Дәрдемәнд (Закир Рәмиев)
1.
Дәрдемәнд(Закир Рәмиев)
— ХХ гасыр
башының бөек
татар шагыйре,
җәмәгать
эшлеклесе
2.
Тормыш юлы1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур
губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге
Башкортостанның
Мәләвез
районы)
Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә
әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең Юлык
авылына күчеп китә. Закирне һәм аның
абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары
Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр.
Закир 1880-1881 елларда Истанбулда яши,
төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.
3.
1890-1900 елларда бертуганнар Шакир беләнЗакирга аталарыннан Орск өязендәге алтын
ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр
барлыгы 5 тонна алтын табыла. Рәмиевләр
приискларның
техник
җиһазландыруын
кайгыртканнар. Приискларда барлыгы 850
эшче көч куйган. Рәмиевләрнең иганәчелек эше
шактый мәгълүм. Алынган табышка алар татар
язучыларының
әсәрләрен
бастырганнар,
уннарча
мәктәпләр
тотканнар,
татар
студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр,
мәчетләр
төзегәннәр.
Алтын
ятмаларын
арендага
биреп
торган
башкортларның
авылларында
үз
хисапларына
мәчетләр
төзегәннәр, мәдрәсәләр ачканнар.
4.
Орск Закир Рәмиев сәүдәгәре ЗакирБорнаевның Мәһүбә исемле
кызына
өйләнә һәм Ырынбурга күчә. Анда
җәмәгатьчелек
эшенә,
мәдәни-агарту
шөгыленә керешә.
1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр
Оренбургта
матбугат
чыгару
эшен
башлыйлар. 1906 елда «Вакыт» гәзите
(башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә
чыга башлый), 1908 елдан «Шура»
журналын
чыгара
башлыйлар
(«Вакыт»ның мөхәррире Фатих Кәрими,
"Шура"ныкы Риза Фәхретдин була). Бу ике
басма да 1918 елда ябыла.
5.
“Вакыт” газетасы һәм “Шура” журналы хезмәткәрләре. Сулдан уңга:Г.Фәхретдинов, Ф.Кәрими, Р.Рәкыйби, Р.Фәхретдинов, Г.Акчокраклы,
Дәрдемәнд (З.Рәмиев), Я.Вәли, Б.Шәрәф. Оренбург. 1909.
6.
Иҗтимагый эшчәнлеге.1906 елда Дәрдемәнд Оренбург губернасыннан 1 нче
Дәүләт Думасына депутат булып сайлана (мөселман
фракциясендә тора), 2, 3нче чакырылышларының
сайлаучысы, Оренбург шәһәр идарәсе, конституциондемократлар партиясенең Оренбург бюросы әгъзасы була.
«Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен оештыруда катнаша.
Хәйрия эше белән шөгыльләнә: мөселман хәйрия
җәмгыяте, мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте,
мохтаҗларга ярдәм һәм ятимнәрне тәрбияләү комитеты
әгъзасы була; абыйсы белән бергә үз хисапларына берничә
студентны
чит
илдә
укыталар,
мәчет-мәдрәсәләр
төзетәләр, аларны китап, дәреслекләр белән тәэмин итәләр
һ.б. Юлык авылында китапханә ача. 1917 дән соң
приискаларын дәүләткә тапшыра (абыйсы 1914 тә вафат
була), чит илгә китми.
7.
Октябрь инкыйлабыннансоң типографиясен, алтын
приискаларын яңа
хакимияткә тапшыра.
З.Рәмиевның шәхси
китапханәсен әрәм итеп,
яндырып бетерәләр.
1921 елгы ачлык
вакытында халыкка
ярдәм итү эшен
оештыруга керешә, ләкин
авырып китә һәм шул
елның 9 октябрендә вафат
була.
8.
Иҗаты1906-1912
дәге
басмаларда
Дәрдемәнднең 40 лап шигыре
дөнья күрә (1913 тән соң да
шагыйрь язуын дәвам итә, ләкин
беркайда да бастырмый).
Дәрдемәнднең беренче басылып
чыккан шигыре - «Үткән көннәр».
Шигырьләренең берничәсе 1902-03
тә «Тәрҗеман» газетасында басыла.
Татар теленә төрек шигырьләрен
һәм хикәяләрен тәрҗемә итә
(«Каргалының Сибгатулла хаҗига
мәктүб»
(1884)
шигыре
генә
сакланган).
9.
Үзенең поэтик карашларын Дәрдемәнд«Каләмгә хитаб» шигырендә билгели:
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар - гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар - сөйлә безгә!
10.
• Социальгаделлек
темасы
Дәрдемәнд
иҗатының үзәгендә тора. Ул аны төрле
аспектларда куя, халык һәм хөкемдар
проблемасын традицион яссылыкта хәл итә.
Гаделлекнең нигезен хөкемдарның гадел
булуында күрә.
• Тормыш мәгънәсенә һәм галәм серләренә
шагыйрь табигать гармониясе аша төшенергә
тырыша. Аның пейзаж лирикасы үзенең киң
колачлылыгы һәм реалистик төгәллеге, автор
һәм лирик геройның рухи һәм хисси
якынлыгы, ритм, интонация, строфика һәм
структура ягыннан төрлелеге белән 20 йөз
башы
татар
поэзиясенең
кабатланмас
күренеше булып тора.
11.
Дәрдемәнд шигырьләренең жанрлары• Мәдхия-мактау эчтәлегендәге лирик
шигырь
• Газәл-Көнчыгыш әдәбиятында киң
таралган лирик жанр, гарәпчә
мәхәббәт шигырен аңлата
• Робагый – урта гасыр Шәрык
поэзиясендә киң таралган жанр,
фәлсәфи, әхлакый, гыйшкый,
иҗтимагый эчтәлектәге дүртьюллык
• Символ – нинди дә булса күренешне
яки предметны аңлатучы сүз яки
билге
12.
ЯЗ ЧӘЧӘГЕ(Мәдрәсәи Мөхәммәдиягә тартыладыр)
Килер-килмәс борын гөрләп матур яз,
Ничек бөкдең умырзая җилекне.
Исәр-исмәс икән таңда җил,
Ничөн кызганмадың, түктең гөлеңне?
1906
13.
ТАЛ ЧЫБЫК(Реформа сораган шәкертләргә тартамын)
Ничөн суга сузыласың,
Тал чыбыккай, интегеп;
Ялварасын, борыласың,
Тилмерәсең, өзеләсең
Аккан суга күз тегеп.