334.50K
Категория: БиографииБиографии

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

1.

Алмашлыкларны
гомумиләштереп
кабатлау

2.

Максат
1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне
ныгыту.
2.Бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү
сәләтләрен үстерү.
3.Туган телебезгә булган
мәхәббәтебезне шигырь, мәкаль әйтемнәр аша белдерү.

3.

Эпиграф
И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле !
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы.
(Г.Тукай)

4.

Белем һәм күнекмәләрне
тикшерү
Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?
Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?
Һәр төркемчә турында сөйләп китегез
Алмашлыклар җөмләнең нинди кисәкләре була ала?
Образец подзаголовка

5.

Туган тел
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Илләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәукын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем-бәгърем,син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа , туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.

6.

Сайланма диктант
Арттырмыйм да, киметмим дә шуны бел –
Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул.
Туган телБаш очында кош булып тора гел!
И минем җандай кадерлем,
И җылы , тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән
Тик синең сүзләр белән.
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.

7.

Сайланма диктант
Шуңа да мин беләм тел кадерен,
Бер телдән дә телем ким түгел.
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да.
Ким күрер тик аны ким күңел.
Әй , Туган тел, бәйләнгәнсең
Янымдагы һәрбер хискә.
Дөнья йөзләрендәге
Мин эшләгән һәрбер эшкә.

8.

Сайланма диктант
И телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде,
Дәверләр тиярмени?
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең ,
Әй , мөкатдәс Тукай теле!

9.

Җаваплар
Шуны, ул, ул, минем, син, синең, синең,
шуңа, мин, бер, ул, аны,
Һәрбер, мин, һәрбер,синдә, сиңа, син,
син, сине, нәрсә.

10.

Физкультминут.
Җәй көне
эссе һавада
Мин суда коенам,
йөзәм,
Чәчрәтәм, уйныйм,
чумам
Башым белән суны сөзәм

11.

«Кем тизрәк?»
Билгесезлек алмашлыклары ясап
языгыз.
Кем, нәрсә, ни; нинди, кайсы; кайда, кая ,
кайдан, кайчан; ник, ничек; ничә, ничәнче,
ничәләп.

12.

Җаваплар
Әллә кем
Әллә нәрсә
Әллә ни
Әллә нинди
Әллә кайсы
Әллә кайда
Әллә кая
кемдер
нәрсәдер
нидер
ниндидер
кайсыдыр
кайдадыр
каядыр
Әллә кайчан
Әллә ник
Әллә ничек
Әллә ничә
Әллә ничәнче
кайчандыр
никтер
ничектер
ничәдер
ничәнчедер

13.

Татарчага тәрҗемә итегез
Кто-то, такой, его, никогда, никто, так,
сколько, ничего, никакой, никак, когда-то,
зачем-то.

14.

Җаваплар
Кемдер, шундый, аны, беркайчанда,
беркемдә, шулай, ничә, бернәрсәдә,
бернинди, берничектә, кайчандыр,
нәрсәгәдер.

15.

Тест биремнәрен үтәү
1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз
төркеменә карый ?
а. мөстәкыйль;
б. бәйләгеч;
в. модаль.
2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.
а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ;
б. предметның билгесен белдерә ;
в. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып,
аларны мәгънәләрен белдерә.
3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?
а. җөмлә кисәге булмыйлар;
б. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;
в. аергыч кына булып калалар.

16.

4. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?
а.2; б.7; в.4; г.5.
5. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр
а.сан;
б. килеш;
в. тартым.
6. Бу алмашлыклар кайсы төркемчәгә карый: мин,
без, син, алар?
а. күрсәтү алмашлыклары;
б. тартым алмашлыклары;
в. зат алмашлыклары;
. 7 Сорау алмашлыгының алдына әллә кисәкчәсе
куелып, ә ахырына -дыр, -дер, тыр,-тер кисәкчәсе
ялганып , алмашлыкның кайсы төркемчәсе ясала?
а. зат;
б. күрсәтү;
в. билгеләү;
г. билгесезлек;

17.

8. Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга
нинди кушымчалар ялганып ясала?
а. -ны ,-не;
б. -сы, -се;
в. -ныкы, -неке.
9. Дөрес язылышны билгеләгез.
а. һәммә;
б. хәммә;
в. һаммә.
10. Бу алмашлыклар кайсы төркемчәгә карый: бу,
теге, шул.
а. билгеләү;
б. билгесезлек;
в. күрсәтү.

18.

Җаваплар
1.а; 2.в; 3. б;
4.б; 5.в; 6.в;
7.г; 8. в; 9.а; 10. в.

19.

Туган тел турында
мәкальләр
1. Ана теле бер булыр.
2. Иле барның теле бар.
3. Туган тел үзем өчен,
Башка тел көнем өчен.
4. Инсафлының теле саф.
5. Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп
торган тел.

20.

Йомгаклау
Укучылар, алмашлыклар сөйләмдә нинди
әһәмияткә ия?

21.

Өй эше
«Туган телем – иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем”.
Сочинение язу.
English     Русский Правила