472.26K
Категория: БиографииБиографии

Гаяз Исхакыйның публицистик эшчәнлеге

1.

Гаяз Исхакыйның публицистик
эшчәнлеге.
Башкарды: 1нче гимназия
укучысы Шәрипова Диләрә
Рөстәм кызы.
Фәнни җитәкче: 2нче лицей
укытучысы Шәрипова Рәисә
Васил кызы

2.

Гаяз Исхакый 1878
елның 23 февралендә
Чистай өязенең Яуширмә
авылында туа. Гаяз
башта әбисе Мәхфусә
остазбикә ярдәмендә язу
танырга өйрәнә, авыл
мәдрәсәсенә йөри. Унике
яшендә аны Чистайдагы
мәдрәсәгә бирәләр.
Ләкин укыту тиешле
булмаганга, өч елдан
Гаяз Казандагы Күл буе
мәдрәсәсенә килә.

3.

Гаяз Исхакыйның публицистик
эшчәнлеге.
Вакыт бара. Гаяз Исхакый беренче тапкыр үз
исеменнән, үз редакторлыгында, Й.Акчура, Муса
Бигиев, С.Рәмиев, М.Гафури, З.Вәлиди, Ф.Туктаров,
Н.Гасрый кебек каләм ияләре катнашлыгында, “Ил”
дигән газета чыгара башлый.
Бу уңайдан “Йолдыз”ны яклап берничә мәкалә
басыла. Бу бәхәсләрне Ф.Әмирхан йомгаклый. Ул
Г.Исхакыйның “ачы һәм каты” язганлыгын әйтә, үзе
дә кайчандыр “гаять ачы бер каләм кулланырга
гадәт итенгән бер кеше” булса да, бүген аның
“буржуазный тынычлык сөя торган табигате моңар
ирек бирмәс иде”, бүген мин болай каты яза алмас
идем ди. Шуңа да карамастан, Ф.Әмирхан
Г.Исхакыйны тулысынча яклый, ул аны җәмәгать
эшлеклесе, язучы буларак югары бәяли, үз
идеяләрен тормышка ашыруда армый-талмый
эшләүче “сүнә белми торган бер ялкын” дип атый.

4.

Г.Исхакый төрле елларда “Таң йолдызы”,
“Тавыш”, “Ил”. “Сүз”, “Ил сүзе”, “Маяк”, “Милли
байрак” газеталарын һәм “Таң мәҗмугасе”, айлык
“Төрек йорды” һәм “Яңа милли юл” журналларын
нигезләгән, мөхәррире булган һәм нәшер иткән.
Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсеннән китәргә
мәҗбүр итәләр. 1903 елның җәендә ул Казанга
килеп, университетка керергә әзерләнә башлый.
Ләкин, бик теләмәсә дә, ата-анасының катгый
таләбе буенча, алдан әзерләп куелган указ
нигезендә, авылга кайтып мулла була. Бу аның
максатына туры килмәгәнгә, 1904 елда яңадан
Казанга килеп, революцион хәрәкәтләргә
кушылып китә. 1905 ел революциясен ул хуплап,
күңел күтәренкелеге белән каршылый. Төрле
митингларда катнаша. Чистай районына кайтып
авылда җыеннар оештыра, революцион
ситуацияне аңлата. Ләкин, донослар булып,
полиция күзәтүенә эләгә. Кулга алу куркынычы
туа, качып йөри башлый.

5.

Шул арада Г.Исхакый
1905 елның 29
октябрендә чыга
башлаган “Казан
мөхбире”нә эшкә
чакырыла. Әмма
Йосыф Акчура
редакторлыгындагы бу
газетаның юнәлеше
аны бик үк канәгатьләндермәгәнлектән, ул үзе “Таң” исемендә газета
чыгару эшенә керешә. Рөхсәт бирелмәгәч, “Хөррият”
исемендә чыгарырга омтылыш ясый. Ахыр чиктә Гали
Путиляков исеменә “Таң йолдызы” газетасына рөхсәт
алына. Бу газетада Исхакый үзенең иҗтимагый-сәяси
омтылышларын чагылдыра.

6.

Бу газетаның программасында да ачык чагыла. Ул
түбәндәгедән гыйбарәт була: “Мондый куркыныч,
чуалчык вә бик мөһим бер вакытта без дә эшче һәм
үзе эшләп көн күрә торган авыл халкының файда вә
сәгадәтләрен күзәтеп, аларны үзләренең дошманнары
байлар, бюрократлар һәм болар җырын җырлый
торган төрле вөҗдансыз, оятсыз партияләрнең аздыру
агуларыннан саклап, үз мәсләкләре, үз сәгадәтләре
өчен тырышырга вә шул караңгы төндә, кара урманда
таң йолдызы булмакчы булабыз.Газетабызның авыл
халкы өчен лозунгысы “Бөтен җир, бөтен иректер”.
Эшчеләр өчен “эшче халыкның
файдасын саклый торган законнар,
эш вакытының сигез сәгатькә
калдырылуы, эш бәһасенең
арттыруыдыр”.

7.

Әлеге программ чыгышта тагын мондый
юллар да бар: “Дини һәм милли
мәсьәләләрне тәмамән үз кулыбызга күчүенә
тырышачак “Таң йолдызы” тирәсенә
берләшеп көрәшегез, чөнки тартышуда гына
табарсыз сез үз хокукыгызны”.Татар
социалист-революционерлары органы булган
бу газета, табигый ки, шушы иҗтимагый
кавемнең карашларын чагылдыра. Сүз монда
заман тормышын сыйнфый позициядән торып
бәяләү һәм аны бары революцион юл белән
генә үзгәртеп кору мөмкинлегенә инану
турында бара. Хәтта ул вакытта татар
җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торган милли мәгариф системасын үстерү мәсьәләсенә дә
“таңчылар” революцион позициядән
торып киләләр.

8.

Әгәр күпләр, бигрәк тә җәдитче мәгърифәтчеләр, әлеге
системаны ислах, ягъни реформа ярдәмендә үстерүгә өмет
багласалар, “таңчылар” монда да, беренче чиратта, илдә
икътисади-сәяси шартларны үзгәртү кирәклегенә басым
ясыйлар. Алар бары җәмгыятьне революцион юл белән
үзгәрткәч кенә “Һәркемгә үз телендә бушлай уку-язу булачак.
Шул вакытта гына татар мәктәп-мәдрәсәләре дә рәткә
салынып, халыкка хезмәт итәрдәй кешеләр җитешәчәк” дигән
карашта торалар.
“Таң йолдызы” 1906 елның 18 маенда чыга башлый.
Фактик редакторы, рух бирүчесе – Г.Исхакый. Бу –
татарларда Уральскида К.Мотыгый белән Г.Тукай
чыгарган “Фикер”дән соң икенче
революцион-демократик газета,
татар социалистикреволюционерлары,
ягъни бөтен хезмәт иясе
интересларын чагылдыруны күздә тоткан партия органы.

9.

Нибары биш ай гына яшәгән бу газета битләрендә
Г.Исхакый кискен сәяси чыгышлар ясый, патша
хөкүмәтен төрле яклап фаш итә, азатлык
проблемаларын күтәрә, халыклар дуслыгы идеяләрен
пропагандалый. Татарлар кебек үк, рус халкының да
изелеп яшәве турында сөйли. Бөтен халыкларның уртак
дошманы булган самодержавиегә каршы бергәләп
көрәшергә чакыра.Г.Исхакый 1906 елның 16-21
августында Бөтенроссия мөселманнарының Нижний
Новгородта узган Беренче съездында катнаша.
Докладлар тыңлагач, ул берничә тапкыр сүз ала.
Мондый җыелышлар үткәрү бары тик 1905 ел
революциясе нәтиҗәсендә генә мөмкин булганлыгы,
революция күп каннар түгелеп, зур югалтулар аша
эшләгәнлеге, азатлык өчен көрәш әле дәвам иткәнлеге
турында сөйли, халык алга китсен өчен сүздә,
матбугатта, җәмгыятьләр эшендә тулы ирек кирәклеген
кистереп әйтә, яңа көрәшләргә чакырып:

10.

“Тартышуда гына
табарсын үз
хакыңны!” – дигән
лозунгны алга куя.

11.

Съездда Г.Исхакыйның торган юлы, кыйбласы бик ачык
төсмерләнә. Бу эшне тагы да активлаштыра барып, ул төрле
җыелышларда, митингларда яисә матбугатта патша
самодержавиясен ачыктан-ачык фаш итәргә тотына. Эшнең
кая таба баруын аңлаган патша чиновниклары моның белән
килешә алмый. 1906 елның 30 октябрендә ул Казанда
С.Рәмиев фатирында кулга алынып, төрмәгә ябыла. Тикшерү
китә, төрмәгә бер керә, бер чыга.Г.Исхакый революцион
эшчәнлеген янә активлаштыра. Яңадан кулга алына һәм 1907
елның октябрь аенда өч елга хөкем ителеп, Архангель
губернасына сөргенгә җибәрелә.Казан жандарм идарәсе
әзерләгән белешмәдә аңа мондый характеристика бирелә: ул
1906 елда Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында Чистай
өязе крестьяннары арасында хөкүмәткә каршы пропаганда
алып бара. Тотып тикшерелә. Күзәтү астына алына. Ул
Россия эшче социал-демократлары һәм социалистреволюционерлар партиясе сафында да тормый, карашлары
буенча анархист булып, Казан татар революцион оешмасына
керә.

12.

Хөкүмәткә каршы агитацияне татар мәдрәсәләрендә
укучылар арасында алып бару белән генә чикләнмичә, Казан,
Вятка, Пермь, Уфа, Самара, Оренбург губерналарындагы
татар һәм рус крестьяннарын да агитацияли. Ул кискен
характерлы анархист булуы, эшендә берни алдында да
тукталып калмый торган тәвәкәллеге белән аерылып
тора.“Анархист” дигәне белән килешәсе килмәсә дә, бу
документта Г.Исхакыйга хас төп сыйфатлар дөрес тотып
алынган. Каты, көчле характерлы кеше булмаса, ул милләтен
иреккә чыгару, аны кешеләрчә яшәтү өчен көрәш позициясен
гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклый алмас
иде.Г.Исхакыйның 1905-1907 еллар арасында сәясәт,
журналистика, әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге үзара тыгыз
бәйләнештә, бер-берсен тулыландырып бара. Ул
газеталарны көрәш трибунасы итеп файдалана, аларга төрле
псевдонимнар белән яза (“Чыңгыз”, “Япанчы” һ.б.) “Таң
йолдызы” ябылгач, башлаган эшен Х.Әбүзәровның рәсми
редакторлыгы астында 1907 елның апрель - август
айларында чыккан шул ук татар эсерлары газетасы
“Тавыш”та дәвам иттерә.

13.

Г.Исхакый 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителә. Шулай
да аңа Казанда яшәргә рөхсәт бирелми. Кайтышлый ул
Петербургка кагыла. Таныш-белешләре белән сөйләшеп шунда
яшәргә карар кыла. Башта Нижний Новгород аша Казанга килә.
Язучылар, артистлар, журналистлар белән очраша. Аннан ул
туган авылында булып яңадан Петербургка кайта. Г.Исхакыйның,
моңа кадәргеләреннән аермалы буларак, иректә үткән яңа көрәш
этабы башлана.Бу этапта ул төп игътибарын публицистикага
юнәлдерә, элеккечә, халыкны уяту, агарту, көрәшкә әйдәүдә иң
үтемле чара итеп вакытлы матбугатны саный һәм ил күләмендә
зур мәсьәләләр күтәрерлек матбугат органы булдыру чарасына
ирешә. Бу юнәлештә аңа Петербургның прогрессив байлары,
зыялылыар ярдәмгә килә. Ул беренче тапкыр үз исеменнән, үз
редакторлыгында, Й.Акчура, Муса Бигиев, С.Рәмиев, М.Гафури,
З.Вәлиди, Ф.Туктаров, Н.Гасрый кебек каләм ияләре
катнашлыгында, “Ил” дигән газета чыгара башлый. “Йорт-җир
файдасын күзәтүче төрек-татар газетасы” дип игълан ителсә дә,
22 октябрьдәге беренче санында ук баш мәкаләдә Г.Исхакый зур
эшкә тотыну, милләтне саклау юлында бер иман белән хәрәкәт
итү кирәклеге, тартышу, көрәш алда торганлыгы турында әйтә.

14.

1916 елда төрле урыннарда татар вакытлы матбугатына ун
ел тулу датасы зур итеп билгеләп үтелә. Матбугатта шул
вакыт эчендә чыккан газета-журналларга күзәтү ясала, бәя
бирелә. Г.Исхакый иң озын гомерле газеталардан берсе
“Йолдыз” турында сүз кузгата, юбилей дип тормастан, аның
редакторы, кайчандыр үзенең укытучысы Һ.Максудины
милли иман юклыкта, мәсләксезлектә, хөкүмәт
политикасына ярашып эш итәргә тырышуында гаепли. Бу
уңайдан “Йолдыз”ны яклап берничә мәкалә басыла. Бу
бәхәсләрне Ф.Әмирхан йомгаклый. Ул Г.Исхакыйның “ачы
һәм каты” язганлыгын әйтә, үзе дә кайчандыр “гаять ачы
бер каләм кулланырга гадәт итенгән бер кеше” булса да,
бүген аның “буржуазный тынычлык сөя торган табигате
моңар ирек бирмәс иде”, бүген мин болай каты яза алмас
идем ди. Шуңа да карамастан, Ф.Әмирхан Г.Исхакыйны
тулысынча яклый, ул аны җәмәгать эшлеклесе, язучы
буларак югары бәяли, үз идеяләрен тормышка ашыруда
армый-талмый эшләүче “сүнә белми торган бер ялкын” дип
атый.

15.

Гаяз
Исхакый
English     Русский Правила