
- Салкын булгач.
- Ә нигә мыштым гына? Без кайчан мыштым гына
утырабыз?
- Курыкканда.
«Мыштым» – тынгысыз сүз чөнки матурлыкны качыппосып күзәтмиләр. Димәк, Такташ аны башка урында
кабатларга һәм аңа үзе салган мәгънәне күрсәтергә
тиеш.
12.
Дөнья матур,Шуның өчен дә бит,
Сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан;
Ә җил мыштым гына, эндәшмичә,
Ияреп килә минем артымнан…
Тәрәзәдән карап торучы «Ул» белән җил икесе дә
кешеләргә күренмәскә тырышалар. Әле тәрәзәдән
карап торалар, әле кайбер кеше артыннан ияреп
йөриләр.
13.
Шигырьдә биш персонаж катнаша: Ул, Берәү, Алар,Мин һәм Җил. Әйе, Җил дә Такташта персонаж. Ул
ике кеше артыннан гына иярә. Шигырьдәге шул
юлларны табып укыгыз.
Берәү,
Борын очын кулына кысып,
Сүгенеп узды кышкы салкыннан,
Җил ияреп китте артыннан.
һәм
14.
Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан;Ә җил мыштым гына, эндәшмичә,
Ияреп килә минем артымнан…
Димәк, җил салкынны сүгүчеләрне генә күзәтә.
15.
- Такташ бу шигырьдә нинди образлар тудырган һәмалар нинди роль үтиләр?
- Такташ иҗатында образлар: Төн, Кар, Буран, Җил.
Алар
тормыш
матурлыгын
тудырырга
да,
тормышның ямьсез якларын күрсәтүгә дә хезмәт
итәләр.
- Матурлык турында әйтелгән урыннарны табабыз.
Нәрсәләр матур?
1. Дөнья матур.
2. Кар матур (ак чәчәк кебек).
3. Күк матур (зәңгәр, йолдызлы).
16.
- Ямьсезлек турындагы юлларны табып укыйбыз.- Кышкы салкын (салкынны сүгәләр, аннан качалар,
урамнар
кар астында, бураннар). Җил ямьсез :
Кайда барсам, шунда бара ул;
Өйгә кергәндә, җиргә ятып,
Чыкканымны саклап кала ул…
Шуның өчен дә мин чыкмый гына
Тәрәзәдән карыйм урамга…
17.
1.2.
3.
4.
- Әсәр матурлык һәм ямьсезлек өлешләренә
бүленә, дип нәтиҗә ясыйбыз. Такташ бүлгән дүрт
кисәкне гомумиләштереп бүлеп була: «Ул» дип
атаган кешегә кыш ошый. Калган өчесенә юк.
Шушы ике капма-каршы кисәкләр арасында нинди
бәйләнеш бар? Шуны ачыклыйк.
Бу әсәрдә безне кызыксындырган 4 функция
бәйләнеше бар:
Метафора.
Каршылык.
Конфликт.
Кабатлану.
18.
Метафораларга тукталыйк....Ә бераздан кире сыздылар.
(кайттылар түгел, сыздылар)
…йолдызлары ак кар булып җиргә коела.
(төшә яки ява түгел).
…Язгы янгын җиргә кабынганчы,
Кар астында йоклар урамнар.
Бу фигыльләр кышның ямьсезлеген яки матурлыгын
арттырып күрсәтер өчен кулланылган.
19.
Кабатлау юлларын табабыз.…җырлый-җырлый …уздылар,
…сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан;
-
Бу кабтланулар әсәрнең тәэсирлелеген, андагы
мәгънәви һәм хисси кыйммәтне көчәйтү, шагыйрьнең
теләгән урыннарга
игътибарын юнәлтү өчен
кулланылган.
Автор , бер карасаң, дөнья матур, кар матур дип
мактый, икенче карасаң, матурлыкны үзе юкка чыгара
бара. Кар – төнге салкынны алыштырып килүче
матурлык. Чәчәк кебек матурлык, ләкин чәчәк түгел.
Салкын, тиз эри, югала торган матурлык.
20.
«Ак чәчәкләр» шигырендә Такташ ил турында яза.Илнең иң матур, иң ирекле булу дәгъвасы эчендә
кешеләрне сүгенү дәрәҗәсенә җиткергән тормыш
ятуын күрсәтә.
…Дөнья матур.
Шундый матур булып тоела,…
Бу юлларда шигырънең
каршылыгын күрәбез.
конфликтка китергән
21.
цитаталар«Ак кар булып җиргә Ак чәчәкләр
ява урамда.»
«Күге зүңгәр, гүя йөлдызлары
коела.»
Компонент
лар
пейзаж
«Дөнья матур. Шунын өчен дә бит каршылык
Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан.»
«Дөнья матур. Шундый матур
булып күренә.»
«Ак чәчәкләр ява урамда…»
компонентлар нәрсәгә хезиәт
итәләр
Алдагы компонентларга җирлек
булып тора. Авторның дөньяның
матурлыгы
белән соклануын
күрсәтә.
Бер якта – тормышның яманлыгы,
икенче якта - шуны матурлык дип
раслаучы идеологияне гаепли.
рефрен
Мәгънә каршылыгына нигезләнгән
(кабатлану) киеренкелеккә карата шагыйрьнең
мөнәсәбәтен
чагылдыра
һәм
әсәрнең
мәгънәви,
хисси
кыйммәтен көчәйтә.
22.
Шигырьдә яшерен уйлар, хисләр сурәтләнгән.Авторның үз уйлары. Такташ үзе яшәгән чорга
бәя бирә. Шигырь 1929нчы елда языла.
(Шагыйрь
искәртелә.
буенча.)
тормышының авыр моментлары
Тактада алдан язылган план
23.
1.2.
3.
4.
5.
План:
Алпавытның рәнҗетүе.
Революция еллары.
1921нче елгы ачлык.
Әтисен кулак дип, сеңлесе Хәнифәне уку
йортыннан чыгаралар.
Шигырьләрен начар итеп күрсәтеп, газеталарга
мәкаләләр язалар.
24.
Шигырьдә сүзләр артына тирән мәгънә яшеренгәнбула:
Ак чәчәкләр ява…
Дөнья матур, әмма тормыш авыр.