1.27M
Категория: ЛингвистикаЛингвистика

20220305_interaktiv_prezentatsiya_ber_sostavly_zhomllr

1.

Бер
составлы
җөмләләр

2.

Бер составлы җөмләләр
Бер составлы
җөмләләрне
кабатлау өчен
сораулар
Бер составлы
исем җөмлә
(атау җөмлә)
Бер составлы
фигыль
җөмлә
Бер составлы
сүз җөмлә
Бер составлы
җөмләләр
буенча тест
Оештыручы үзәге бер генә булган һәи икенчесен өстәп
булмый торган җөмләләр бер составлы җөмләләр дип атала.

3.

“ Бер составлы җөмләләр“ темасын
фронталь кабатлау өчен сораулар
1.Гади җөмлә төрләрен атагыз
(хикәя, сорау, боеру ; җыйнак, җәенке;
тулы, ким; 1 составлы, 2 составлы)
2.Җөмләнең оештыручы
кисәкләргә әйтәләр
кисәге
раслау, инкарь;
дип
нинди
( баш кисәкләргә - ия белән хәбәргә )
3.Иянең билгеләрен атагыз.
( баш килештә киләґ. Башка килештә куеп булмый, янында
бәйлек һәм бәйлек сүзләр булырга тиеш түгел, тартым белән
төрләнә ала, исем һәм исемне алыштырып килгән сүз
төркемнәре белән белдерелә ала )
4.Хәбәрнең билгеләрен атагыз
( ия турында хәбәр итә, теләсә кайсы сүз төркеме белән
белдерелә ала)

4.

“ Бер составлы җөмләләр“ темасын
фронталь кабатлау өчен сораулар
5.Нәрсә ул синтаксик анализ
( җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү)
6. 1 составлы җөмләләрнең
җөмләләрдән аермасын әйтегез.
2
составлы
( 1 составлы җөмләдә баш кисәкнең берсе генә була, ә 2
составлыда баш кисәкнеңикесе дә була )
7. Гади җөмләнең
әйтегез
кушма җөмләдән аермасын
( гади җөмләдә оештыручы үзәк берәү, ә кушма җөмләдә кимендә икәү була )
8. Җөмлә ничә сүздән тора ала
( бер сүздән дә тора ала)

5.

“ Бер составлы җөмләләр”
темасы буенча тест
1. Бер составлы исем җөмләдә баш
кисәкләрнең кайсысы була
а) ия
б)
хәбәр
в) ия дә хәбәр дә була
2.Ким җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр
а) баш кисәге төшеп калган җөмләгә
б) берәр җөмлә кисәге төшеп калган җөмләгә
в) бер составлы җөмләгә

6.

“ Бер составлы җөмләләр”
темасы буенча тест
3.Бер составлы фигыль җөмләләр ничә
төрле була
а)
2
б)
4
в)
3
4.” Өйгә кайтам әле “ җөмләсенең төрен әйт
а) бер составлы ким җөмлә
б) ике составлы ким җөмлә
в) бер составлы тулы җөмлә

7.

“ Бер составлы җөмләләр”
темасы буенча тест
5.Сүз җөмлә дип нинди җөмләләргә әйтәләр
а) бер схздән генә торган җөмләләргә
б) үзенә башка сүзне ияртә алмый торган сүздән
торган җөмлә
в)баш кисәкләрдән генә торган җөмлә
6.” Минем китәсем бар” җөмләсе нинди
җөмлә
а) ике составлы тулы җөмлә
б) ике составлы ким җөмлә
в) бер составлы тулы җөмлә

8.

“ Бер составлы җөмләләр”
темасы буенча тест
9.Сүз җөмләләрдә кайсы сүз төркемнәр е
кулланыла
а) аваз ияртемнәре, ымлыклар, модаль сүзләр
б) исемнәр
в) бөтен сүз төркемнәре дә
10. Ике бер составлы җөмлә кушма җөмлә
барлыкка китерә аламы
а) әйе
б) юк

9.

Бер составлы исем
җөмләләр
ис.
Ис.
Ис.
Кыш. Буран. Салкын һава. Яфрак кадәрле кар төшә. ( Г. Тукай)
ис.
ис.
с.
Бүген бездә шатлык! Хәзер бик күңелле чак! Ә клубта салкын.(А.Шамов)
р.
Дала йөгерә. Дала
Р.
Р.
киң. Рәхәт, һай рәхәт!...Һәм ямансу.( Ә. Еники)
ис.
ис.
Тагын шул эч пошыргыч көзге көннәр. Тагын йокысыз төннәр.
ис.
Газап эчендә үткәрелә торган авыр минутлар... ( Г.Ибраһимов )
Баш кисәге исем, сыйфат, рәвеш белән белдерелгән
җөмлә исем җөмлә дип атала. Исем җөмләләр әйберне
билгесен, төрле күренешләрнең исемнәрен атый.

10.

Бер составлы сүз җөмләләр
- Уңае килгәндә безгә кереп чыккала
- Әлбәттә.
- Үзең белән балаларны, Азалияны да алып кил .
- Ярар, ярар. ( А. Шамов )
Әһә! Эләктеңме иблис токымы! Хе – хе – хе...
( Г. Ибраһимов )
Пес, пес, пес ! Пес, пес, пес ! Бу песи кая киткән тагын.
( М. Фәйзи)
- Ул укытучымы әллә?
- Түгел.
Бер составлы җөмләләрнең баш кисәкләре булып, үзләренә башка
сүзләрне ияртми торган сүзләр дә килергә мөмкин. Мондый
Җөмләләрне сүз җөмләләр дип атыйлар. Алар модаль сүзләр,
ымлыклар,Аваз ияртемнәре белән белдереләләр

11.

Бер составлы фигыль
җөмләләр
Билгеле үтәүчеле
бер составлы
фигыль җөмлә
Гомуми үтәүчеле
бер составлы
фигыль җөмлә
Билгесез үтәүчеле
бер составлы
фигыль җөмлә
Үтәүчесез
бер составлы
фигыль җөмлә
Баш кисәге фигыль белән белдерелгән җөмлә фигыль җөмлә
дип атала. Үтәүчегә бәйле рәвештә, 4 төргә бүленә. Фигыль
җөмләләрдә ия булмый һәм ана куеп та булмый.

12.

Билгеле үтәүчеле бер составлы
фигыль җөмлә
ф.
Байбичәнең авыруны борчыйсы килмәде. ( Г. Ибраһимов )
ф.
Иртәгә безгә машина белән урманга барырга кирәк (К.Тинчурин)
ф.
Малик белән бик каты бәрелешергә туры килде ( И.Гази )
ф.
Син ул очрашуга әти - әниең белән барырга тиеш. ( Г. Бәширов )
ф.
ф.
Бүген бик арылган, рәхәтләнеп йоклыйсы иде.( Г. Ибраһимов )
ф.
Картның беренче тапкыр диңгезгә керүе икән ( Г. Ибраһимов )
Билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмләләрдә
үтәүчене баш килештә куеп булмый, шуңа күрә
алар иясез җөмләләр дип аталалар.

13.

Билгесез үтәүчеле бер составлы
фигыль җөмлә
ф.
ф.
Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар. (Х. мәкале)
ф.
ф.
Әминәнең җырлавын бик ошаттылар һәм озаклап кул чаптылар
ф.
Кушелексез кешене җитәкче итеп сайламыйлар ( Г. Ахунов )
ф.
Синең бу эшеңне күрсәләр, рәхмәт әйтмәсләр.( И. Гази )
ф.
Безнең якларда чишмәләрне таш белән әйләндерәләр
ф.
Бервакыт Сибгат Хәкимнең бүреген салдырып алып китәләр.
Билгесез үтәүчеле бер составлы фигыль җөмләләрдә үтәүче
билгесез һәм аңа игътибар да ителми. Баш кисәк III нче зат
күплектәге хикәя Һәм шарт фигыль белән белдерелә

14.

Гомуми үтәүчеле бер составлы
фигыль җөмлә
ф.
Сагынсаң да, саргайсаң да сөйләп булмый кешегә. ( Җыр )
ф.
Бүген тиешле урынга барып җитеп булмады инде.
ф.
Ф.
Коега төкермә, суын эчәрсең. ( Халык мәкале)
ф.
Кая гына барма, кайда да бер кояш. ( Халык мәкале )
Ф.
Тугыз класс белән кая барасың хәзер.
Ф.
ф.
Урамга чыгарлык түгел. Мондый көнне юлга да чыкмыйлар.
ф.
Дөресен генә әйткәндә, берни дә эшләп булмый иде инде.
Мондый җөмләләрдә үтәүче гомумиләштерелә.
Эш миңа да, сиңа да, аңа да – һәр затка карый.

15.

Үтәүчесез бер составлы фигыль
җөмләләр
Көннәрне салкынайтып та җибәрде. Өшетә. Туңдыра.
Күкрәкне китереп кыса, тынны буа, тын алырга
ирек бирми.
Бүген бер минут та йоклатмады. Сагындырган.
Дулкынландыра.
Таңнар ата, өзелә үзәк, җырлата да елата.
Үтәүчесез җөмләләрдә үтәүче бөтенләй булмый,
ул турыда искәалынмый.
Эш үзеннән – үзе эшләнә кебек.
English     Русский Правила