Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
Мондый сөйләм сезгә ошармы?
Сөйләм культурасы
Җыйнаклыкта – төгәллек.
Уеңны уйдырып сал.
Әдәп төбе – тел
Уңышлар телим !!!
640.00K
Категория: ПедагогикаПедагогика

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел

1.

Кәефләрне күтәрик,
Дусларча бер елмаеп,
Бер-беребезгә
Хәерле көннәр телик!
1

2.

2

3. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

3

4. Мондый сөйләм сезгә ошармы?

-Алло! Алсушка, привет! Син кая югалдың?
Баядан бирле сиңа звонить итәм, алмыйсың.
Короче, шатлык бездә. Брат армиядән кайтты.
Миңа күлмәк алып кайткан. Прямо, клёво, инде.
Сиңа да мактанырга хотела. Да, слушай, бүген
безгә кил. Алып кайткан башка подарокларын да
карарбыз. Бик классно алар. Короче, жду.
4

5. Сөйләм культурасы

5

6. Җыйнаклыкта – төгәллек.

Әхмәт бик күп телләр
белә, ләкин аның өчен
иң якыны - татар
теле .
Әхмәт бик күп телләр
белә, ләкин Әхмәт бик күп
телләр белсә дә , аның
өчен иң якын тел - татар
теле.
Минем көчегем бар,
аның йоны кара һәм
бөдрә.
Минем көчегем бар,
минем көчегемнең йоны
кара һәм бөдрә.
6

7. Уеңны уйдырып сал.

Ни башына ни кунган иде, ниткән идем, нитте
дә китте, ни китерегез әле нитәргә,- диде
әтисе Мансурга.
- Кызым, әниең иртән иртүк кая китте?
- Ул Казанга китаплар артыннан китте,
әбием.
- Кызым, әниең иртән иртүк кая китте?
- Ул Казанга китаплар алырга китте, әбием.
7

8.

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вәләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер .
Дәрдемәнд.
8

9. Әдәп төбе – тел

• Элек- электән сүгенү, дорфа сүз сөйләүне халык
зур хурлык дип санаган.
• Сөйләмебез аһәңле икенче төрле матур
яңгырашлы булганда гына тыңлаучыны үзебезгә
җәлеп итә алабыз.
9

10.

Сөйләшкәндә артык кычкырмагыз
һәм артык акрын да сөйләшмәгез,
тешләрегезне кысмагыз, бәлки гүзәл,
кыска һәм ачык итеп сөйләгез.
Тәрбиясез сүзләр сөйләмәгез.
Ризаэддин бине Фәхреддин.
10

11.

“Алло! Хәерле көн , Алсу! Хәлләрең ничек?
Син кая югалдың? Авырып китмәгәнсеңдер бит?
Нигә телефоныңны алмыйсың? Алсу, минем бик
зур шатлыгым бар, абыем армиядән кайтты.
Миңа бик матур күлмәк алып кайткан. Бүген
безгә кил. Башка бүләкләрен дә карарбыз. Алар,
искиткеч, матур. Кил. Көтәм.”
11

12.

Сөйләмебез төгәл, җыйнак, аңлаешлы,
саф, аһәңле булырга тиеш.
12

13. Уңышлар телим !!!

1. Дәреслектәге 243 нче күнегүне язмача эшләргә.
2. “И минем татлы телем , туган телем – татар теле”
дигән темага диалог төзеп язарга.
3. Иҗади эш. Туган телебезнең матурлыгын сурәтләп
шигырь язарга.
Уңышлар телим !!!
13
English     Русский Правила