Галимҗан Ибраһимов 1887-1938
Галимҗан Ибраһимов –татар әдәбият классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.
Тормыш юлы.
«Галия» мәдрәсәсе.
1909 «Татар хатыны ниләр күрми»"повестен иҗат итә. 1910-1911 елларда "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Карак мулла" хикәяләрен яза.
Инкыйлаб эшләре.
Соңгы еллары.
безнең йөрәкләрдә..
1.55M
Категория: БиографииБиографии

Галимҗан Ибраһимов (1887-1938)

1. Галимҗан Ибраһимов 1887-1938

Әлмәт шәһәре
21нче урта мәктәбенең
татар теле укытучысы
Зайнуллина Зөһрә Таһир кызы башкарды

2. Галимҗан Ибраһимов –татар әдәбият классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

3. Тормыш юлы.

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 13 мартында
Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер
Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле
татар авылында туа.

4.

1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның
бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905
елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә,
шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш
күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.

5. «Галия» мәдрәсәсе.

Аннары Уфага китә һәм «Галия»
мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби
иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана.

6.

1907 елда аның беренче хикәясе – "Зәки шәкертнең
мәдрәсәдән куылуы" басылып чыга. «Галия»дән
киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов
Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ
далаларына китеп, балалар укыта башлый.

7. 1909 «Татар хатыны ниләр күрми»"повестен иҗат итә. 1910-1911 елларда "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Карак мулла" хикәяләрен яза.

Казан.
1909 елда Казанга килә.

8. Инкыйлаб эшләре.

1912-1913 елларда Галимҗан Ибраһимов Киевта
балалар укыта, белемен күтәрә. Студентларның
яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның
апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә
төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль
революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында
яши.

9.

1913 елның көзеннән башлап Галимҗан
Ибраһимов Казанда "Аң" журналында
эшли.

10.

1914 елның февралендә яңадан Киевка китә.

11.

Язучы 1917 елдан инкыйлаб эшләре белән
шөгыльләнә, Учредительное Собраниега делегат
итеп, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты
әгъзасы итеп сайлана. 1918 елда Милләтләр
халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк
мөселман комиссариатының рәисе Мулланур
Вахитовның урынбасары була.

12. Соңгы еллары.

Язучы каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун
елын Ялтада уздыра. Ул анда әдәби иҗат эшен
дәвам иттерә.

13.

Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп
язучылары кебек үк, Сталин репрессияләренә
эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә.
English     Русский Правила