8.81M
Категория: ИскусствоИскусство

Музейларда - Хәтер

1.

Озак вакытлы дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен санатор тибындагы Дәүләт бюджет
сәламәтләндерү белем бирү учреждениесе
“Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбе”
Әлмәт муниципаль районы
МУЗЕЙЛАРДА - ХӘТЕР
(Каһарман шагыйрь, батыр сугышчы Фатих Кәрим
һәм Муса Җәлилгә багышланган виртуаль музей)
Эшне башкарды: Ⅴсыйныф укучысы Салихов Наил
Илгиз улы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Салихова Гөлнара Атлас кызы
Татарстан-Башкортстан, 2016

2.

Тема: Музейларда-хәтер.
Фатих Кәрим һәм Муса Җәлилгә
багышланган виртуаль музей
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет- укучыларда патриотик
хис тәрбияләү.
Предмет- каһарман шагыйрьләребез
Фәтих Кәрим һәм Муса Җәлилгә
багышланган виртуаль музей
булдыру.
Шәхескә кагылышлы- укучыларда
азатлык өчен көрәшүче һәм кан
коючы сугышчыларга каратаихтирам
тәрбияләү;
Туган илгә, халкына тугрылыклы
батыр шәхесләр һәм шагыйрьләр
икәнлеген киң катлам укучыларга
җиткерү.
Фәтих Кәрим һәм
Муса Җәлил
исемендәге
виртуаль музей
1 зал –Туган җирем
2 зал-Гаилә
бүлмәсе
3 зал- Беркем дә,
берни дә
онытыйлмый

3.

Оренбургская губерния - ныне Мустафино,
Шарлыкский район
Оренбургская область
Фатих Кәрим
Муса Җәлил
Оренбургская губерния(ныне
Мустафино, Шарлыкскийрайон
ренбургская область

4.

Дусларым.
Курку белмәс минем дусларым
Нык торалар бөтен постларда.
Онытылмаслык сабак бирәчәк
Ил чигенә килгән дошманга. Муса Җәлил

5.

1зал-Туган җирем
«Яшә авыл! Яшәр өчен яшьнәп туган
Яшь тамырдан тибелеп аккан кан талырмы?”
Муса Җәлил. Безнең авыл.
Туган авыллардан искән җилләр
Алып килсен иде җырларын,
Тик ул җырда инде күз яше һәм
Кеше каны тавышы булмасын.
Муса Җәлил . Безнең авыл
Әит авылы Бишбүләк районында,Фатих
Кәримнең туган урыны.

6.

Язгы таңның зәңгәр яктысында,
Йомшак аксыл томан үтәли,
Казан... Казан... Күренә.
Ул бит минем
Яшьлек чәчәгемнең түтәле. Фәтих Кәрим
1922 нче елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия
техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2
ел уңышлы шөгыльләнә. Ул чакта Казанда яшәгән
абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 нче елда
Казанга килгәч, абыйсын Башкортостанга эшкә
күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская
исемендәге йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим
монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929
нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын
тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре
матбугатта басылып чыга. Татарстан китап
нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә
җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә (
1934) . «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета –
журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә.
1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында
хезмәт итеп кайта
1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925
елларда Казан педагогия институтының рабфагында
укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле
беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән
шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп
килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда
Мәскәү университетының әдәбият бүлеген
тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан
Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар.

7.

2зал- Гаилә бүлмәсе
Газиз әнкәй
Сабый чагым иде, әнкәй беркөн
Миңа юган күлмәк кигезде;
Кочаклады мине, калтыранып,
Маңгаема ирнен тигезде;
Кайнар яше тамды маңгаема,
(Искә алган саен кызганам!)
Яшен йотып, пышылдады мәрхүм:
-Кем булырсың икән син, балам?
Газиз әнкәй, хәзер исән булсаң,
Күз өстенә салып кулыңны,
Кайгы белән шатлык уртасында
Көтәр идең сагынып улыңны.
Миңа озын гомер тели-тели,
Кем булды, дип, улым, алтыным,
Өйдән-өйгә йөреп укыр идең
Окоплардан язган хатымны. Фатих Кәрим. 1943
Фатих Кәримнең әнисе Гөлҗамал Идрис кызы
Муса Җәлилнең
Муса Җәлилнең
Басудагы тар үзәндә,
Сука таккан ат белән без икәү калдык…
Муса Җәлил. Әти үлгәч. 1924, март.
…Я, тынычлан, анам, борчылма,
Сиңа улың — синең актыгың
Алып кайтты алмаз кылычында
Ил саулыгын, җиңү шатлыгын..
Бер кайгырсам, ике шатланам:
Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;
Илдә мәңге үлмәс ат белән
Үлә белгән уллар үстердем. Муса Җәлил

8.

Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен
Гөрли-гөрли канат кагына.
Кагына да уйнап очып китә
Син яшәгән өйләр ягына.
Ә мин калам тынчу таш төрмәдә,
Тимер рәшәткәгә баш иям.
Өзелергә җитеп сыкрый күңлем
Сагынудан сине, Кадриям!
Фәтих Кәрим
Хуш, акыллым!(Әминәгә)
Киттем, дускай, якты бәхтебезне
Бирмәс өчен ерткыч кулына.
Егылганда алга егылырмын,
Киртә булып дошман юлына
Татлы булыр йокы... Тормышымны
Батырларга бирсәм ил өчен,
Тормыш дустым – синең йөрәгеңдә
Дәвам итсә йөрәк тибешем.
Муса Җәлил

9.

Кызым Ада, сиңа өч яшь бүген,
Ә Ләйләгә әле бер генә,
Күз нурларым, кайчан ирешермен
Әнкәгезне, сезен күрергә.
Үсегез, үс, шатлык йолдызларым,
Нурлар сибегез сез бу җиргә;
Тамчы яшегез өчен мин әзермен
Гомеремне ун кат бирергә. Фәтих Кәрим
Әниең белән кызым – сез икегез
Тормышымның нуры идегез.
Сокланырлык матур тормыш безгә
Бүләк иткән иде илебез.
Мин саклармын йөрәк каным белән
Илемне һәм сезне, аппагым!
Шатланырмын күреп һәр таң саен
Үз илемдә Чулпан калыкканын. Муса Җәлил. Чулпанга.

10.

3 зал- Беркем дә, берни дә онытылмый
Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Муса
Җәлил, Әхмәт Фәйзи «Васильево»
Җир төзелеше техникумында укыганда булачак әдип Фатих
Кәрим ныклап әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тартыла.
А. Алиш, Г.Минский, М. Әмир һәм башка бик күп дуслар таба.
Рәсемнәрдә Фатих Кәрим үзенең якын дуслары белән.

11.

Ант
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә-балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушу балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм. Фатих Кәрим
Калды Казан, балаларым калды,
Калды иркәм, калды киң Идел...
Дуслар калды... Киттем...
Мин киткәндә,
Тын алгысыз салкын көн иде.
Фатих Кәрим 1941 нче елның 30 нчы
декабрендә фронтка китә
Көн яңгырлы иде мин киткәндә,
Карап калды боегып сердәшем;
Юешләтте аның керфекләрен
Яңгыр түгел, назлы күз яше.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Муса Җәлил үзен фронтка
җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның
ноябрҗ-декабрҗ айларында Минзәләдәхәрби-сәяси җитәкчеләр
(политруклар) әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап,
«өлкән политрук» дәрәҗәсе ала.

12.

13.

М.Җәлил: “ Без үлемнән дә көчлерәк”
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Катыйльгә. Муса Җәлил
Ләкин 1938 нче елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла
улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян
китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен
яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән
элемтәдә торган. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә
тулмаган була. 1939 нчы елны хөкем була. Аңа
аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт
итәләр. Хатларның берсендә ул киная белән генә
үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә.
Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы
Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп
йөри. Ләйлә: «Әти ! Кайт инде! Тизрәк кайт!» - дип
кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз
яшьләренә буылып тыңлый… Югары суд
утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм
5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына
хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә
жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән
туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый.
Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос
кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием
жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче
бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә
ярдәм итә.
1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә
барган канлы сугышлар вакытында,
аларның часте чолганышта калып, М.
Җәлил каты яраланган хәлендә дошман
кулына эләгә. Шул көннән патриот
шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы
газаплы һәм героик тормыш этабы
башлана. 1944 елның февраль аенда
Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә
Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд
аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше»
алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем
итә. Шул елның 25 августында Плетцензее
төрмәсендә унбер җәлилченең гомере
өзелә.
Паровозның озын, моңлы тавышы
Хыялымнан мине уята.
Рәшәткәләр аша карыйм тышка,
Талгын гына язгы таң ата. Фатих Кәрим

14.

Һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар...
(Совет солдаты. Фатих Кәрим)
Әмирхан Еникига язган хаты

15.

Фатих Кәрим1945 нче елның 19 нчы
февралендә бик җаваплы сугышчан
задание үтәгәндә батырларча һәлак
була. Аның гәүдәсе Көнчыгыш
Пруссиядәге Кенингсберг (хәзерге
Калининград) шәһәре янында күмелә.
Соңрак, 1955 елда, ул шундагы Победа
исемле авыл паркына, туганнар
каберлегенә күчереп җирләнә.
Шулай үлде Ватан улы
Сугыш барган кырларда;
Сагынган саен, без аны
Бик биеккә, зәңгәр күккә
Күтәрербез җырларда.
1941 елның июль аенда
М. Җәлил армиягә алына
. Башта ул Казан гарнизо
ны хәрби частендә рядовой
кызылармеец булып
хезмәт итә, аннары Курс
к өлкәсендәге политработ
никлар әзерли торган алты
айлык курсларга укырга
җибәрелә. Курск өлкәсен
ә фашист гаскәрләре
якынлашкач, курслар
Татарстанның Минзәлә
шәһәренә эвакуацияләнә
1941 елның декабрендә кур
сларны тәмамлагач, өлкән
политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул
Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның
алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның
июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында,
аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә
дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист
тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.
М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы
алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә
китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган,
кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре
ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар
һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык
үрнәге күрсәтәләр.
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә
Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы
җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул
елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере
өзелә.

16.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас. Муса Җәлил. 9декабрь, 1943

17.

Фатих Кәримнең туган авылы Аетта
Баренцтан Кара диңгезгәчә,
Берлингача Идел ярыннан,
Әти кебек ничә миллионнарның
Һәйкәл куелмаган кабере бар!
Әнгам Атнабаев
“Без аларга мәңге бурычлы”
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
Роберт Миңнуллин

18.

Ватаным өчен
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып, Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе. (1942)

19.

ЫШАНМА
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Байрагыма каным белән язган
Антым чакра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
Илдән киттем ил һәм синең өчен
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Муса инде үлгән»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне? (1943)

20.

Туган ил хакына, туган җир хакына.
Мусалар башларын салдылар.
Без илдә үссен дип,
Иделдә йөзсен дип,
Мәңгегә чит илдә калдылар.
Илдар Юзеев
“...Иң башта Коръәнне Алишка суздым. Ул, акрын
гына торып, кулын Коръәнгә салды һәм елмаеп
җибәрде”... (Усман мулла истәлегеннән)
Гали Хуҗи
Гражданин, солдат, шагыйрь
Син үлмәдең, дустым!
Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең.
Синең гомерең – илең өчен яну,
Ә җырларың – гомер чәчәгең.
Безнең йөрәктәге ялкынлану
Бу синең дә җирдә яшәвең.
Читләрнең үз бәясе.
“Татарлар елмаеп үлделәр...”
Биш минуттан – гильотина,Килерме елмаясы!
Таш бәгырь булу мөмкинме
Әҗәл янда дәшкәндә,
Милләтнең изге китабы –
Коръән бәхилләшкәндә?
Киткән алар – бу дәһшәткә
Түзәргә кирәк ничек?
Читләр алдында – елмаеп,
Коръән алдында – үксеп...

21.

Кулланылган әдәбият
1. Җәлил М. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан:
Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2004. – 575 б.;
2. Җәлил, М.М. Сайланма әсәрләр: шигырьләр / Муса Җәлил; [төз.
һәм кереш сүз авт.Л.Шәех]. – Казан: Татар. кит. нәшер., 2014. 423б.;
3. Кәрим, Ф.Ә. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар, баллада/
Фатих Кәрим; [проект җит. һәм кит.төз. Л.Шәех ; кереш сүз авт.
Р.Вәлиев ].– Казан: Татар. кит. нәшер., 2015. - 326б.;
4. Фатих Кәрим Сайланма әсәрләр: Ике томда. Икенче том/Фатих
Кәрим. – Казан: Мәгариф,2009. -287б.
5. Интернет челтәрендәге мәгълүматлар

22.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
English     Русский Правила