45.99M
Категория: ПедагогикаПедагогика

«Мин татарча сөйләшәм» республика күләм акция

1.

Яр Чаллы шәһәренең “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче
50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе ”
муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

2.

Максат:
-укучыларның, яшьләрнең, шәһәр халкының татар телен
куллануларын күзәтү;
-татар теле, туган як тарихы, мәдәнияте белән кызыксынуларын
арттыру;
-татар телендә сөйләшү теләкләрен уяту;
-толерантлык тәрбияләү

3.

Безнең 50 нче мәктәп укучылары һәм
укытучылары ноябрь аеннан алып март
ахырына кадәр “Мин татарча сөйләшәм!”
акциясе кысаларында мәктәбебездә, 15 нче
номерлы Балалар иҗат йортында,
шәһәребездә, Республикабыз Татарстанда
уздырылган чараларда бик теләп катнашты.

4.

15 нче марттан 26 нчы мартка кадәр укучылар 31
нче бистә янында урнашкан җәмәгать оешмаларында,
кибетләрдә,
даруханәләрдә,
икмәк
пешерү
йортларында булдылар. Акциядә катнашучылар
оешмаларның исем-атамаларының, эш сәгатьләренең
ике дәүләт телендә язылу-язылмавын күзәттеләр. Рус
телендә
генә
язылу
очракларын
күргәндә,
җитәкчеләргә ике телдә дә язуларын үтенгән хатлар
тапшырдылар.
Халык белән аралашкан вакытта татар теленең
матурлыгы һәм камиллеге, татар телен белүнең
әһәмияте турында әңгәмә алып бардылар; татар телен
өйрәнергә чакырдылар. Үзебез төзегән “Минем 150
сүзем” дип аталган сүзлекчәне, “Мин татарча
сөйләшәм” акциясе эмблемасын тараттылар.
Сезгә үзебез үткәргән чараларның фотоотчётын
җибәрәбез.

5.

Гаилә – семья
Әнием, әнкәем – мамочка, моя мама
Әтием, әткәем – папочка, мой папа
Әбием, әбекәем – моя бабушка
Бабам, бабакаем - мой дедушка
Улым – сынок
Кызым – доченька
Энем – мой братишка
Сеңлем – моя сестренка
Апам – моя сестра
Абыем – мой брат
Туганым – моя родня
Яратканым – любимая, любимый
Акыллым – умница
Матурым – моя красавица
Кояшым – солнце мое
Дустым – подруженька, дружок
Сыйныфташым – моя одноклассница, одноклассник
Кадерлем – дорогая, дорогой

6.

Открытое письмо – ачык хат.
Уважаемые руководители!
Мы, учащиеся и учителя 50 школы, очень рады, что наш комплекс очень
красив и благоустроен. Но нас, участников акции “Я разговариваю по-татарски”
очень огорчают вывески, написанные только на русском языке. Мы хотели бы
увидеть вывески на русском и на татарском языках. Надеемся, что Вы нам в этом
поможете.
Хөрмәтле җитәкчеләр!
Без, 50 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары, мәхәлләбездә яшәү өчен
барлык шартлар тудырылуга һәм матурлыгына бик шат. Ләкин алтакталарның
(вывескаларның), эш сәгатьләренең рус телендә генә язылуы безне бик нык
борчый. Без – “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашучылар

игъланнарны рус һәм татар телендә күрергә телибез. Безгә ярдәм итәрсез дип
ышанабыз.

7.

Мәктәбебезгә атлап керүгә,
вахтер апаларыбыз белән саф татарча
исәнләшәбез, аралашабыз.
-Исәнмесез.
Хәерле көннәр сезгә!
Тырышлык һәм зур уңышлар
Телибез һәммәгезгә!

8.

Мәктәбебездә барлык мәгълүматлар,
күрсәтмәлелек, игъланнар рус һәм татар
телләрендә язылган

9.

Мәктәп китапханәсендә татарча
китаплар,
газета-журналлар укыйбыз,
китап укучылар конференцияләре,
викториналар,
тематик кичәләр уздырабыз

10.

Татар теле – бик борынгы да, моңлы да, өйрәнер өчен күңелле дә тел ул!

11.

“Көмеш кыңгырау” газетасын яратып
укыйбыз. Үзебез язган шигырь һәм
мәкаләләрнең газета битләрендә
басылуын күреп, аеруча куанабыз

12.

Теле барның – иле бар,
Иле барның – горурланырлык үткәне бар.
Мәктәбебезнең “Татар йорты” музеенда

13.

Мәктәп ашханәсендә дә татарча сөйләшәбез:
-Ашларыгыз тәмле булсын.
-Яхшы теләкләрегез өчен зур рәхмәт

14.

Татар теле – дуслык теле.
Мәктәптә – Халыкара Туган тел көне

15.

Укучылар мәктәп, шәһәр, республика күләмендә уздырылган
конференцияләрдә татар телендә чыгыш ясыйлар

16.

15 нче март көнне татарча сүзлекчәләребезне,
эмблемаларыбызны тотып, халык белән
татарча аралашырга чыгып киттек
Барлыгы 100 данә сүзлек, 200 эмблема тараттык

17.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе әгъзалары
изге сәфәргә чыгып киттеләр

18.

Алтакталарның язылышын күзәтүне 50 нче мәктәптә урнашкан
Экология музееннан башладык.
Музей безне ишекләрен киереп ачып
каршылады. Алтактаның, эш сәгатьләренең
ике дәүләт телендә дә булуын күреп, без бик
нык сөендек һәм музей эченә кереп, үзебезгә
рухи азык алдык

19.

Музей хезмәткәрләре татар телендә иркен итеп сөйләшәләр.
Без Татарстанда яшәп иҗат итүче рәссамнар, сынчылар, Тататрстанның табигый
байлыклары турында бик күп файдалы мәгълүматлар алдык

20.

Нәниләр мәйданчыкта вакытта 45 нче,
56 нчы номерлы балалар бакчаларында булдык, татарча аралаштык,
эмблемалар һәм сүзлекләр тараттык

21.

Алтакталарның ике дәүләт телендә дә язылган
булуы, нәниләрнең сорауларыбызга татарча җавап
бирүләре безне шатландырды

22.

Мәктәбебезнең артында ук «Ак барс» банкы урнашкан.
Монда да тәртип. Бар да без күрергә теләгәнчә. Игъланнар ике телдә

23.

“Ак барс” белән бер үк йортта урнашкан “Пятёрочка” кибете

24.

“Пятёрочка” кибетендә алтактаның, эш сәгатьләренең рус телендә генә
булуы безне борчуга салды. Без кибетнең исем-атамасын күрсәтүче
эленмәне һәм эш сәгатьләрен ике дәүләт телендә дә ясарга тәкъдим
итүче хат тапшырдык

25.

“Магнит”кибетендә дә алтакта, эш
сәгатьләре рус телендә генә язылган...
“Метро” кибетендә эш сәгатьләре ике дәүләт телендә дә
язылган. Кибеткә йөрүчеләр дә шактый күп очрады

26.

“Кентавр” кибете янында өлкәннәр белән
аралашу вакыта

27.

Аяк киемнәрен төзәтүче абыйлар да эш сәгатьләрен татарча һәм русча күрсәткәннәр

28.

Урамда өлкәннәр дә, яшьләр дә татарча сөйләшәләр.

29.

Теш дәвалаучы табибәләр, даруханә хезмәткәрләре дә
безне якты йөз белән каршы алдылар.

30.

Шамил Усманов урамында бер-берсенә кара-каршы икмәк, камыр
ризыклары пешерү кибетләре урнашкан. Ләкин ни кызганыч, алтакталар
һәм эш сәгатьләре рус телендә генә язылган

31.

Кибеттә татар милли ризыкларының ниндие генә юк. Күзләр камаша...
-Алтакта һәм эш сәгатьләре татар телендә дә язылса, сатып алучыларның саны
тагын да артыр иде, - дидек һәм хат, сүзлек тапшырдык

32.

Без татарча сөйләшәбез,
Кушылыгыз сез дә безгә!
Татар теле - дуслык телен
Саклыйк әле бергә - бергә!

33.

Акциядә 50 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары,
31, 36, 37 нче бистәләрдә яшәүче Яр Чаллы халкы актив катнашты.
Акцияне оештыручылар: 50 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Разетдинова Әлфинур Котдус кызы, Мөхәммәтҗанова Гөлфия Хәйдәр кызы
English     Русский Правила