Похожие презентации:
Туган ягым- яшел бишек (Тәтеш районы Киртәле авылы)
1. Туган ягым- яшел бишек (Тәтеш районы Киртәле авылы)
Төзүче: Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Киртәле уртагомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ нең 10 сыйныф укучысы
Абраконов Никита
Җитәкчесе: "Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Юнусова Гөлнара Рәис кызы
2. Читтә йөргән чакта сагындырып, Керер өчен төнлә төшеңә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле, Туган җире кирәк кешегә.
3. Туган авыл! Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен – күңеле белән ул туган якларыннан аерылмый. Башыңа кайгы
килгәндә – кайгыңны уртаклашырга, читҗирләргә чыгып киткәндә – чагыштырып карарга, җиңүләргә ирешкәндә –
уңышларыңны күрсәтергә, көчең бетеп, арып егылганда –куәт алырга туган ягың кирәк.
Минем туган җирем- Татарстан Республикасы Тәтеш районы Киртәле авылы.
Яратам мин туган авылымны! Кереп адашырлык кара урманнарына, ямьле Киртелька
инеше буйларына, куе яшел чирәм болыннарына сокланып туя алмыйсың!
Авылымда төп яшәүчеләр- мордва халкы. Шуңа карамастан да , аның атамасы
татар теленнән алынган. Минемчә, бу юкка гына түгел. Киртәленең барлыкка килүе
Казан ханлыгының тарихы белән бәйле. 17 нче гасырда авылда күбесенчә чуваш халкы
яшәгән. Соңыннан бу якларга мордва халкы урнаша башлый, һәм 1903нче елгы
мәгъләматлар буенча, 241 йортның тик бишесендә генә чувашлар яшәп калган. Бүгенге
көндә Киртәледә 370 кеше яши.
Ә хәзер авылымның урамнары буенча сәяхәткә чыгыйк...
4. 1875нче елда Ульянов Илья Николаевич җитәкчелегендә Киртәле авылында чиркәү мәхәлләсе мәктәбе ачыла. 1918нче елда башлангыч
Мәктәбем турында сөйлим әле...1875нче елда Ульянов Илья Николаевич җитәкчелегендә Киртәле авылында
чиркәү мәхәлләсе мәктәбе ачыла. 1918нче елда башлангыч мәктәп барлыкка килә.
1966нчы елда ул сигезеллык мәктәпкә үзгәртелә, ә 1993нче елда, яңа бина төзелгәч,
урта гомуми белем бирү мәктәбенең статусын ала.
Мәктәбем турында горурланып сөйли алам, чөнки төрле күрсәткечләр буенча
елдан-ел ул районыбызда алдынгы мәктәпләр санына кертелә. Мәктәптә туган
тел буларак мордва теле өйрәнелә. Бу фән буенча укучылар ел саен укучылар
олимпиадасының йомгаклау этабында җиңеп чыгалар. Укучылар мәктәптә
тырышып укыйлар, төрле конкурсларда катнашалар, спорт белән шөгыльләнәләр,
күңелле ял итәләр.
5.
6. 1941 елның 22 июнь таңы. Бу моңарчы тарихта күрелмәгән, коточкыч мәшһәр 1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышының башлануы иде.
Дәһшәтле сугыш еллары авылтарихында
1941 елның 22 июнь таңы.
Бу моңарчы тарихта күрелмәгән, коточкыч мәшһәр 1418 көнгә сузылачак Бөек
Ватан сугышының башлануы иде.
Миллионланган халык белән бергә Киртәле авылында яшәүче халык та Ватан
сагына баса: авылдан 218 кеше сугышка китә, аларның 71 генә кире әйләнеп кайта.
Безнең киләчәгебез өчен көрәшкән сугышчыларның даны мәңгелек. Без аларны
беркайчан да онытмабыз!!!
7.
«Оныта алмыйм, онытмыймАвылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.»
8.
“Һәр кешенең туган як табигатекабатланмас гүзәл почмакларга бик бай”
9. Тату яши бездә рус, татар, мордва һәм чуваш халыклары! Бердәмлектә безнең көч!!!
Иң төп байлыгыбыз – тату яшәүче халыкТату яши бездә рус, татар, мордва һәм чуваш халыклары!
Бердәмлектә безнең көч!!!
10.
Нинди матур минем туган авылым!Җир шарында тиңнәр юк аңар.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Челтерәп ага талгын чишмәләр.
Исән-саулар булсын кешеләре,
Кайгы-хәсрәт җиле исмәсен.
Яшәү көче бирсен барчабызга
Үз төбәгең - туган авылың.