4.40M
Категория: КулинарияКулинария
Похожие презентации:

Өчпочмак

1.

ӨЧПОЧМАК

2.

Камыр ясау өчен: 500 грамм он,
500 миллитр су яки сөт, 15 грамм
чүпрә, 1 бал кашыгы тоз, 1 аш
кашыгы шикәр комы, 250 миллитр
көнб.мае, ике йомырка ( өсләренә
сөртү өчен)
Эчлеге өчен: 400 грамм каз ите,
500 грамм бәрәңге, бер баш
суган(100-120 грамм), 4 аш
кашыгы көнб.мае, тоз һәм
кирәгенчә борыч.

3.

Камыр әзерләү: Савытка
җылымса сөт яки су салып, 250
миллитр көнб.мае салабыз,
чүпрә кушып җибәрәбез, шикәр
комы, тоз салабыз һәм он
илибез, барысын бергә кушып
болгатабыз да камыр баса
башлыйбыз. Камыр әзер булгач,
аның өстен каплыйбыз да бер
сәгатькә җылы урынга куябыз
(кабарырга тиеш, якынча 2
тапкырга арта).

4.

Эчлек әзерләү: Зур
савытка суган, вак
кисәкләргә шакмаклап ит
һәм бәрәңге турыйбыз.
Кирәгенчә тоз белән
борыч сибәбез һәм
барысын бергә болгатабыз

5.

, аннан 70-75 грамм зурлыгындакечкенәкабартмалар кисәбез һәм 15 минут кабарыпкиткәннәренкөтәбез.
Камырыбызны он сипкән
куна тактасына алып
куябыз да, озынча
«колбаса» рәвешендә
тәгәрәтәбез.

6.

Аннан 70-75 грамм
зурлыгында кечкенә
кабартмалар кисәбез һәм
15 минут кабарып
киткәннәрен көтәбез.
Кабартма кисәкләреннән
диаметры 15-16
сантиметрлы җәймәләр
тәгәрәтеп ясыйбыз.

7.

Җәймәләр уртасына
80-82 грамм авырлыгында
алдан эшләнгән эчлекне салып
чыгабыз.Эчлек салган җәймәне
өч ягыннан тотып, бергә китереп
кушабыз да кырыйларын бөкләп
чыгабыз, уртасында кечкенә
тишек калсын. Өчпочмаклы вак
бәлешләр килеп чыгарга тиеш.

8.

..
Табаны сыек май белән
майлыйбыз да шуңа
өчпочмакларны төзеп
чыгабыз. Ике йомырка
сарысын болгатып, шуны
өчпочмак өсләренә сөртеп
чыгабыз.

9.

Өчпочмаклы табаны 150
градуска кадәр
кыздырылган духовкага
куябыз һәм 30-35 минут
пешерәбез.

10.

Табаны мичтән алабыз
һәм 5-10 минут
суынганын көтәбез.
Өчпочмакларны
тәлинкәләргә төзәбез
һәм табынга бирәбез.
Тәмле булсын!
English     Русский Правила