Губернатор сарае
Спасибо за внимание!
333.49K
Категория: ИсторияИстория

Губернатор сарае

1. Губернатор сарае

*
Эзерлэде: Студент Хисамова Альбина
(5215)

2.

*Ук кебек туп-туры урам Спас манарасы
капкасыннан Казан Кремленең иң борынгы һәм
калку өлешенә илтә. Монда, Казан ханнарының
сарай комплексы урынында, XIX гасыр уртасыннан
башлап Губернатор сарае урнашкан. Ул хәзер
Татарстан Республикасы Президентының рәсми
резиденциясе булып тора.
2

3.

*Элекке заманнарда Хан сарае искиткеч тәэсир
калдырган. Төрле биеклектәге берничә рәт диварлар
белән уратып алынган комплекс күпсанлы
павильоннары, галереялары һәм хуҗалык
корылмалары белән Хан сараеның өч чатырлы
монументаль бинасыннан гыйбарәт булган. Шунда ук
хан төрбәләре белән хан мәчете, шулай ук башка таш
мәчетләр һәм төрбәләр, таш мунчалар һәм кәрвансарайлар урнашканнар. Хан мәчете, ак таштан
салынган ике борынгы төрбә, ныгытылган таш
диварлар һәм шулай ук агач йортлар, манаралар һәм
һөнәрчеләрнең остаханәләре археологик калдыклар
рәвешендә Хан сараенда сакланып калган.
3

4.

*Казан алынганнан соң Кремльне җимерүгә һәм
яндыруга карамастан, Хан сараеның аерым
биналары әле тагын гасыр ярым чамасы
торалар. Император квартиралары, биналары
белән 1917 елга кадәр Казан губернаторы
резиденциясе булып хезмәт иткән Губернатор
сарае хәзерге хәлендә 1845-1848 елларда
Мәскәүдәге Коткаручы Христос храмы авторы
күренекле архитектор К.А.Тон проекты буенча
төзелә.
4

5.

*Губернатор сарае комплексына шулай ук
Сөембикә манарасы белән Сарай чиркәве
керә. Алар сарайның төп корпусы белән
икенче каттагы коридор аша тоташалар.
Казанның шул замандагы күп кенә башка
биналары бизәлешендәге кебек үк,
Губернатор сарае интерьерында рус
классицизмы мотивлары өстенлек итә.
5

6. Спасибо за внимание!

*
6
English     Русский Правила