2.84M
Категория: ПедагогикаПедагогика

Татар теле һәм әдәбияты укытуда заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану

1.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Нармонка
урта гомуми белем мәктәбе
Мөхәммәтшина Р.М. югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбият укытучысы

2.

Балаларыгызны үзегезнең
заманыгыздан башка заман
өчен укытыгыз, чөнки алар
сезнең заманыгыздан башка бер
заманда
яшәү өчен дөньяга килгәннәр.
Р.Фәхреддин

3.

Педагогик эшчәнлектә иҗадилык –
бу, беренче чиратта, яңалыкка,
үзгәрүчәнлеккә омтылу.

4.

Бүген укытучы, иҗади шәхес
буларак, күп укырга, әдәбият һәм
сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән
таныш булырга гына түгел, ә яңа
педагогик
технологияләрнең
иң
нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп
эшли белергә дә тиеш.

5.

үз фәнеңне бик яхшы белү;
укучыларның фикерләү сәләтен
үстерү;
уку-танып белү эшчәнлеген
оештыру;
рухи һәм физик үсешен тәэмин
итү.

6.

укучыда телгә кызыксыну
уята;
аның танып белү
активлыгын үстерә;
укучыларның иҗади
мөмкинлекләрен
камилләштерә;
белемнәрне тирәнәйтә.

7.

· мәгълүмати-коммуникатив
технологияләр;
· критик фикерләүне үстерүче
технологияләр;
· проект технологиясе;
· кейс-технологияләр;
· берләштереп (интегратив) укыту
технологияләре;
· хезмәттәшлек технологияләре;
· үстерешле укыту технологияләре;
· төрле дәрәҗәдә дифференциаль укыту
технологиясе;
· сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән
технологияләр;
· коллектив (төркемләп) белән эшләү
технологиясе;
· проблемалы укыту технологиясе;
· иҗади үсеш технологиясе (Ә.З. Рәхимов,
А.Г. Яхин).
· уен технологияләре;
· модульле технологияләр;

8.

Бу алым укучыларны төркемдә эшләргә; образлы фикерләүләрен,
фантазияләрен
үстерергә;
факт
белән
перспектив уйларга өйрәтә.
Үткәрү методикасы:
Тактада агач рәсеме ясала.
Агачның кәүсәсе – чишелеш сорый торган тема,
проблема, реаль ситуация.
Агачның ботаклары — тема яки проблемадан чыккан
төрле фаразлар. Ботакларның саны чикләнми.
Агачның
яфраклары
аргументлар.

фаразларны
дәлилләүче
фаразларны
берләштерергә;

9.

Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең соңгы өзекләрен
укыр алдыннан, укучылар фараз-аргументларын әйтеп язып
куялар. Бу исә хикәяне алга таба укырга мотивация тудыру
чарасына әйләнә. Хикәяне тулысынча укып чыкканнан соң,
дәрес башында укучыларның фаразлары анализлана, нәтиҗә
чыгарыла.

10.

Бүгенге көндә бик популяр
булган тәнкыйди фикерләүне
үстерә торган технологияләргә
Блум таксономиясе керә. Аны
Блум ромашкасы, Блум кубигы
дип тә йөртәләр.

11.

Шакмактагы биремнәр фикерләү эшчәнлегенең алты ягын чагылдыралар. Нәтиҗәдә укучылар укылган
текстны яки проблеманы төрле яктан ачалар, төрле ракурстан карап эш итәләр.
Тасвирла / Опиши (сурәтлә, текстның яки куелган проблеманың фактларын санап чык, сөйләп чык,
атап чык);
Куллан / Примени (мисаллар китер: сүзтезмәләр, җөмләләр төзе);
Чагыштыр / Сравни (аермалы якларын тап);
Иҗат ит / Придумай (тема буенча диалог, кечкенә сочинение, синквейн, план төзе һ.б. иҗади эшләр);
Бәя бир / Оцени (өйрәнелгән материалның үзенә әһәмиятле якларын билгелә, аргументлар китер,
исбатла, уңай һәм тискәре якларын әйтеп кит).
“Шакмак” алымын рус төркемнәрендә диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә үткәрү кулай. Чөнки
бу алым ярдәмендә укучыларның алдагы дәресләрдә үтелгән лексика һәм грамматиканы ни дәрәҗәдә
үзләштерүләре тикшерелә.

12.

“Беләм, белергә телим, белдем” алымы –
үзләштерелә
торган
материалны
системалаштырырга һәм структуралаштырырга
ярдәм итә торган интерактив алымнарның
берсе. Таблицаны тутырганда укучылар таныш
мәгълүмат
белән
яңалыкны
үзара
чагыштырырга өйрәнәләр.
Беләм
Белергә телим
Белдем

13.

Үткәрү методикасы:
Дәрес башында “Беләм” баганасына укучылар уку мәсьәләсен куяр
алдыннан белемнәрне актуальләштерү этабында белгәннәрен таблицага
язалар. Таблица тактада һәм укучыларның дәфтәрендә ясала.
“Белергә телим” баганасында актуальләштерелгән белемнәр нигезендә
укучылар яңа темага кагылышлы яңа сораулар формалаштыралар. Бу исә
дәреснең уку мәсьәләсе булып тора.
Материал белән танышканнан соң дәрес ахырында рефлексия этабында бу
таблицага киредән әйләнеп кайтыла һәм таблица тулысынча тутырыла.
Укучы таблица аша дәрестә үзләштерелгән белемнәрнең күләмен
чагыштырырга тиеш. Мәсәлән: “Мин дәрес башында язучының
биографиясен, кайбер әсәрләрен белә идем, дәрес ахырында аның яңа
әсәрен (хикәясен) белдем”.

14.

Бу алым төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә.
«Идеяләр кәрзине» алымы белән эшләү методикасы:
Дәреснең яки текстның темасы билгеләнелә.
Индивидуаль эш. Һәр укучы битләрдә яки дәфтәрендә бирелгән тема буенча белгәннәрен тезислап
язып куя. Бу эшкә 1-2 минут вакыт бирелә.
Парлы яки төркемдә эш. Укучылар 1-2 минут вакыт эчендә үз тезислары белән уртаклашалар. Монда
укучылар иптәшләренең фикерләренә ихтирамлы булырга тиешләр.
Сыйныф белән эш. Бу этапта һәр төркем үз тема буенча үз фикерен җиткерә. Ләкин җаваплар
кабатланырга тиеш түгелләр. Һәр җавапны укучы “идеяләр кәрзиненә” яза бара. “Кәрзингә” дәреснең
темасына туры килгән барлык идеяләр, фактлар, терминнар һ.б. языла. Ләкин, язылган бер җөмлә дә,
фикер дә тәнкыйтьләнми. Бу этапта барлык мәгълүмат җыела. Укытучының нихәтле ялгыш
фикерләрне төзәтәсе килсә дә, төзәтми. Бу исә тәнкыйди фикерләү технологиясенең таләбе булып
тора.
Кәрзингә салынган барлык идеяләр дәрес барышында, ягъни төшенү стадиясендә анализлана,
тикшерелә. Хаталы яки ялгыш идеяләр кәрзиннән кире алына. Кәрзиндә бары тик дөрес идеяләр генә
калырга тиеш.
Рефлексия этабында “Идеяләр кәрзиненә” игътибар итеп дәрес темасына нәтиҗә ясала.

15.

Мәктәпләргә мәгълүмати информацияләр үтеп кергәннән соң, укытучыга эшендә уңай
нәтиҗәләргә ирешүгә зур мөмкинлекләр ачылды. Безгә, укытучыларга, интернетны өстәмә
укыту ысулы, инструмент буларак куллану мөмкинлеге туды.
Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле
ноктасыннан эзләп табу мөмкинлеге бирә.

16.

Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы
белән отышлы;
Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга
мөмкинлек бар;
Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары;
Укытуны интенсивлаштыру өчен тестлар
куллану мөмкинлеге бар;
Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру;
Дәрес укыту формаларын һәм ысулларын
төрләндерү;

17.

• Әзер электрон продуктларны куллану:
Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек
принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм
итә.
• Мультимедиалы презентацияләр куллану:
Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,
материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга
булыша.
• Интернет челтәре ресурслары куллану:
Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм
системага салырга ярдәм итә.

18.

19.

Бүген балаларга татар телен өйрәтү һәм үзләштерү
өчен “Ана теле”, “Татар иле”, “belem.ru” сайтлары
белән беррәттән рус телендәге сайтларны да үзебезгә
яраклаштырып кулланырга мөмкин. Мин үзем
уңышлы куллана торган “learning-apps “ сайтының
мөмкинлекләренә
юнәлтәсем
килә.

20.

http://learningapps.org сайты – интерактив модульләр
ярдәмендә укыту һәм белем бирү процессын тәэмин итүче
Web 2.0 кушымтасы. Бу модульләр турыдан – туры укыту
эчтәлегендә кулланыла ала һәм аларны шулай ук оператив
режимда үзгәртергә яки төзергә мөмкин. Монда төп максат
булып
интерактив
блокларны
берләштереп
киң
куллланышка кертү тора. Аларның иң зур кыйммәте интерактивлылык.

21.

Бу сайтны теманы өйрәнү, кабатлау, ныгыту, белемнәрне тикшерү өчен дә, шулай ук
кызыклы эчтәлектәге рәсемнәр ярдәмендә яңа сүзләр өйрәнү, грамматиканы
үзләштерү, кроссвордлар, викториналар, ребуслар төзү өчен файдаланырга була.

22.

https://learningapps.org/watch?v=px7wxovs516

23.

https://learningapps.org/watch?v=pey4s62mj16

24.

http://www.tatknigafund.ru/
http://www.belem.ru/
http://www.openclass.ru/
http://www.tatarlar.narod.ru/Татарский интернет портал
http://www.kitap.net.ru/Татарская электрон китапханәсе.
http://www.adiplar.ru/Татар әдипләре.
http: // www.nowa.cc/showthread.ru/php татар теле өйрәнүчеләргә
http://www.forum.ru/виртуаль дәресләр.
http: forum.tatar.info/index.php…Татар телен уку-укыту сайты.
http://www.openclass.ru/dig_Татар теле дәресләре.
English     Русский Правила