1.55M
Категория: ПедагогикаПедагогика

Дидактик уен «Аучы һәм көтүче» 3-5 яшь

1.

Дидактик уен
«Аучы һәм көтүче»
Максат.
Балаларны кыргый җәнлекләрне һәм йорт хайваннарын төркемнәргә
аерырга өйрәтү; “кыргый җәнлекләр”, “йорт хайваннары” дигән гомуми
сүзләрне дөрес кулланырга өйрәтү; игътибарлылык, тиз җавап бирү
осталыгы тәрбияләү.
Уен барышы.
Балаларга урман һәм болын рәсемнәре таратыла. Уен аучы һәм көтүче
дип атала. Тәрбияче сорау бирә.
-Кем ул аучы?(Аучы урманда җәнлекләр аулый) Искә төшерегез. Нинди
кыргый җәнлекләрне беләсез?
Кем ул көтүче.(Ул йорт хайваннарын көтә)
Балалар аучыга һәм көтүчегә бүленәләр. “Эзләгез!” дигән сигнал буенча
балалар кечкенә карточкалар арасыннан кыргый җәнлекләрне һәм йорт
хайваннарын аерып алып, тиешле рәсемнәр янына куялар.
Уен азагында кыргый җәнлекләрнең һәм йорт хайваннарының күпме
икәнен санала. Аларның рәсемнәре бертигез булырга тиеш.
English     Русский Правила