Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Ковробук «Ел фасыллары»
Дидактик уен: «Кыш»
Дидактик уен: «Яз»
Дидактик уен: «Җәй»
Дидактик уен: «Көз»
Ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан уйнала торган өстәмә дидактик уеннар.
Дидактик уен: “Уңышны җыеп ал”
Дидактик уен: «Яфрак кайсы агачтан»
Дидактик уен: ”Күбәләккә булыш”
Дидактик уен: “Тиешлесен сайлап ал”
Дидактик уен: “Бу нинди кош?
Дидактик уен: “Чыршыны бизә”
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
14.39M
Категория: ПедагогикаПедагогика

Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану

1. Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану

Әзерләде: Аш-Буҗи балалар бакчасы тәрбиячесе
Абдуллина Фирдания Мансур кызы

2.

Ковробук «Ел фасыллары» – 4-5 яшьтәге балалар өчен
ел фасылларын өйрәнү максатыннан чыгып, А-2
форматында ковролин тукымасыннан сюжет белән
эшләнде. Уендагы предметларның өлешләре фетр
тукымасыннан ясалды. Һәрбер предметларның өлеше
ябыштыргыч,
каптырмалар
ярдәмендә
ковролинга
җиңелчә беркетелә, алына. Ковролин уенның җирлеге
булып тора.

3. Ковробук «Ел фасыллары»

Максат:
балаларның ел фасыллары турында белемнәрен формалаштыру.
Бурычлар:
Үстерү бурычы: балаларның сөйләм телен, сорауларга җавап
бирү осталыкларын, кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен,
мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләге үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә карата сакчыл караш,
кайгыртучанлык, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларның ел фасылларының билгеләре
турындагы белемнәрен, табигать күренешләре һәм алар
арасындагы бәйләнешләрне аңлатуны һәм һәрбер ел
фасылында башкарыла торган эш турындагы күзаллауларын
формалаштыруны дәвам итү.

4.

Рекомендация:
ковробукны эшчәнлек вакытында һәм режим
моментларында балалар белән индивидуаль
шөгыльләнгәндә
кулланырга
мөмкин.
Ковролиндагы уеннар өлкәннәр һәм балалар
белән берлектә уйнар өчен мавыктыргыч һәм
кызыклы.

5. Дидактик уен: «Кыш»

Максат: балаларның игътибарын, хәтерен, үстерү, танып
белү кызыксынуларын формалаштыру. Кышкы табигатькә
соклану хисләре тәрбияләү.
Балаларның кышкы
табигатьнең характерлы үзенчәлекләре, кыргый җәнлекләр
турындагы күзаллауларын киңәйтү, тикшеренүләр, суның
үзлекләре турында күзаллаулар бирү,
авазларның
артикуляциясен ныгыту.

6.

7. Дидактик уен: «Яз»

Максат: балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, вак кул
моторикасын үстерү. Язгы күренешләр белән кызыксыну,
табигатьтә барган үзгәрешләргә шатлана белүләрен тәрбияләүне
дәвам итү. Балаларның яз, аның билгеләре турындагы
белемнәрен, табигать күренешләре һәм алар арасындагы
бәйләнешләрне аңлатуны һәм яз көне башкарыла торган эш
турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү.

8.

9. Дидактик уен: «Җәй»

Максат:
логик,
образлы
фикерләүләрен,
хәтерен,
игътибарын, вак моториканы үстерү. Җәйге күренешләргә
кызыксыну, табигатьтә барган үзгәрешләргә шатлана
белүләрен тәрбияләү. Балаларның җәй, аның билгеләре
турындагы белемнәрен, табигать күренешләре һәм алар
арасындагы бәйләнешләрне аңлатуны һәм җәй көне
башкарыла торган эш турындагы күзаллауларын
формалаштыруны дәвам итү.

10.

11. Дидактик уен: «Көз»

Максат: балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, вак кул
моторикасын үстерү. Көзге табигатькә соклану хисләре,
пөхтәлек тәрбияләү. Балаларның көз турындагы
белемнәрен (яфраклар саргая, сары яфраклар, яфраклар
коела, яңгырлар күп ява, кешеләр җылы киемнәрен
кияләр) ныгыту. Тәрбияче сорауларына дөрес җавап
бирергә өйрәтү.

12.

13. Ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан уйнала торган өстәмә дидактик уеннар.

Дидактик уен: « Курчакны киендер»
Максат: балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, вак кул
моторикасын үстерү. Башкаларга ярдәм итү теләге, киемнәргә сак
караш тәрбияләү. Балаларның киемнәр турындагы белемнәренә
төгәллек кертергә, саф һавага киендерү эзлеклелеген һәм киемнәрнең
билгеләнешен истә калдырырга өйрәтү, тәрбияче сорауларына җавап
бирүдә күнектерү.

14.

15. Дидактик уен: “Уңышны җыеп ал”

Максат: балаларның тышкы күренеше, тәме, формасы
буенча яшелчәләрне (кыяр, шалкан) аера белү осталыгын,
игътибарын, кабул итүләрен, диалоглы сөйләмен, сенсор
сәләтләрен үстерү. Балаларда сорауларга җавап бирү
теләге, табигатькә уңай караш тәрбияләү. Балаларның
табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турындагы
күзаллауларын киңәйтү, яшелчәләр (кыяр,
шалкан)
турындагы белемнәрен ныгыту.

16.

17. Дидактик уен: «Яфрак кайсы агачтан»

Максат: балаларның табигать турындагы күзаллауларын
үстерү. Агачларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек
сыйфатлары тәрбияләү. Яфракларга карап агачларны
таный белергә өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

18.

19. Дидактик уен: ”Күбәләккә булыш”

Максат: балаларның вак кул моторикасын, уйлау сәләтләрен
үстерү. Чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. Төсләрне
танып , дөрес итеп атый белергә өйрәтү.

20. Дидактик уен: “Тиешлесен сайлап ал”

Максат: хәтерне, күзаллауны үстерү. Мөстәкыйльлек
тәрбияләү. Сүзлек байлыгын арттыру, предметларны
танып аера белергә өйрәтү.

21. Дидактик уен: “Бу нинди кош?

Максат: балаларның күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын,
чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү. Кошларга карата
кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү. Балаларның
кошлар турындагы белемнәрен камилләштерү. Аларны
рәсемнән танырга һәм дөрес итеп атый белергә өйрәтү.

22. Дидактик уен: “Чыршыны бизә”

Максат: игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор сәләтләрен
үстерү. Матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре,
чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
Балаларның чыршы уенчыкларының төсен, формасын,
зурлыгын, кулланылышын билгеләү, диалогик сөйләмен,
сорауларга җөмлә белән җавап бирү осталыгын үзләштерү
өстендә эшләү.

23.

24. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

English     Русский Правила