803.34K
Категория: ЛингвистикаЛингвистика

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау

1.

: Тезмә кушма
җөмләләрне кабатлау
ТЕМА
Түбән Кама шәһәре “МБББУ №31 мәктәп”
I квалификацион категорияле
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ибраһимова Эльмира Гомәр кызы

2.

Максатлар:
Укытучы өчен:
1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз
эшләрен бәяли белергә өйрәтү.
2.Танып белү уку гамәле: Аналитик фикерләү
сәләтләрен камилләштерү.
3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, төркемнәрдә
эшли белергә өйрәтү.
Укучы өчен:
1. Тезмә кушма җөмлә төшенчәсе өстендә эшне дәвам
итү, синтаксик анализ ясау күнекмәләрен
камилләштерү,
укучыларның сөйләм телләрен
үстерү.
2. Татар телен фән буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту.
3. Әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам
итү.

3.

Сезнең кәефегез ничек?

4.

1.Кагыйдәләрне кабатларга.
2. 48нче күнегү.
3. Әни турында инша язып килергә.

5.

1.
2.
3.
4.
5.
6.
[
[
[
[
[
[
]; [ ].
], [ ], [ ], ләкин [ ], [ ].
] - [ ], я [ ] - [ ].
], [ ] ;[ ], [ ].
]; [ ].
] – [ ].

6.

Яктылык – кояш янында, яхшылык –
ана янында.

7.

Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында.

8.

1) Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала?
Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала.
2) Кушма җөмләләрне билгеләү өчен, иң элек кайсы кисәкләрне
табарга кирәк?
Иң элек, баш кисәкләрне –ия һәм хәбәрне табарга кирәк.
3) Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала?
Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма
җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.
4) Бәйләүче чаралардан чыгып, тезмә кушма җөмләләрне, ничә
төргә бүләләр?
Бәйләүче чаралардан чыгып, тезмә кушма җөмләләрне теркәгечле
һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләргә бүләләр.
5) Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала?
Гади җөмләләре үзара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән
кушма җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала.

9.

6) Тезүче теркәгечләр нинди төрләргә бүленә? Мисаллар.
Тезүче теркәгечләр: җыючы һәм, да, дә, да-да, ни-ни, янәянә; каршы куючы
ләкин, ә, әмма, тик, бары, бәлки;
бүлүче я-я, яки, яисә, әллә- әллә, әле-әле.
7) Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип
атала?
Гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса,
андый кушма җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә
дип атала.
8) Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр
нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә?
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр үзара
санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнә.
9) Теркәгечле тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр
арасына нинди тыныш билгесе куела?
Теркәгечле тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына
өтер куела.
10) Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр
арасына нинди тыныш билгеләре куела?
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр
арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.

10.

Тезмә кушма җөмлә
теркәгечле тезмә кушма
җөмлә
бәйләүче чаралары:
Тезүче теркәгечләр:
Җыючы теркәгечләр: һәм, да, дә, да-да,
ни-ни.
Каршы куючы теркәгечләр: ләкин, ә,
әмма, тик, бары, бәлки.
Бүлүче теркәгечләр: я-я, яки, яисә,
әллә-әллә, әле-әле.
,
теркәгечсез тезмә
кушма җөмлә
бәйләүче чаралары:
1. Санау интонациясе.
2. Каршы
кую
интонациясе.
, – ;

11.

Дәреснең максаты – кабатлау
дәресе , ягъни белемнәрне
системага салу дәресе

12.

Бирем 1. Бирелгән сүзләрне ия итеп, теркәгечсез
тезмә кушма җөмлә ләр төзегез ( иягә тартым
кушымчалары өстәргә мөмкин).
1. Ноябрь ае. Әниләр бәйрәме.
2. Әниләр. Мәхәббәт нурлары.
3. Якын кешеләр. Әни.
4. Тырышу. Нәтиҗәсе

13.

Бирем 2. Тезүче теркәгечләр кулланып, бирелгән
җөмләләрдән кушма җөмләләр ясагыз.
1. Көн матурланды. Кошлар сайрый башлады
Көн матурланды, һәм кошлар сайрый башлады.
Көн матурланды да, кошлар сайрый башлады. Көн
дә матурланды, кошлар да сайрый башлады. Ни
көннәр матурланмый, ни кошлар сайрамый
2. Җил исте. Болытлар таралдылар.
Җил исте, һәм болытлар таралдылар. Җил исте
дә, болытлар таралдылар. Җил дә исте, болытлар
да таралдылар. Ни җил исми, ни болытлар
таралмый.

14.

Бирем 3. Һәр төркемдә карточкада җөмләләр
бирелгән. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның
куелышын аңлатыгыз.
1. Айдар куакларны аерып сикереп торды һәм чокырга
таба чапты.
2. Һава тәмам аязды бары кояш батышында гына ваквак болыт кисәкләре күренәләр.
3. Хезмәтнең тире ачы җимеше татлы.
4. Бер чыпчык, авызына йон кабып, оясына менеп
бара өй кыегында күгәрченнәр гөрләшә нигез
туфрагында тавыклар коена.

15.

Бирем 3. Һәр төркемгә карточкада җөмләләр
бирелгән. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның
куелышын аңлатыгыз.
1. Айдар куакларны аерып сикереп торды һәм чокырга
таба чапты.
2. Һава тәмам аязды , бары кояш батышында гына ваквак болыт кисәкләре күренәләр.
3. Хезмәтнең тире ачы – җимеше татлы.
4. Бер чыпчык, авызына йон кабып, оясына менеп
бара ; өй кыегында күгәрченнәр гөрләшә ; нигез
туфрагында тавыклар коена.

16.

Бирем 3. 51нче күнегү
Сабыйның сулышы салмаклана, һәм керфекләре йомыла
башлый. Аны инде йокы баскан, ләкин ул әледән-әле күз
кабакларын күтәреп куя... Кисәк ул нәрсәдәндер сискәнеп китте,
күзләре зур булып ачылды да, иреннәре турсайды. Бөдрә башын
мендәрдән күтәрә төшеп, нәни кулларын әнисенә сузды.
Зәйтүнә аны кочагына алды һәм, аркасын терәп, караватка
утырды.

Курыкма, бәбием. Әниең яныңда чакта бернәрсәдән дә
курыкма!
Сабый, җылы йомгак булып, аның кочагына сыенды.
Тышта җил тынып калган, чалт аяз күк йөзенә эре йолдызлар
сибелгән, ә урам баганаларындагы утлар турында җемелдәп сыкы
коела иде. Тын иде төн, тантаналы, мәһабәт һәм кодрәтле иде.
Җемелдәгән йолдызлар, каядыр ашкынган кометалар арасында
Җир шары үзенең мәңгелек юлын дәвам итә.
Тынлык шартлап ярылды – тышкы ишек ачылып ябылды.

17.

Синтаксик анализ үрнәге тәртибе.
Җөмләнең кушма икәнлеге әйтелә, андагы гади җөмләләр
аерып күрсәтелә.
Гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүе әйтелә,
бәйләүче чаралар күрсәтелә.
Тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла.
Җөмләнең схемасы төзелә.
Үрнәк: Кояш җылыта, ә җиле салкын.
Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Ул ике җөмләдән тора:
беренчесе – кояш җылыта, икенчесе – җиле салкын.
Гади җөмләләр үзара ә каршы куючы теркәгече ярдәмендә
бәйләнгән.
Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр
арасына өтер куела.
Җөмләнең схемасы: [ ], ә[ ].

18.

Синтаксик анализ
Сабыйның сулышы салмаклана, һәм керфекләре йомыла
башлый.
Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Ул ике җөмләдән тора:
беренчесе – Сабыйның сулышы салмаклана, икенчесе –
керфекләре йомыла башлый. Гади җөмләләр үзара һәм
җыючы теркәгече ярдәмендә бәйләнгән. Теркәгечле тезмә
кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына өтер куела.
Җөмләнең схемасы: [ ], һәм [ ].
2. Аны инде йокы баскан, ләкин ул әледән-әле күз кабакларын
күтәреп куя...
Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Ул ике җөмләдән тора:
беренчесе – Аны инде йокы баскан, икенчесе – ул әледән-әле
күз кабакларын күтәреп куя... Гади җөмләләр үзара ләкин
каршы куючы теркәгече ярдәмендә бәйләнгән.Теркәгечле
тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына өтер
куела. Җөмләнең схемасы: [ ], ләкин [ ].
1.

19.

20.

Өй эше (электрон көндәлектә)
Уку стандарты буенча эш: мисаллар китереп,
кагыйдәне кабатларга.
Программа материалын иҗади куллануга эш
(ярымиҗади эш): 54нче күнегү.
Әниләргә багышланган котлау кәгазе ясап
килергә (үзегез чыгарган шигырь белән яки
үзегезгә ошаган берәр шагыйрьнең шигыре
белән) .
English     Русский Правила