Хат ничек языла?
Хат үрнәкләре
Атаклы шәхесләргә хат язу үрнәге
Хат формасында язылган әдәби әсәрләр
Адресны язу тәртибе
907.50K

Хат язу

1.

Дәреснең темасы:
Хат язу
Дәреснең максатлары:
- эш кәгазьләренең бер төре буларак
хатның төрләре белән таныштыру,
аларны дөрес язу күнекмәләрен
булдыру;
- бергәләп эшләү, уртак нәтиҗәгә
килүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итү;

2.

Сорауларга җавап бирү
-Нәрсә ул диалог, монолог?
-Диалог нәрсәләрдән тора?
-Нинди тыныш билгеләре куела?
-Эш кәгазьләренә нәрсәләр керә?

3.

Хат – тормышта бик еш
очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул шәхси һәм
нинди дә булса эшкә
мөнәсәбәтле булырга
мөмкин.

4.

Сугыш
елларындагы
өчпочмаклы
хатлар

5.

6.

Шәхси
хатлар

7.

8. Хат ничек языла?

а) Хат кемгә багышлану белән башланып китә,
ягъни исәнләшү, мөрәҗәгать була.
б) Хатны алырга тиешле кешенең хәлләрен,
сәламәтлеген сорашу кирәк булыр.
в) Үз хәлләрегез белән таныштыру башлана.
г) Хатны язучы үз тормышында булган вакыйгалар
белән тулырак таныштыра.
д) Соңыннан саубуллашып, исемен һәм язылу вакытын
куя.

9. Хат үрнәкләре

Шәхси хат
Исәнме, кадерле дустым Маша!
Язган хатыңны алып укыдым. Рәхмәт.
Маша, хәлләрең ничек? Ничек яшисең? Авырмыйсыңмы?
Сездә нинди яңалыклар бар?
Мин исән – сау. Әйбәт кенә укыйм. Татар теле һәм әдәбияты
дәресләрен яратам.
Күп әсәрләр укыйм, кичәләрдә катнашам.
Композитор Сара апа Садыковага багышланган
кичә үткәрдек. Кичәнең исеме дә “Моңсара” иде. Бик күңелле булды.
Әти – әниләр дә катнашты. Без әни белән Гомәр Бәширов сүзләренә көен
Сара апа Садыйкова язган”Җидегән чишмә” җырын башкардык.
Әти гармунда уйнады.
Сау бул, дустым.
Хат яз. Иң изге теләкләр белән: Катя.
14 нче октябрь, 2012 нче ел.

10. Атаклы шәхесләргә хат язу үрнәге

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировка язылган хат.
Илһам ага! Мин гомерем буе Сезнең талантыгызга табынып
яшәдем.
Табынмаслык та түгел шул. Сездәй сирәк талантлар меңнәрдән бер
генәдер.
Олы талантлары булган халык - бәхетле халык Безне күп еллар буе рухи
азык белән туендырып торуыгыз өчен, Сезгә мең-мең рәхмәт.
Бик күп еллар буе Сезнең моңнарыгызны ишетеп яшәсәк иде.
Урыныгыз һәрвакыт сәнгатебез түрендә булсын!
Мин бүгенге көн эстрада җырларын тыңлыйм да,
кабат халкыбыз моңнарына әйләнеп кайтам. Дөнья классикасы
белән тиңләшерлек җырчыларыбыз бар безнең. Ул җырларны халыкка
җиткерүдә Сезнең хезмәтегез искиткеч. Сез бөтен дөньяда яшәүче
милләттәшләребезгә моң өләшүче булдыгыз.
Гөлсирә Низамова,
Спас районы.

11.

Шигъри хат үрнәге
Уллары Илшатның әти – әнисенә язган хаты.
Әти, әни саулармысез?
Улыгыз Илшат яза:
Әби – бабай, Марат абый
Бик әйбәт яшәп ята.
Абый белән иртүк торып
Китәбез басуларга...
Ә үзегез ни хәлләрдә
Яшәп ятасыз минсез?
Кайчан безгә җыенасыз?
Күңелсез миңа сезсез.
Ярый инде, сау булыгыз,
Сәламнәр китә торсын.
Очрашкачтын сөйләшербез,
Хәзергә җитеп торсын.
Улыгыз Илшат
12 нче август, 2012 нче ел.

12. Хат формасында язылган әдәби әсәрләр

• Ф.Кәрим “Пионерка Гөлчәчәккә хат “;
• Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар”;
• Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”.

13.

РФ се хөкүмәтенең 1997 нче
елның 6 нчы сентяберендә
чыгарылган 1239 нчы карары
белән почта элемтәсе хезмәте
күрсәтү кагыйдәләре расланды,
аныд нигезендә адрес язу тәртибе
халыкара стандартларга туры
китереп үзгәртелде.

14. Адресны язу тәртибе

Физик затка адресланган хатның адресын язганда
түбәндәге тәртип сакланырга тиеш:
- адресатның фамилиясе, инициаллары;
- урам исеме, йорт номеры, фатир номеры;
- торак пунктның исеме (шәһәр, посёлок һ.б.)
- өлкә, край, республика исеме;
- почта индексы, мәсәлән,
- Иванову И.М.
- ул.Пр.Победы, дом 56, кв 45,
- г. Казань, Республика
- Татарстан, 420015

15.

Электрон хатлар
.
Alfi_@ mail.ru
Kaumoba @ mail.ru

16.

Төркемнәрдә эшләү
1 нче бирем:
.
1 нче төркем. Дустыңа хат язу ( йомшаграк
үзләштерүче укучылар өчен)
2 нче төркем. Атаклы шәхесләргә хат язу (уртача
өлгерүче укучылар өчен)
3 нче төркем. Иҗади эш.: 1) әдәби әсәр героена хат
язу;
2) шигъри хат язу.

17.

.
Укучылар, бу дәрестә хат төрләре белән таныштык,
төрле эчтәлектәге хатлар язып карадык,
иҗади сәләтебезне үстердек.
Уку елы азагында Сез Дәүләт йомгаклау аттестацияләре
тапшырачаксыз.
Аның С1 өлешендә хат язарга тәкъдим ителә, бүгенге
дәрестә алган
белемнәрегезне дөрес итеп куллануыгызны телим.
Уңышлар Сезгә,
дәрестә актив катнашуыгыз
өчен рәхмәт.
English     Русский Правила