Похожие презентации:
Роберт Миңнуллинның тормыш юлы аның шигырьләрендә
1.
Роберт Миңнуллинныңтормыш юлы
аның шигырьләрендә
01.08.1948-27.03.2020)
Free template from
www.brainybetty.com
2. Безнең эшкә тарих бәя салыр, Әманәтнең бездә изгесе. Безнең кулда милләт киләчәге, Сабыйларның күңел көзгесе.
Р.Миңнуллин 1948 елның 1августында Башкортстан
Республикасы Илеш районы
Шәммәт авылында дөньяга
килә. Әтисе Мөгаллим тирә
— якка даны таралган
гармунчы була.Роберт
Миңнуллин әтисе турында :
« Гармун уйнап. Җырлап,
елап утырган чакларын
хәтерлим әле», - дип яза.Ул,
әтисенә багышлап, «Әткәй
моңы» дигән шигырь иҗат
итә..
Безнең эшкә тарих бәя салыр,
Әманәтнең бездә изгесе.
Безнең кулда милләт киләчәге,
Сабыйларның күңел көзгесе.
Free template from
www.brainybetty.com
3. Шагыйрь әнисе Гөлҗәүһәр белән
Free template fromwww.brainybetty.com
Ләкин әтисе бик яшьләй
үлеп китә. Безнең сөекле
шагыйребезгә ул чакта
нибары 11 яшь кенә
була.Берсеннән — берсе яшь
5 бала әнисе кулына кала. Ул
5 баласының җанын гына
саклап калмаган, күкрәк сөте ,
изге догалары белән туган
телебезгә , моңыбызга, туган
җиребезгә сүнмәс — сүрелмәс
мәхәббәт иңдергән
Әнисе турында Роберт
Миңнуллин менә болай дип
язды:
Күзләре -гел җәүһәр –
Һәр сүзе- мең гәүһәр!!
Йөзләре- гөл ,җәүһәр,
Ә үзе-Гөлҗәүһәр!
4. Без әнкәйнең биш шатлыгы идек
Берегез-Фән!Берегез -Рим!
Горур булыйк, энекәшләр,
Без кемнән ким?!
Сез бар чакта , Әнкәй тыныч,
Мин дә тыныч,
Сезнең кебек ирләр бар да
Ил дә тыныч!
Free template from
www.brainybetty.com
5. Син һаман сер...
Гомер буе сине сөйдем...Син һаман сер, син -тылсым.
Син бит миңа , миңа гына
Насыйп булгансың...
Булсын!
Минем кебекләр , әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми...
Хәер, мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкмим.
Роберт Миңнуллин тормыш
иптәше Клара белән
Free template from
www.brainybetty.com
6. Минем кадерлеләрем
Алар белән рәхәт миңа ,Алар барда җылырак.
Мин дә шулар төсле малайЯшем генә олырак.
Алар белән гомеребез
Бәхетлерәк, татлырак.
Мин дә шулар төсле бала –
Яшем генә олырак
Балалары Алмаз һәм Таңсылу белән
Free template from
www.brainybetty.com
7. Табигатьтә дә, хезмәттә дә, иҗатта да, парламентта да талантлы татар
Р. Миңнуллин - журналист, дәүләт эшлеклесе дә. Озак
еллар “Казан утлары” журналында - бүлек редакторы,
җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш
редактор, “Сабантуй” газетасында корреспондент, баш
редактор булып эшли. 1995-1999 елларда - Татарстан
Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли
мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2004 елларда Татарстан
Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары
вазифаларын башкара.
• 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990
елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда
Татарстан Югары Советы Президиумы әгьзасы, 1979 елдан Татарстан Язучылары союзы идарәсе, 1995 елдан “Сабантуй” газетасының шеф редакторы булып эшли.
Free template from
www.brainybetty.com
8.
Роберт Миңнуллинын эшләгәнэш урыннары
Free template from
www.brainybetty.com
9. Син халкыңның үз шагыйре, Үз халкыңның даны... Болай гына- җиңел генә Яулап булмый аны.
Дәрәҗәле исемнәре
•Муса Җәлил исемендәге премия иясе
Абдулла Алиш исемендәге премия иясе
“Дөньядагы иң зур алма” исемле китабы
өчен Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы
диплом белән бүләкләнде.
•“Күчтәнәч” исемле балалар китабы өчен Габдулла Тукай
исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.
Free template from
www.brainybetty.com
10. Роберт Минңуллин –балалар язучысы
Free template fromwww.brainybetty.com
11. Аның турында остазлары
• “Роберт Миңнуллин беренчекитабын “Бәхетле булыгыз”
дип атаган иде. Теләге
нәшрият капусы ачылган
чакка туры килгәндер: бик
күп укучыларын бәхетле итте
ул. Телдән төшмичә
җырланган җырлары белән
барлык өйләргә, күңелләргә
килеп керде, үзен дә
яраттырды.. Ә сабыйлар аны
тәмам үз итте: шигырьләрен
отып алып сәхнәләрдән
сөйлиләр, җырларын
җырлыйлар. Аны белмәгән
татар баласы юктыр., - дип
яза аның остазы Шәүкәт
Галиев.
Free template from
www.brainybetty.com
12.
ТЕЛЕГРАММА« Исәнмесез , дуслар! Белеп торам : сез шигырь
яратасыз.Ә шигырьне чын күңелдән сөючеләр
беркайчан да начар була алмый, чөнки шигърият
күңелләрне яктыртып җибәрә, тормышыбызга ямь
өсти. Музыка, сәнгать, шигърият белән мавыгучы
балаларның , кызларныың тәртип бозганын ,
яманлык эшләгәнен күргәнегез бармы сезнең? Юктыр,
мөгаен!.Әйбәт кешеләрнең үзләренә дә әйбәтлек кенә
эшлисе килеп тора. Шуңа күрә мин сезгә- әйбәт
малайларга
—
кызлыргашигырьләремне
,
җырларымны бүләк итәм. Укыгыз, җырлагыз,
уйланыгыз, елмаегыз, яме!
Роберт Миңнуллин.
Free template from
www.brainybetty.com
13. Китап – күңел көзгесе
Free template fromwww.brainybetty.com
14.
Роберт Миңнуллинга багышланган китаплар.Free template from
www.brainybetty.com
15.
Никто не любит читать скучныекниги, пусть даже они очень
полезные и умные. Роберт
Миннуллин пишет весело и
интересно… Но поэт в своих
стихах не только развлекает, но и
учит. Стихи Роберта мне кажется,
звучат, как курай - сладкоголосая
свирель- вплетающая свою
мелодию в богатую талантами
татарской поэзии.
Сергей
Михалков
Free template from
www.brainybetty.com
16. Кроссворд
1. Үзе ямь-яшел ,тәнеңне аннан ерак яшер.(Кычыткан. "Талбишек",.)
2. Кулы юк, балчык ташый Балтасы юк, өй ясый.
(Карлыгач. "Алма бабай".)
3. Сумка тотып керәләр, белем алып чыгалар.
(Мәктәп. "Күчтәнәч".))
Һичберкайчан сөйләшми ул, ләкин һәркем аңлый
телен.
Олы дими, кече дими, бирә ул безгә белем.
(Китап. "Күчтәнәч".)
5. Кешеләр нидән көлә?
(Кызык. "Күчтәнәч''121 бит)
6. Вертикаль буенча: Алмаз.
Free template from
www.brainybetty.com
17.
Роберт Миңнуллин, милләтебезнеңулы буларак, тормышыбызның дүрт
мөстәкыйль өлкәсендә һәм
жанрында үзенең нәрсәгә сәләтле
булуын раслап күрсәтте. Иң
әһәмиятлесе, безгә татарның кайсы
юлдан барырга кирәклеген яшәп
күрсәтте».
Кешеләргә без яхшылык эшлик!
Эшләмәсәк- гарьлек.
Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,
Ул- зур фидакарьлек!
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк,
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
Free template from
www.brainybetty.com
18. Роберт Миңнуллин иҗатын беләбезме?
1.Р. Миңнуллинның туган елы:
а) 1932;
б) 1948;
в) 1954;
2. Шагыйрьнең кызы һәм малаеның исемнәре:
а) Илдар, Гөлназ;
б) Рөстәм, Язилә;
в) Алмаз, Таңсылу.
3. Кайсы китап Р. Миңнуллинныкы:
а) "Гөлбакча";
б) "Күчтәнәч";
в) "Кирлемән".
4. Шагыйрьнең туган көне:
а) 1 август;
б) 17 сентябрь;
г) 29 октябрь.
5. Р. Миңнуллинның туган ягы:
а) Башкортстан;
б) Үзбәкстан; г) Татарстан.
Free template from
www.brainybetty.com
19. МИНМЕ?
Күкрәгемдә гомер буеМинме сөю йөртмәгән?..
Моннан соң да йөртәчәкмен –
Дәрт әле дә бетмәгән!
Янып-пешеп, тиргә төшеп
Минме икмәк икмәгән?..
Моннан соң да игәчәкмен –
Әле тир дә кипмәгән!
Үземнең туган халкыма
Минме хезмәт итмәгән?..
Моннан соң да итәчәкмен –
Ялга вакыт җитмәгән.
Шау-гөр килеп, янып-көеп
Минме гомер итмәгән?
Моннан соң да итәчәкмен –
Гомер әле үтмәгән!
Free template from
www.brainybetty.com
20. Укучыларыма
Free template fromwww.brainybetty.com
Кемгә әйбәт шагыйрьдер мин,
Кемнәргәдер…пүчтәк.
Тик шигырьне берәүгә дә
Мин укытмыйм көчләп.
Сезнең мине яратканны
Мин бит белеп торам.
Мин үзем дә, мин үзем дә
Сез дип үлеп торам.
Калыр миннән тик әйбәтлек,
Калыр, бәлки җырым .
Үтмәгәндер, бетмәгәндер
Әле минем чорым.
Сез булганда язам әле,
Яна әле күңел.
Сездән башка мин беркем дә,
Мин беркем дә түгел!