183.55K
Категория: ЛингвистикаЛингвистика

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

1.

КҮП ИЯРЧЕНЛЕ КАТЛАУЛЫ КУШМА ҖӨМЛӘ
1)
2)
3)
4)
Тиңдәш иярүле күп иярченле
катлаулы кушма җөмлә.
Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле
катлаулы кушма җөмлә.
Бер-бер артлы иярүле күп иярченле
катлаулы кушма җөмлә.
Берничә төр иярүле күп иярченле
катлаулы кушма җөмлә

2.

ТИҢДӘШ ИЯРҮЛЕ КҮП ИЯРЧЕНЛЕ
КАТЛАУЛЫ КУШМА ҖӨМЛӘ
Бу төр кушма җөмләләрдә берничә иярчен җөмлә
бер баш җөмләгә буйсынып килә, һәм алар барысы
да бер үк вазифаны (бер үк сорау, бер үк бәйләүче
чара) башкара.
1)Тимергалиев синоптиклардан сорашып белде: 2) ел
яңгырлы киләчәк, 3) кояшлы көннәр аз булыр.
[ ] : ( ), ( ).
1) Балалар аякка баскач, 2) Фәрит үзе дә гаилә корып
җибәргәч, 3) әнисе акчадан бөтенләй баш тартты.
(-кач), (-гәч), [ ].

3.

ТИҢДӘШ ТҮГЕЛ ИЯРҮЛЕ КҮП ИЯРЧЕНЛЕ
КАТЛАУЛЫ КУШМА ҖӨМЛӘ
Бу төр кушма җөмләләрдә берничә иярчен җөмлә
бер баш җөмләгә буйсынып килә, ләкин алар төрле
вазифа (төрле сорау, төрле бәйләүче чара) башкара.
1)Күңелендә ни үкенечләр булса да, 2) яше арта барган
саен, 3) кеше тыныч тормышка омтылып яши башлый.
( -са да ), ( саен ), [ ].
1) Давыл узганда, 2) бала базда булып калгандыр,
күрәсең, 3)чөнки аның өсте ачык иде.
(-ганда), [ ], (чөнки),

4.

БЕР-БЕР АРТЛЫ ИЯРҮЛЕ КҮП ИЯРЧЕНЛЕ
КАТЛАУЛЫ КУШМА ҖӨМЛӘ
Бу төр кушма җөмләләрдә бер җөмлә – икенчесенә,
икенчесе өченчесенә һ.б. ияреп килә, һәм
компонентлар арасында бер-бер артлы иярү
урнаша.
1)Сугыш бетеп, 2) бер ел үткәч кенә, 3) әтиебез өйгә
кайтып җитә.
( -еп ), ( -кәч ), [ ].
1) Тагын бер яңалык ишетте ул: 2) завод-фабрикалар
туктау сәбәпле, 3) эшсез калучыларга хөкүмәт хезмәт
биржалары оештырган.
[ ] : (-у сәбәпле), ( ).

5.

БЕРНИЧӘ ТӨР ИЯРҮЛЕ КҮП ИЯРЧЕНЛЕ
КАТЛАУЛЫ КУШМА ҖӨМЛӘ
Бу төр кушма җөмләләрдә бер баш җөмләгә ким дигәндә
өч иярчен җөмлә иярә, алар арасында төрле иярү
(тиңдәш, тиңдәш түгел, бер-бер артлы) бергә килә.
1) Сугыш бетеп, 2) бер ел үткәч, 3) авылга солдатлар
инде кайтып беткәч, 4) безнең әтиебезгә дә чират җитә.
( -еп ), ( -кәч ), ( -кәч ), [ ].
1) Тагын бер яңалык ишетте ул: 2) завод-фабрикалар
туктау сәбәпле, 3) эшсез калучылар бик күбәйгән, 4)
хөкүмәт хезмәт биржалары оештырырга мәҗбүр
булган.
[ ] : (-у сәбәпле), ( ), ( ).

6.

КАЙСЫ АРТЫК?
1. а)( -еп ), ( -кәч ), ( -кәч ), [ ]. б)( -еп ), ( -кәч ), [
в) [ ] : (-у сәбәпле), ( ), ( ).
2. а) [ ] : ( ), ( ). б)( -кәч ), ( -кәч ), [ ].
в) ( -еп ), ( -кәч ), [ ].
3. а) ( -са да ), ( саен ), [ ]. б) ( -са да ), ( -са ), [ ].
в) ( -са да ), [ ], ( -са да).
].
English     Русский Правила