1.94M
Категория: ЛитератураЛитература

Мирсәй Әмирнең “Балыкчы ялганнары” повестында юмор һәм сатира

1.

Мирсәй Әмирнең “Балыкчы
ялганнары” повестында
юмор һәм сатира

2.

Максат: Мирсәй Әмирнең «Балыкчы ялганнары» повестында
сатира- юморны куллану үзенчәлеген ачыклау
Бурычлар:
-
язучының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясарбыз;
-
юмор-сатира төшенчәсен һәм аңа хезмәт итүче әдәби
алымнарны ачыкларбыз;
-
аларны тикшерү өчен сайланган әсәрдән табарбыз;
-
Мирсәй Әмирнең шушы әсәр ярдәмендә татар әдәбиятын
юмор юнәлешендә үстерүгә керткән өлешен яктыртырбыз.

3.

Мирсәй Әмир 1907
нчы елның 6 нчы
гыйнварында хәзерге
Башкортстан
Республикасының
Мәләвез районы Җиргән
авылында игенче
гаиләсендә туа.

4.

«Үткәннәр», «Замана үзенекен итте»,
«Куркыныч урыннар», «Хафиз бармагы», «Җанлы
бүкән», «Әбелгата күпере», «Бәхет порошогы»
исемле әсәрләрендә үк Мирсәй Әмир үзен
халыкчан юмор белән сугарылган үткен-җор телле
каләм иясе итеп таныта.

5.

Юмор (ингл. humour - юмор, көлке, холык) көлкенең бер төре, җитди нигезле яратып көлү,
«көлү битлеге артында хуплау» .
Сатира (лат. satura - катнашма) - көлкенең бер
төре, иҗатчының сурәтләү предметына тискәре
мөнәсәбәт белдерүе.

6.

Повесть "Балыкчы ялганнары" дип аталса да, чамадан
тыш күпертелгән һичнинди уйдырма һәм ялган юк анда.
Аның төп геройлары үзара очрашканда, көндәлек тормыш
хәлләре хакында сөйләшәләр. Шундый эчкерсез сөйләшү
барышында җәмәгатьчелекне уйландыра торган, ил
күләмендә әһәмиятле мәсьәләләр калкып чыга. Туган як
табигатенә чиксез мәхәббәт, аның гүзәллеге, байлыкларына
соклану, аның бүгенгесе, киләчәге турында чын хуҗаларча
кайгырту - повестьның төп сюжет сызыгы. Кешеләр
арасында үзара мөнәсәбәтләрне камилләштерү, яшьләрдә
әдәплелек, тыйнаклык, югары идеялелек сыйфатлары
тәрбияләү мәсьәләләре калкып чыга.

7.

Нәтиҗә:
1) М. Әмир кеше холкындагы кимчелекләрне ачуны
үзәккә куя һәм аны кешенең аң үсеше, яшәү рәвеше белән
бәйли;
2) һәрнәрсәдән көлкелек, шатлык табу кешеләрнең үзара
уңай мөнәсәбәтләре чагылышы буларак күрсәтелә,
3) язучы сатирик дошманнардан рәхимсезлек белән
көлсә, иптәшләренең җитешсезлекләреннән дусларча көлә.
Мирсәй Әмир яратып һәм мавыгып, рәхәтләнеп
укырлык әсәр язган. "Балыкчы ялганнары" М. Әмирне
әдәбиятта чын юмор остасы итеп танытты.

8.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
English     Русский Правила