1.00M
Категория: БиографииБиографии

Гөлзада Әхтәмова җирле шагыйрәбез

1.

Гөлзада Әхтәмова
җирле
шагыйрәбез

2.

Гөлзада Әхтәмова
Тау битендә җилләр нидер сөйли,
Уйный төнлә кемнең шәүләсе?
Дәверләрне бутап баскан мәллә
Алыпларның көчле гәудәсе?
Могҗизадай калган Ак мәчетнең
Почмагында сагыш, моң-зарлар.
Җил-давылга вакыт өләшсә дә,
Онытылмаган сагыш-газаплар.

3.

Гөлзада Әхтәмова
биография
Ул 1941 елның декабрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында туа.
Урта мәктәптән соң Алабуга педагогия институтының филология факультетында
белем ала. Озак еллар дәвамында Себердә урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты
укытучысы, геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик булып эшли.
Алабугага кайткач сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист хезмәтен
башкара, тарихи эзләнүләр алып бара.
Хәзерге көндә Гөлзада Әхтәмова урта мәктәптә татар теле укытучысы һәм
китапханәче булып эшли.

4.

Гөлзада Әхтәмова
җәмәгать
эшлеклесе

5.

Гөлзада Әхтәмова
КҮҢЕЛ ҖИМЕШЛӘРЕ
«Борынгы Алабуга»,
«Алабугам минем»,
«Бүләк»,
«Мәхәббәтле иреннәр»,
«Гөлчәчәк»,
«Җәйге кар»,
«Зәңгәр хыял»,
«Ташбака йорты»,
«Йөрәгемдә яшен»,
«Тылсым йорты»,
«Хөкем итмә син ашыгып…»,
«Тукай эзе».

6.

Гөлзада Әхтәмова
«Күңел ашкынуы»
исемле китабы өчен
Саҗидә Сөләйманова
исемендәге премия
лауреаты былып
билгеләнде

7.

Гөлзада Әхтәмова
“Тукай эзе”
Көмеш гасыр
китапханәсендә 40
елдан артык гомерен
балалар укытуга
багышлаган,
мөгаллим-шагыйрә,
язучылар берлеге
әгъзасы Гөлзада
Әхтәмованың “Тукай
эзе” китабын тәкъдир
итү кичәсе узды.

8.

Гөлзада Әхтәмова
Гөлзада Әхтәмова үзебезнең
Алабуга шәһәре турында да
бик күп әсәрләр иҗат итте.
Алабуганың тарихы да, аның
1000 еллык шәһәр икәнлеге дә
Гөлзада апаның эзләнүләренә
нигезләнеп расланды дисәк тә
ялгыш булмас. Шагыйрәнең
иҗатында
анда
яшәгән
кавалерист
кыз
Надежда
Андреева Дурова, бөек рәссам
Иван Иванович Шишкин,
бөтен илебез өчен зур бәла
булган
Әфган
сугышы,
Сөембикә-ханбикәбез дә зур
чагылыш таба.

9.

Гөзада Әхтәмова
Дастаннардан эзлим исемеңне,
И, данлыклы гүзәл Алабугам!
Изге чишмәләрең,урманнарың
Мирас булып калган борынгыдан.
Синдә калган эзе алыпларның,
Хакимнәрнең, көчле ханнарның,
Кол Галидәй бөек шагыйрьләрнең,
Еракларга киткән даннарың.
Синдә яши болгар-татар рухы,
Без саклыйбыз аны җаннарда,
Бай тарихың безнең йөрәкләрдә,
Сине сөеп аккан каннарда.
Синең фаҗигале үткәннәрең
Бәетләргә кергән моң булып,
Күңелләрдә яши сагыш булып,
Юк, калмаслар алар онытылып.
Борынгыдан урыйк,
Борынгыдан,
Бабаларны оныту - зур гаеп.
Йөрәкләргә куеп кулыбызны,
English     Русский Правила