72.09K
Категория: ЛингвистикаЛингвистика

Сюжет элементлары

1.

Сюжет
элементлары

2.


Пролог
Экспозиция
Төенләнеш
Вакыйгалар үстерелеше
Перипетияләр
Кульминация
Чишелеш
Эпилог

3.

Пролог
• Әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан
бик күпкә элек булган
вакыйгаларны ниндидер
максат белән әсәр башында
сөйләп кую (сирәк очрый)

4.

Экспозиция
• Конфликтны барлыкка
китерүче сәбәпләр,
аның алшартлары
белән таныштыру.

5.

Төенләнеш
•Конфликтның
башлану
ноктасы.

6.

Вакыйгалар үстерелеше
•Конфликтның
зураюы, тирәнәюе,
аны чишәргә
омтылышлар ясау.

7.

Перипетияләр
• Геройлар язмышындагы,
вакыйгалардагы
көтелмәгән борылышлар
(еш очрамый)

8.

Кульминация
•Әсәрдәге
вакыйгаларның ,
көрәшнең иң югары
ноктасы.

9.

Чишелеш
• Конфликтка нокта куелу,
проблеманың хәл ителүе.
Ул я конфликтның юкка
чыгуын, я чишелә
алмаслыгын күрсәтә.

10.

Эпилог
• Соңгы нәтиҗә,
геройларның алдагы
язмышларын хәбәр итү
яки автор мөнәсәбәтен
ачыклау.
English     Русский Правила