187.63K
Категория: ЛингвистикаЛингвистика

Җөмләдә сүзләр тәртибе исегездә тотыгыз!

1.

ҖӨМЛӘДӘ СҮЗЛӘР ТӘРТИБЕ
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ!
Җөмләнең туры тәртибе
Җөмләнең кире тәртибе
ия + хәбәр
хәбәр + ия
аергыч + аерылмыш
аерылмыш + аергыч
тәмамлык + ияртүче сүз
ияртүче сүз + тәмамлык
хәлләр + ияртүче сүз
ияртүче сүз + хәлләр
аныкланмыш + аныклагыч
Искәрмә: аныклагыч һәрвакыт
аныкланмыштан соң килә. Кире
тәртип мөмкин түгел.

2.

1.шатлык
2.күңелемне
3.алса да
4.биләп
5.аны
6.әнием
7.ихлас
8.уртаклаша
9.күңеленнән
КҮҢЕЛЕМНЕ ШАТЛЫК БИЛӘП АЛСА ДА,ӘНИЕМ АНЫ
ИХЛАС КҮҢЕЛЕННӘН УРТАКЛАША

3.

Җырлый белмиләр бөркетләр,
Сугыша белми былбыл,
Җырдан сызланмый бөркетләр,
Сугышта үлми былбыл

4.

Җырлый
белмиләр бөркетләр,
Сугыша белми былбыл,
Җырдан сызланмый бөркетләр,
Сугышта үлми былбыл

5.

ҖӨМЛӘЛӘРНЕ УКЫГЫЗ. ИНВЕРСИЯЛӘНЕП КИЛГӘН
ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕН ИЯРТҮЧЕ СҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН БЕРГӘ
ЯЗЫП АЛЫГЫЗ.
1. Шаулап-шаулап яуды яңгыр (Г. Ахунов).
2. Аяз иде ул көнне күк йөзе! (Г. Ахунов).
3. Китерегез миңа энҗе чәчәкләр (Ф. Әмирхан).
4. Син китәсең, безне базга бикләп,
Хуш иске ел, көмеш сакаллы! (М. Җәлил).
5. Тирбәлә җәй моңлы бер көйгә (Х. Әюп).
6. Хәзер, көт бераз (К. Кәримов).
7. Сөйләштеңме, Җәүһәрия белән? (Ф. Садриев).

6.

Яуды яңгыр
Аяз иде күк йөзе
Китерегез чәчәкләр
Китәсең базга бикләп,
иске ел, көмеш сакаллы
Тирбәлә җәй
көт бераз
Сөйләштеңме, Җәүһәрия белән?

7.

ҖӨМЛӘГӘ ХАС ТИПОЛОГИК
ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР
-сүз тәртибе чагыштырмача тотрыклы (S+O+P)
ия – тәмамлык – хәбәр;
-ике составлы җөмләләрдә хәбәр җөмләнең
ахырында килә;

8.

СИНТАКСИК КЫЕНЛЫКЛАР
1.Фигыль сүзтезмәләрдә хәл һәм
тәмамлыкның алдан килүе:укый мәктәптә –
мәктәптә укый,укый газета – газета укый.
2.Сорау җөмләләрдә типик кыенлыклар:Кая
син барасың? – Син кая барасың?
3.Хикәя җөмләдә ия белән хәбәрнең
урыннарын алыштыру:Бүген ява яңгыр. –
Бүген яңгыр ява.

9.

СӨЙЛӘМ ХАТАСЫН ТАП
1.Карт Әлфияне көлемсерәп тыңлый.
2.Алар акыртын гына кары тыгызланган
урман юлы буйлап киттеләр.
3.Хөрмәтевның оныгы Рафаэльне балалар
бакчасына озата барган чагы иде.
English     Русский Правила