80.90K

Ана каргышы-йерак сагышы

1.

2.

Әкиятләргә якын тора,чөнки
бәетләрдә,әкиятләрдәге
кебек,тормышта булмаган
хәлләр турында да сөйләнергә
мөмкин.
-Җырларга якын торалар,чөнки
тезмә формада
язылганнар,көйләп укылалар.

3.

Дәрес темасы:
Ана каргышыйөрәк сагышы
“Сак-Сок”бәете буенча

4.

Сүзлек өстендә эш
Нәфес- артык күпне өмет итү,комсызлык.
Каргыш- бик ачулы,рәнҗүле теләк.
Кыйбла-көньяк, Гәрәбстандагы Мәккә
шәһәренә караган як.
Кыямәт-ахырзаман көне.
Тәкъдир-язмыш
Тәдбир –уйлап эшләнгән эш
Гыйбрәт алу- хаталарыңны аңлап нәтиҗә ясау.

5.

Ата-ананы тыңлаганадәм булган,тыңламаган
әрәм булган. Мәкаль

6.

Сак-Сок
(бәет)
Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.
Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.
Әнкәй орышты тимер ук өчен,
Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.
Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,
Әнкәй каргады безне ачудан.
Самовар куйды, чәйләр эчерде,
Эчеп бетергәч, каргап очырды.
Яңа туңымны ботак ерткандыр,
Гомрем беткәнгә, нәфсем тарткандыр.
Әткәй калдырды, өйдә торсын, дип,
Әнкәй каргады, Сак-Сок булсын, дип.
Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,
Безнең ризыкны әнкәй кисәдер.
Бардык урманга, җыйдык карлыган,
Без ятимнәрне әнкәй каргаган.
Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Кояш чыкканда кан тула күзгә,
Үзебез туганчы тәкъдир язмышы.
Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.
Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без,
Бардым урманга, кистем пар каен,
Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.
Газиз әнкәмне сагынам көн саен.
Су буйларында бик күп йөрдек без.
Мамык эшләпә алып кайтыгыз,
Сак-Сок булгачтын, дөнья гиздек без.
Әнкәйне күргәч, сәлам әйтегез.
Чыктык басуга, урак урырга,
Яңгыр явадыр, әнкәй, башыма,
Ходай язгандыр шулай булырга.
Елап килдек без әнкәй каршына.
Кистем пар нарат яңа ызбага,
Әнкәй елыйдыр, ник каргадым, дип,
Ике күземнән канлы яшь ага.
Сак-Сок йөридер, харап булдык, дип.
Су буйларында бала үрдәкләр,
Бардык урманга, җиләкләр пешкәч,
Искә төшкәндә өзелә үзәкләр.
Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч.
Аклы күлмәкне туя кимәдем,
Кара карлыгач, сары сандугач,
Газиз әнкәмне туя күрмәдем.
Әнкәй, елама, үзең каргагач.
Бер ел тулганчы кайтам, дип йөрдем,
Болай булдык без: каргыш тәдбире.
Бер ел тулгачтын, өметемне өздем.
Елама, әнкәй,— ходай тәкъдире.
Урыныбыз урман, икебез туган,
Калган киемне алып куярсың,
Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган.
Исеңә төшкәч, алып иснәрсең.
Өйгән кибәнне җилләр тарата,
Бик күп еласаң, китапка кара,
Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата.
Безне сагынсаң, Сак-Сокка кара.

7.

Китап укырсың, гыйбрәт алырсың,
Кошлар үткәндә карап калырсың.
Имезгән сөткә, әнкәй,өрсәнә,
Кыямәт көндә бәхил булсана.
Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,
Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем.
Мамык эшләпәм җилгә очырдым,
Ике баламны каргап очырдым.
Мендем ботакка, карадым як-якка,
Ике баламны каргадым юкка.
Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.
Моңлы моңлансын, зарлы саргайсын,
Балаң очырдың, кемгә еларсың.
Мәдрәсә-мәсҗед, пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.
Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Анадин тугач, тәкъдир язмышы.
Идел буенда диңгез камышы,
Кара урманда Сак-Сок тавышы.
Сары күлмәгем һич тә кимәдем,
Әнкәй, токмачны үзең күп иттең,
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.
Әткәй кайтканчы, безне юк иттең.
Җәй көннәрендә сайрый сандугач,
Әткәмез калды безнең мәчеттә,
Әнкәй, елама, үзен каргагач.
Без тилмерәбез икебез читтә.
Якты дөньяны күрми калабыз,
Яшел путамны урый белмәдем,
Каргады безне газиз анабыз.
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.
Әткәй калдыргач, өйдә калдык без,
Әнкәй, кер юдың суның буенда.
Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без.
Сак-Сок булыр дип юктыр уеңда.
Йокыга киткәч, бер төш күрдек без,
Бардым урманга, бастым баланга,
Җәй көннәрендә ялгыз йөрдек без.
Балам кычкыра кара урманда.
Су буйларында балалы үрдәк,
Ишегалдымда имән дугасы,
Исемә төшкәч, өзеләдер үзәк.
Әткәй, елама — әнкәй догасы.
Алты яшьләрдә бергә йөрдек без,
Элекке көнне икәү уйнадык,
Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.
Әнкәй каргар дип, без уйламадык.
Ишегалдында җиктем пар карат,
Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?!
Әнкәй каргагач, яралды канат.
Турыңнан очтык, әткәй, күрдеңме?!
Бардым урманга, сайрый сандугач,
һушларым китте эзләп булмагач.
Күз яшьләремнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.

8.

Хис-кичерешләр
Балалар хисе
Кайгы,сагыну,
үпкә,
рәнҗү,гафу
үтенү,
юану(язмыш,
гыйбрәт алу)
Ана хисе
Кайгы,
сагыш,
сагыну,үкенү

9.

Автор сүзләре
Кисәтә,уйланырга,сабак,
гыйбрәт алырга чакыра

10.

Рифмалашкан сүзләр
Киштәсе
ук өчен
Ишетәсе
ишет
юк өчен
басудан
Ачудан
эчерде
Очырды
Ерткандыр
Тарткандыр
Кисәдер
каргаган
ишек-
исәдер

11.

Өй эше
1) туганнарыгыздан, күршеләрдән,
танышларыгыздан сорап, хәзерге
вакытта чыккан бәетләрне табып
килергә;
2) “Сак- Сок” бәетенә карата ясалган
рәсемнең эчтәлеген белеп килергә;
3)”Сак-Сок”бәетенә рәсем ясарга.
English     Русский Правила