Казанымның истәлекле урыннары
Кремль
Кремль яр буе
Иске Казан
Барлык диннәр гибәдәтханәсе
Казан арена
Кырлай
Бауман урамы
4.43M
Категория: ГеографияГеография

Казанымның истәлекле урыннары

1. Казанымның истәлекле урыннары

Муниципальное бюджетное учреждение «Большекайбицкая средняя обще
образовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики
Татарстан»
Башкарды: 10А сыйныф
укчысы Минвәлиева Илүзә

2.

Казан — Татарстанның гына түгел, бөтен дөньяга таралган татар
халкының башкаласы, рухи мәркәзе. Казан — Европа һәм Азия
мәдәниятен тоташтыручы үзәк. Ул — кабатланмас тарихи һәйкәлләргә
бай шәһәр.
Казан Кремле турында XVI гасырда ук тарихчылар сокланып
язганнар. Аның эчендә таштан эшләнгән хан сарайлары һәм мәчетләр
булган. Хәзерге Татарстан Республикасы президенты резиденциясе
урынында элек хан сарае булган. Сарай каршындагы зур мәйданда
биек каравыл манарасы торган.
Гүзәлем минем Казаным
Көн саен матурлана
Әгәр миңа ошанмасаң
Казанга килеп кара.
Казанымның тарихы
1000 елдан артып китте
Сәяхәт иткән туристлар
Яратып карап китте.

3. Кремль

буенча сәяхәтне без Сөембикә манарасыннан
башлыйбыз. Губернатор сарае белән янәшә генә Сөембикә
манарасы – шәһәрнең тарихи һәм архитектура эмблемасы һавага
ашкан. Аның исеме Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе
Сөембикә белән бәйле. Сөембикә манарасы тагын бер ягы белән
атаклы: ул Пизадагы манара кебек үк авыш тора. Аның очы
вертикальдән ике метрга диярлек авышкан, бу гади күз белән
караганда да күренеп тора.
Кол Шәриф мәчете яныннан тыныч кына узып китеп булмый
Республикада эзлекле рәвештә диннәрнең үзара түзеп
торучанлыгы һәм төрле дини конфессияләр вәкилләренең берберсен хөрмәт итүе сәясәте алып барыла.
Мәчеттән ары китеп, Спасс манарасы, Казан Кремле
территориясенә төп парад керү юлына килеп чыгабыз. Спасс
манарасы аша чыгып, без язны хәтерләткән, шәһәрнең 1 Май
исемендәге иң борынгы мәйданнарының берсенә эләгәбез.
Монда каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле тора.
Кремльнең бөек калкулыгыннан шәһәрнең түбәндәге өлешенә,
елга портына һәм Иделнең уң яктагы биек ярына гүзәл манзара
ачыла.

4. Кремль яр буе

— Казанның яңа
истәлекле урыны. Ул Казан Кремле
диварларыннан башлап "Казан" миллимәдәни үзәгенә кадәр сузылган
төзекләндерелгән су буе зонасынан
гыйбарәт.
Кыш көнне монда терле матур соннар
белән бизәлгән шугалак хезмәт
күрсәтә. Ә җәй көнендә веломабильда
йөреп , Казанның барлык матурлыгын
күрергә мөмкин.

5. Иске Казан

ИскеТатар бистәсе-Казанның
тарихи өлешенең җаны.
Тыкрыклар урта гасыр чорыннан
ук сакланып калганнар һәм татар
шәһәр мәдәниятенең төп районы
булып танылганнар. Дистәдән
артык һәйкәлләр, Татарстан
башкаласының нәкъ үзәгендәге,
Кабан күле һәм Болак ермаклары
янында сыену урыны тапканнар.

6. Барлык диннәр гибәдәтханәсе

Барлык диннәр гыйбәдәтханәсе (Бөтен галәм
гыйбәдәтханәсе, Халыкара рухи бердәмлекнең
мәдәни үзәге) — Казанның Иске Уракчы бистәсендә
урнашкан мигъмари корылма.
Төзелеш 1994 елда рәссам, мигъмар, скульптор һәм
җәмәгать эшлеклесе Илдар Ханов тарафыннан
башланган. Аның ниятенчә, ул диннәрнең,
цивилизацияләрнең һәм мәдәниятләрнең мигъмари
символы буларак корылган.
Ансамбльдә православ чиркәү, мәчет, синагога
күршелек итәләр.

7. Казан арена

Казан-Арена яки рәсми исеме
"Kazan-Arena" — Казанда урнашкан
футбол стадионы. Рубин футбол
клубының өй уеннары өчен рәсми
стадион.
Стадион 2013 елның Җәйге
Универсиаданың ачылу һәм ябылу
тантаналарын, 2015 елгы Дөнья су
спорт төрләренең ярышын, 2017 елгы
Конфедерацияләр кубогы мтчларын
кабул иткән; бу стадионда , 2018
елда Дөнья футбол чемпионаты
уеннары узачак.

8. Кырлай

«Кырлай» аттракционнар паркы шәһәр
үзәгенең Казансу елгасы ярында урнашкан.
Аның территориясендә балалар һәм гаилә
ялы өчен аттракционнар эшли, ә күңелне
сискәндерә торган хисләр яратучылар өчен –
экстрим-зона бар. Паркның төп горурлыгы –
күзәтү тәгәрмәче, аның биеклеге 55 м. Ул
масштабы буенча Рәсәй буенча өченче
урында. Илдә бердәнбер булган “Очучы
тәлинкә”, шулай ук автодром, “Олд Вестерн”
әкият поезды һәм пейнтбол да бик популяр.
Паркта кафе, уенчыклар һәм сувенирлар
сатучы кибет, фотостудия эшли. Һәр ял
көннәрендә монда күңел ачу программасы
оештырыла: балалар өчен уеннар, шулай ук
бәйгеләр һәм призлар уйнатыла.

9. Бауман урамы

— Казанның Вахитов
районында, тарихи үзәктә урнашкан
урам. Урам Казан
Кремле янында Меңъеллык
мәйданында башланып, көньяккөнчыгышка таба дәвам итә, Тукай
мәйданында тәмамлана. Бу урам бик
күп тарихи истәлекле урыннарга бай.
English     Русский Правила