Рун графикасы
Төрки рун язулы истәлекләрнең табылу һәм өйрәнелү тарихы.
Рун алфавиты төркиләр яшәгән күп регионнарда файдаланылып килгән. Хакасия, Тува территорияләрендә, Үзәк һәм Урта Азиядә,
Тоньяк Монголия территориясендә табылган рун (чөй) язулы истәлекләр берсен-берсе тулыландырып, төрки каганатларның яшәү
Казан губерниясенең Казан елгасы буенда( хәзерге Лаеш районында Имән-Кискә авылы)19 йөз ахырында ике кылыч табылган була, 1909
Күренә ки, рун язуы борынгы Идел Болгарстанында үз вакытында шактый киң таралыш тапкан булган. Әмма бу язу башлыча хезмәт,
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1.14M
Категория: КультурологияКультурология

Рун графикасы

1. Рун графикасы

2. Төрки рун язулы истәлекләрнең табылу һәм өйрәнелү тарихы.

Борынгы төрки чордан калган рун язулы ядкярләрне табылу урынына, эчтәлегенә һәм жанрына
бәйле төркемнәргә бүленеш С. Г. Кляшторный, А. Н. Кононов, И.Л.Кызласов, А.М. Щербак, М. Х.
Бакиров, Х. Ш. Мәхмүтов хезмәтләрендә урын алган.
Табылу урынына нисбәтле истәлекләр җиде территориаль төркемчәдә карала:
1. Төньяк Монголия территориясендә Орхон, Селенга, Толы елгалары буенда табылган истәлекләр.
Фәндә орхон истәлекләне дип атау да кабул ителгән.
2. Енисей елгасы бассейны һәм Хакасия территориясендә табылган язмалар.
3. Көнчыгыш Төркестан язмалары.
4. Талас (Кыргызыстан) истәлекләре.
5. Рәсәйнең Ауропа өлешендә табылган рун язмалары.
6. Алтай язмасы.
7. Румыния, Болгария территориясенда табылган рун язулы төрки истәлекләр.

3.

Рун язуы (run сүзе борынгы Скандинавия халыкларында "сер" дигән мәгънәгә туры килә) - төрки
телләрнең фонетик-морфологик төзелешенә яхшы ук җайлаштырылган консонант язу системасы.
Борынгы төрки язуларга беренче тапкыр швед офицеры Ф.И.Страленбергт һәм галим
Д.Г.Мессершмидт Себергә оештырылган фәнни-экспедиция вакытында юлыгалар. Ташларга уелган
билгесез хәрефләрне Ауропада инде таныш булган борынгы гот һәм скандинавия язуына охшатып
"рун" дип атыйлар. Ф.Страленберг, соңрак датчан В.Томсеннең җиңел кулы белән төрки язуына карата
бу исем ныклап ябышып кала. Әмма аларның скандинавия һәм германия кабиләләрендә таралган
руннар белән генетик уртаклыгы юк. Гомумән, руннар дип каты әйбергә чокып язылган язуларга
әйтәләр.
Борынгы рун язуы тамырлары белән арамий әлифбасына барып тоташкан, согыд язуына
нигезләнгән, житмәгән грек алфавитыннан да өстәлгән дип уйлыйлар. Ләкин әлеге язу согыд һәм грек
хәрефләренең генә җыелмасы булмыйча, төрки телгә яраклаштырылып, бу хәрефләргә танымаслык
дәрәҗәдә
үзгәрешләр
кертелгән".
Төрки
теленең
фонетик-морфологик
системасына
яраклаштырылган, кулланырга уңайлы язу барлыкка килгән. Монда пиктографик-рәсем хәрефләрне дә
күрәбез: ук, жәя, өй, ай һ. б.

4.

Рун язуы нигездә тартыклардан торган, сузыкларны белдерү өчен дүрт хәреф кулланылган,
уңнан сулга язылган һәм укылган. Хәрефләр курсив белән бирелгән, бер-берсе белән
тоташмаган, тигез булып тезелеп киткән. Күпчелек галимнәрнең фикеренчә, рун алифбасы
борынгы төрки сөйләм закончалыкларына бик туры килә торган иң камил язу.

5. Рун алфавиты төркиләр яшәгән күп регионнарда файдаланылып килгән. Хакасия, Тува территорияләрендә, Үзәк һәм Урта Азиядә,

Көнчыгыш Төркестанда, Төньяк Кавказда, Көнчыгыш
Европада рун язулары гади кабер ташъязмаларында, кыя-тауларда, алтын-көмеш савытларда, кәгазьдә,
бина кирпичләрендә сакланып калганнар. Шуннан чыгып, Төрки каганлыкта рун графикасына өйрәнү
оешкан төстә алып барылгандар дип фараз кылына . Боларның барысы да рун язуы нигезендә
төркиләрдә грамоталыкның, укый-яза белүнең киң таралышы хакында сөйли. Бу хакта әлеге мәсьәлә
белән кызыксынучы барлык галимнәр яза. Рун язулы истәлекләр археологик экспедицияләр вакытында
Идел - Кама буйларында да табылганнар .

6. Тоньяк Монголия территориясендә табылган рун (чөй) язулы истәлекләр берсен-берсе тулыландырып, төрки каганатларның яшәү

дәверен, башка
дәүләтләр һәм халыклар белән бәйләнешен, атаклы шәхесләрнең эшчәнлеген
тулы чагылдыра. Шулай ук текстларның тулы саклануы, график яктан төгәл эшләнгән
булуы әлеге ядкярләрне фән дөньясы өчен аеруча әһәмиятле итә

7. Казан губерниясенең Казан елгасы буенда( хәзерге Лаеш районында Имән-Кискә авылы)19 йөз ахырында ике кылыч табылган була, 1909

елда Финляндиянең милли музеена сатылган. Археолог Петр Старостин 1977 елның октябрендә
Хельсинки шәһәрендә коллекцияләр белән танышканда, шул кылычларның берсендә рун язуын күрә һәм
фотопленкага төшереп алып кайта.Анда мондый сүзләр укыла: Кискәнең баш бәге, шөһрәтле, көчле Чикүгнең сугыш
кылычы һ. б

8. Күренә ки, рун язуы борынгы Идел Болгарстанында үз вакытында шактый киң таралыш тапкан булган. Әмма бу язу башлыча хезмәт,

сугыш коралларының, көнкүреш, бизәнү әйберләренең ияләре
хакында мәгълүмат саклаган, я аларның ни өчен файдалануы хакында
хәбәр итә. Зур күләмле, тарихи яисә әдәби эчтәлекле руник ядкярләр
әлегә очрамаган.
Төрки рун хәрефләре аерым территорияләрдә рәвеш алган , хәтта бер
текстта бер үк аваз өчен төрле хәреф куллану очракларын еш
очратабыз.

9. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

English     Русский Правила